Лилия Зәйнуллина (1960)
Бу БДУ галимәсе турында мәкалә, Казан җырчысы турында биредә укыгыз
Лилия Зәйнуллина | |
---|---|
Туган | 15 февраль 1960 Мәтәле, Камышёвское сельское поселение[d], Аргаяш районы, Чиләбе өлкәсе, РСФСР, СССР |
Үлгән | 10 май 2016 (56 яшь) Уфа |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт университеты |
Һөнәре | университет профессоры, галим |
Эш бирүче | Башкорт дәүләт университеты |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы (2004). |
Гыйльми дәрәҗә: | филология фәннәре докторы[d] (2005) |
Гыйльми исем: | профессор[d] |
Зәйнуллина Лилия Марат кызы (15 февраль 1960 ел — 10 май 2016 ел) — тел белгече, галим, университет укытучысы. Филология фәннәре докторы (2005), профессор.
Биографиясе
үзгәртүЗәйнуллина Лилия Марат кызы 1960 елның 15 февралендә Чиләбе өлкәсе Мәтәле авылында билгеле тел белгече Марат Зәйнуллинның гаиләсендә дөньяга килә.
1982 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый.
1987 елдан — Россия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институты хезмәткәре.
1989 елдан — Башкорт дәүләт университетында эшли.
2008—2015 елларда — Башкорт дәүләт университетының икътисад факультетының чит телләр кафедрасы мөдире.
Хезмәт өлкәсе
үзгәртүФәнни хезмәтләре герман, роман һәм төрки телләрдәге лексик берәмлекләрнең семантикасын һәм төзелешен чагыштырма, типологик һәм когнитив анализлауга, төрле халыкларның лингвомәдәниятендә универсаль концептларның эшләү үзенчәлеген тикшерүгә багышлана.
Гыйльми эшчәнлеге
үзгәртү160‑тан артык фәнни хезмәт авторы.
- Хезмәтләре
- Композицион семантика производного слова. Уфа, 2005;
- Общие проблемы лингвокультурологии. Уфа, 2008 (автор.);
- Лексическая и когнитивная семантика. Концепции и подходы к проблеме представления знаний в языке.Саарбрюккен, 2012.
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
үзгәртү- Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы (2004).
Искәрмәләр
үзгәртүСылтамалар
үзгәртү- Зәйнуллина Лилия Марат кызы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башҡорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.