Мансур Закиров (1937)
Мансур Закиров, Мансур Салих (Мөхәммәтсалих[1]) улы Закиров (Мансур Салихович Закиров; 1937 елның 25 ноябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Шөгер районы, Яңа Шөгер) ― рәссам, Татарстан (1998) һәм Россия (2014) Рәссамнар берлекләре әгъзасы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» билгесе иясе, Шамил Бикчурин исемендәге премия лауреаты (2005)[2].
Мансур Закиров | |
---|---|
Туган телдә исем | Мансур Салих улы Закиров |
Туган | 25 ноябрь 1937 (87 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Шөгер районы , Яңа Шөгер |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР РФ |
Һөнәре | рәссам |
Җефет | Роза Әлмөхәмәт кызы |
Балалар | Илдар, Лилия |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | |
Сайт | Mansur Zakirov |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1937 елның 25 ноябрендә Татарстан АССР Шөгер (1959 елдан Лениногорск) районы[3] Яңа Шөгер авылында колхозчы гаиләсендә туган. Сугыш башланганда аңа 4 яшь булган. Әнисе Мөкәрәмә Минсәиф кызы (1912―1991). Әтисе Мөхәммәтсалих Мөхәммәтзакир улы (1906―1969), сугышка китеп, 1943 елда яраланып кайткан, хисапчы, тулай торак коменданты, колхоз умартачысы булып эшләгән. Гаиләдә бертуганнары: абыйсы Сабит, Халидә, Әнәс[2].
Авылдан өч чакрым ераклыктагы Шөгер районы үзәге Шөгер бистәсе (1950―2004 елларда штб, 2004 елдан авыл, 1959 елдан Лениногорск районында[4]) урта мәктәбендә укыган. Мәктәпне тәмамлагач (1957), 1957―1960 елларда Мансур Төркестан хәрби округы территориясенә Совет Армиясе сафларына алына. Анда ул радиотелеграфистлар курсын, полк мәктәбен тәмамлап, беренче класслы радист, аннары радиостанция башлыгы булып хезмәт иткән[1]. Офицерлар йорты каршындагы альпинистлар төркеменә язылып, алар белән, радист буларак, өч тапкыр Памирдагы Чимган тавына, 3800 метр биеклеккә күтәрелгән. Өлкән сержант дәрәҗәсендә хәрби хезмәтне тәмамлагач, имтиханнар биреп, Ташкент сынлы сәнгать-театр училищесына укырга кергән. Әмма әти-әнисе чакыруы буенча, туган ягына кайтып, Шөгер нефть-битум заводына[5] рәссам-бизәүче булып урнашкан. 1961―1966 елларда Лениногорск музыка-сынлы сәнгать педагогика училищесының графика бүлегендә укыган (педагоглар М. Х. Хәертдинов, Д. К. Садретдинов). Буш сәгатьләрендә һәм төнлә Лениногорск телевидениесендә оформитель булып эшләгән. Бер ел мәктәптә укыткан. 1967 елда, гаиләсенең тормыш хәлен яхшыртырга теләп, Ерак Төньякка, Чукотка автономияле округы Билибино шәһәре янындагы АЭС[d] төзелешенә киткән[1].
Магаданга барып җитеп, «Северовостокзолото» алтын табу компаниясенә (1957 елда оештырылган) караган геологик разведка партиясендә радист-техник булып эшли башлаган. Чукотка автономияле округы Ивылтин районы Озёрный[d] бистәсенә күчеп, Эгвекинот район электр станциясендә рәссам-оформитель булып эшләгән, гаиләсен дә Татарстаннан үз янына чакырып алган (Себердә барлыгы 20 ел яшәгәннәр). 1977 елда Чукотканың Анадырь шәһәренә күченгәннәр. Туган якларга өч елга бер (ярты елга) ялга кайтып йөргәннәр. 1985 елда бөтенләйгә Яр Чаллыга гаиләсе белән күченеп кайткан (1987 елда, гаиләсен Чаллыда калдырып, янә Себергә чыгып киткән). 1989 елдан, әнисен тәрбияләү өчен, Лениногорск районы Яңа Шөгер авылына кайтып яши башлаган[1].
Иҗаты
үзгәртүТышкы рәсемнәр | |
---|---|
Картиналары. |
Рәссамның гаҗәеп тормышы Шөгердә башланып төньякка алып килә, аннан туган якларга кайтара. Бәлки шуңа аның рәсемнәрендә тундра гаҗәеп җылы һәм җанлы булып күренә[6].
Әнисенең Мәскәүдә яшәгән энесе Мөстәкыйм абыйсы кунакка кайтканда, аның рәсем ясавын кызыксынып күзәтеп, аннан өйрәнеп, үзе дә рәсем ясый башлаган. Әйләнә-тирә дөньяның матурлыгы булачак рәссамда кечкенәдән үк табигатькә мәхәббәт һәм аны гәүдәләндерү теләге тәрбияли. Себердә геологлар белән эшләгәндә, кырыс табигатьне күзәтә, кесәсендә гел каләм, блокнот йөртә, ошаган урыннарның эскизларын төшерә, ял көннәрендә пленэрга чыгып йөри. Пейзажлар ясарга ярата[1]. Ел фасылларының һәркайсына: язга, кышка, җәйгә, көзгә багышланган әсәрләре шактый. Себердәге тауларны, янартауларны, сулык, бозлыкларны, салкын һавалы, томанлы, көчле буранлы мохитне теләп сурәтләгән. 1975 елда Врангель утравына барып, бер ай андагы үзгә матурлыкны эскизларында сурәтләгән. 1977 елда Анадырьга күченгәч, рәссамнар белән күбрәк аралаша, төрле күргәзмәләрдә катнаша башлаган. 1982 елда Анадырьда беренче шәхси күргәзмәсен ачкан[7]. 1985 елда Владивостокта ачылган «Совет Ерак Көнчыгышы» төбәкара күмәк күргәзмәсенә чакырылган. 1987 елда Себергә әйләнеп кайткач, Анадырьдагы рәссамнар белән берлектә ачылган күргәзмәләрдә катнашкан. Бу чорда картиналары еш сатып алынган[1].
Себердә ясаган кайбер картиналары: «В Заливе Креста» (1975), «Весенняя тундра» (1975), «Анадырь. Туман над заливом» (1976), «Будни оленеводов» (1976), «Ванкаремский маяк» (1976), «Навигация» (1980), «Северная метеостанция» (1980), «Северный поселок» (1982), «Ванкаремские рыбаки» (1985), «Дыхание Севера» (1989) һ.б[1].
Шөгер ягына күчеп кайткач, Татарстанның көньяк-көнчыгыш (нефть) регионы рәссамнары белән хезмәттәшлектә булган. Әсәрләрен 1991, 2003, 2008, 2018 елларда оештырылган «Зур Идел» төбәкара күргәзмәләре өчен сайлап алганнар[1].
Яңа Шөгердә ясаган кайбер картиналары: «Осень. Туман», 2011; «Зимняя деревня», 2010; «Весенний снег», 2011. «Иней. Холодное утро», 2011; «Весна пришла», 2011; «Весна. Оттепель», 2012; «Пейзаж с мечетью», 2012; «Зимний мотив», 2013; «Балок рыбацкий», 2000; «Чукотка. Ожидание», 2006; «Последний перевал», 2001; «Летняя погода», 2006 һ.б[1].
Картиналары Әлмәт картиналар галереясы, «Казан» милли-мәдәни үзәге, Анадырь туган якны өйрәнү музее, Владимир-Суздаль дәүләт музей-тыюлыгы һ.б. музейлар өчен сатып алынган. Кайбер хезмәтләре төрле дәүләтләрдә, Канадада, Югославиядә, Германиядә, Италиядә, хәтта Аляскада да (АКШ) рәсем сәнгатен яратучыларның шәхси коллекцияләрендә бар[8].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
- Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе
- 2005 – Шамил Бикчурин премиясе – Лениногорскиның 50 еллыгына багышланган «Город, рождённый нефтью» сәнгать күргәзмәсендә актив катнашканы, туган төбәкнең матурлыгын данлаучы әсәрләре өчен
Шәхси тормышы
үзгәртү1963 елда өйләнгән. Хатыны Роза Әлмөхәмәт кызы Бәширова (2013 елда вафат), укытучы, шигырьләр язган. Улы Илдар (18.05.1964, Шөгердә туган), Лениногорскида рәссамга укыган, яхшы ясый, агачтан кул эшләнмәләре дә уя, хәзер башка һөнәрне сайлаган. Кызы Лилия (17.04.1971, Озерныйда туган), Яр Чаллы дәүләт педагогика институтының физика-математика факультетын тәмамлаган, хәзерге хезмәте төзелеш өлкәсе белән бәйле. Илдарның улы Эмиль дизайнерлыкка укыган[1].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,00 1,01 1,02 1,03 1,04 1,05 1,06 1,07 1,08 1,09 Горюнова Н. М. Художник, очарованный Чукоткой (очерк)
- ↑ 2,0 2,1 Mansur Zakirov, биография художника.
- ↑ Новое Шугурово (Яңа Шөгер). Институт Татарской Энциклопедии
- ↑ Шугурово (Шөгер). Институт Татарской Энциклопедии
- ↑ Ирек Насыров, Эльвира Гильманова. Шугуровский нефтебитумный завод станет музеем. шугурово.рф, 19.08.2015(рус.)
- ↑ Шушма ярлары романтигы 85 яшендә рәсем ясый. Лениногорский краеведческий музей РТ, 15.11.2022
- ↑ Знаменитые земляки. Закиров Мансур. Лениногорский краеведческий музей Вконтакте, 22.10.2020
- ↑ Закиров Мансур. art-most.com(рус.)
Әдәбият
үзгәртү- Мәкаләләр
- Сафарова Р. Пейзажи с Чукотки. «Заветы Ильича», 1996.
- Расиха Фәизова. Шөгер рәссамы. «Шәһри Казан», 28.08.2012.
- Зилә Нигъмәтуллина. Яңа Шөгер остасы. «Мәдәни җомга», 13.12.2024, № 49 (1516), 12-13нче бит.
Сылтамалар
үзгәртү- Горюнова Н. М. Художник, очарованный Чукоткой (очерк)(рус.)
- Mansur Zakirov (сайт авторның төрле елларда башкарылган эшләре белән танышу өчен булдырылган)