Лилия Зәйнуллина (1967)

җырчы, педагог (Казан, Татарстан, Россия)


Бу Казан җырчысы турында мәкалә, БДУ галимәсе турында биредә укыгыз.

Лилия Зәйнуллина
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Лилия Айдар кызы Зәйнуллина

Туу көне

6 декабрь 1967(1967-12-06) (56 яшь)

Туу урыны

СССР, РСФСР, ТАССР, Казан

Эшчәнлек еллары

1985 ― х. в.

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы, педагог

Кораллар

тавыш

Жанрлар

халык җырлары

Коллективлар

«Сорнай»
«Веселые волгари»
«Казанские балагуры»
Кариев театры

Хезмәттәшлек

«Сәйдәш» мәдәният үзәге

Бүләкләр

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Лилия Зәйнуллина, Лилия Айдар кызы кызы Зәйнуллина (1967 елның 6 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― җырчы, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театрының вокал дәресләре педагогы. «Сорнай», «Веселые волгари», «Казанские балагуры» ансамбльләрендә чыгыш ясаган. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1967 елның 6 декабрендә[1] Казанда туган. Әнисе чыгышы белән ― Алексеевск, әтисе ― Апас районыннан. Музыка мәктәбендә хормейстер Вера Александровна Захаровада укыган. Кечкенәдән телевидениедә концертларда төшкән. Сигезенче класстан соң сәүдә училищесына укырга кергән. Эшче-яшьләр урта мәктәбен тәмамлагач, сәүдә өлкәсендә эшләгән, Дәүләт сәүдәсе хезмәткәрләре Мәдәният йортына йөреп, үзешчән сәнгатьтә катнаша башлаган, Илдар Игумнов җитәкчелегендә халык биюләрен өйрәнгән. «Веселые волгари» төркемендә биюче, Казан вертолет заводы клубы каршындагы «Казанские балагуры» ансамблендә егерме ел җырчы-солистка буларак катнашкан.

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының хор-дирижер бүлегендә укыган (Җәвит Котдусов классы), Казан дәүләт консерваториясенең ялгыз вокал бүлеген тәмамлаган.

Дәүләт сәүдәсе хезмәткәрләре Мәдәният йортына йөргәндә, Ренат Гыйләҗев җитәкчелегендәге «Сорнай» татар фольклор ансамбленә алынган, борынгы музыка уен коралларында (мәсәлән, саз, ятаган, думбыра, курай, сорнай) уйнарга, җырлап биергә өйрәнгән, «Сорнай» белән татарлар яшәгән төрле төбәкләрдә, Алмания, Финляндия, Болгария, Австрия, Франция, Бельгия, Италия һ. б. күп кенә илләрдә чыгыш ясаган.

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театрына ул, Казан консерваториясенең икенче курсында укыганда, педагогика практикасы үтәргә дип килә һәм язмышын труппа белән бәйли. Кариев театры сәхнәсендәге күпчелек спектакльләрдә аның тарафыннан куелган музыкаль номерлар яңгырый. [2] Л. Зәйнуллинаның мөгаллим буларак осталыгы беренче спектакльләрдән үк югары бәяләнә. Драма артистлары Бөек Ватан сугышы каһарманнары турында «Кызлар-йолдызлар» спектаклендә унлап җырны «акапелла» башкарган. Татар авылларының җир йөзеннән юкка чыгуы, милли йолалар, тел онытылу турында «Микулай» спектаклендә (Мансур Гыйләҗев әсәре буенча) артисткалар керәшен җырларын башкарган. [3] Идел буе Болгары дәүләтенең Ислам динен кабул итүе уңаеннан күрсәтелгән «Йосыф» спектаклендә мөнәҗәтләр, Сергач якларыннан табылган бик борынгы нәшидләр яңгырый. [4] Театр репертуарындагы спектакльләр өчен профессиональ композиторлар Луиза Батыр-Болгари, Эльмир Низамов, Зөлфия Рәүпова, Эльмира Галимова, Миләүшә Хәйруллина һ. б. җырларын һәм музыкасын әзерли. Мәскәү, Санкт-Петербургтан килгән театр тәнкыйтьчеләре артисткаларның җыр осталыгын (вокал мөгаллиме Л. Зәйнуллинаның зур эш нәтиҗәсен) югары бәялиләр. «Җиде кыз», «Айрыз батыр» (төп роль – Акбикә ролендә) кебек спектакльләрдә җырлы рольләрдә үзе дә сәхнәгә чыккан.

Л. Зәйнуллина «Дорога звезд» иҗат мәктәбендә, «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә[5] татар балалары өчен оештырылган «Апуш» театр студиясендә балаларны җырларга өйрәтә, анда укыган кызлар, малайлар байтак дәрәҗәле бәйгеләрдә җиңү яулаган.

2023 елның 28 гыйнварында Кариев театры Лилия Зәйнуллинаның юбилее уңаеннан «Былбыл бакчасы» театральләштерелгән концертын күрсәтә.[6]

«Мин рәхмәтле сиңа, әнием» җырының көй авторы (Фәрдия Сәфәргалина сүзләре).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаилә хәле үзгәртү

Ире Илгизәр, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында бергә укыганнар. Кызлары Айгөл, биюче.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү