Леонид Красин, Леонид Борис улы Красин (рус. Леонид Борисович Красин, 1870 елның 15 июле, РИ, Тубыл губернасы, Курган1926 елның 24 ноябре, Бөекбритания, Лондон) — совет дәүләт һәм хуҗалык эшлеклесе, ВКП(б) ҮК, ССРБ ХКШ әгъзасы, Кызыл Гаскәрне тәэмин итү буенча Гадәттән тыш комиссия рәисе, ССРБның Бөекбританиядәге беренче илчесе һәм сәүдә вәкиле.

Леонид Красин
Туган телдә исем Леонид Борис улы Красин
Туган 15 август 1870(1870-08-15)
РИ, Тубыл губернасы, Курган
Үлгән 24 ноябрь 1926(1926-11-24) (56 яшь)
Бөекбритания, Лондон
Үлем сәбәбе йөрәк-кан тамырлары чирләре
Күмү урыны Мәскәү кирмәне диварының некрополе[d]
Яшәгән урын Тау өсте урамы, Казан[1]
Милләт рус
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Әлма-матер Харьковский технологический институт[d]
Һөнәре инженер, илче
Сәяси фирка Россия социал-демократик эшчеләр фиркасе һәм Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет

I Любовь Василий кызы Миловидова

II Тамара Владимир кызы Миклашевская
Балалар кызлары: I никахыннан — Людмила, Екатерина, Любовь:
II никахыннан — Тамара (Тарасова)
Ата-ана
Кардәшләр Красин, Борис Борисович[d]

 Леонид Красин Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү
 
Л. Красин Бакыда. 1903
 
Л. Красин (с), А. Шляпников. Париж, 1924

1870 елның 15 июлендә Россия империясе Тубыл губернасы Курган шәһәрендә вак хезмәткәр гаиләсендә туган. Төмәндә реальный укуханә тәмамлагач (1887), Петербургта технология институтына укырга керә. 1890 елда Михаил Брусневның (ru) марксчыл түгәрәгенә кушыла (шул елдан фирка стажы исәпләнә); шул ук елның мартында тәртипсезлекләрдә катнашканы өчен кыска вакытка Казанга сөрелә[2]. 1892 елның май аенда Бруснев оешмасы эше буенча кулга алына, тиздән иреккә чыгарыла. 1895 елда инкыйлаби пропаганда өчен янәдән кулга алына, 3 елга Иркутскига сөргенгә җибәрелә, анда әти-әнисе янында тора, инженер вазифасын башкара. Сөрген мөддәтен тутыргач, 1897 елда Харьковта технология институтының химия факультетының 3нче курсына укырга керергә рөхсәт ала. Студентлар арасында тәртипсезлекләрдә катнашкан өчен ике-өч мәртәбә уку йортыннан чыгарылып торса да, әлеге югары уку йортын 1900 елда тәмамлый[3]. Бакыда нефть промыселларында эшләгәндә, Баилов бистәсендә электр станциясе корганда, берничә идән асты басмаханәсе оештыра. Вена һәм Тәбриз аркылы (шулай ук Марсель һәм Батуми аркылы) Бакыга «Искра» газетасы матрицаларын китертү юлларын таба. РСДРПның II корылтаеннан соң, меньшевиклар белән араны өзә, большевиклар тарафдарына әйләнә, фирка Үзәк комитетына кертелә. РСДРПның III корылтаеннан соң, кораллы ихтилал әзерләүдә катнаша. 1908 елның мартында кулга алынган Красинга, Беренче Россия инкыйлабы елларында сугышчан дружиналар белән хәрби-техник яктан җитәкчелек иткән өчен, дар агачы яный. Әмма аңа чит илгә чыгып китәргә мөмкинлек табыла. Чит илдә сәясәттән китеп тора, инженер булып эшли.

1918 елның җәендә, Брест-Литовскида Брест солыхына өстәмә килешү төзү буенча сөйләшүләрдә, дипломат буларак, беренче мәртәбә чыгыш ясый.

Кызыл Гаскәрне тәэмин итү буенча Гадәттән тыш комиссия рәисе, Халык хуҗалыгы югары шурасы (рус. ВСНХ) президиумы әгъзасы, РСФСРның сәүдә һәм сәнәгать халык комиссары, Саклану шурасы әгъзасы, РСФСРның тимер юллар халык комиссары, РСФСР Инкыйлаби-хәрби шурасы (рус. РВК) әгъзасы вазифаларында эшли.

1919 елның ахырында Эстония белән сөйләшүләрдә катнашучы совет делегациясен җитәкли. Беренче солых килешүенең имзалануы — шуралар Россиясе өчен зур сәяси һәм дипломатик җиңү булып тора.

1920 елда Красин, Центросоюз делегациясе җитәкчесе буларак, Швеция сәүдә -сәнәгать синдикаты белән беренче сәүдә килешүен имзалый.

1921 елның 16 мартында Красин, РСФСР исеменнән, Бөекбритания белән сәүдә килешүе имзалый. Әлеге вакыйга эре капиталистик илнең шуралар Россиясен чынбарлыкта тануын аңлата.

Шуннан соң Красин РСФСРның Бөекбританиядәге илчесе вазифасында кала.

1924 елда ССРБның Франциядәге беренче вәкаләтле вәкиле булып тора. 1925 елдан янәдән Бөекбританиядә илче.

РСДРПның III һәм IV, фирканең XIII һәм XIV корылтайларында Үзәк комитет әгъзасы булып сайлана.

1926 елның 24 ноябрендә Лондонда вафат. Көле салынган урна Мәскәүгә кайтартылып, Мәскәү кирмәне диварының некрополенә куела.

Әдәбият

үзгәртү
  1. Абрамов Алексей. У Кремлёвской стены. М., Политиздат, 1988. ISBN 5-250-00071-1

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү