Электр станциясе

Электр станциясеэнергиянең башка төрләреннән электр энергиясе эшләп чыгара торган җайланма.

Асуан гидротөенендәге электр станциясе.

Электр энергиясен махсус машиналар — электр агымы генераторлары эшләп чыгара. Генераторлар төрле булалар. Зур булмаган бүлмәне генә яктыртырлык бик кечкенәләре дә, зур шәһәргә электр энергиясе бирә торган гигант генераторлар да була.

"'Конденсацион электростанция"' ("'КЭС"') — тик электр энергиясен җитештергән ягулык электростанция.Тарихтан "ГРЭС" (государственная районная электростанция) исеменнән чыккан. Вакытлар узып "ГРЭС" термины үзенең тарихи мәгънәсен югалтты ("урын"). Хәзерге вакытта "ГРЭС" термины зур егәрлекле (меңнән МВт артык) конденсацион электростанцияне (КЭС) аңлата.Күмердә эшләгән КЭС ы: 1 — градирня; 2 — циркуляцон суыргычы; 3 — электр челтәре; 4 — күтәрүдән трансформатор; 5 — турбогенератор; 6 — бу турбиналы түбән басым цилиндры; 7 — конденсат суыргычы; 8 — каймак конденсатор; 9 — бу турбиналы урта басым цилиндры; 10 — стопор клапан; 11 — бу турбиналы югары басым цилиндры; 12 — денартор; 13 —регенератив җылытучы; 14 — ягулык бирү транспортер; 15 — күмер ; 16 — күмерле чәчәк; 17 —казан барабаны; 18 —көек бетерү системасы; 19 — пирофераль; 20 — нуль җилләткече; 21 — арадагы пирофераль; 22 — һава алгычы; 23 — экономайзер; 24 — регенератив һава җылытучысы; 25 — фильтр; 26 — төтен суыргыч; 27 — төтен көпшәсе

Генератор электр агымын бирсен өчен, аның роторын әйләндерергә кирәк. Зур генераторның роторы йөзләрчә тонна авырлыкта булып, аны махсус машина — турбина әйләндерә.

Һәр турбинаның калаклы эшче тәгәрмәче бар. Пар, кызган газ яисә су агынтысы турбинаның эшче тәгәрмәче калакларына көч белән килеп бәрелә һәм аны әйләнергә мәҗбүр итә, ә турбина белән бергә генератор роторы да әйләнә.

Әгәр турбинаны су агынтысы әйләндерсә, ул гидравлик турбина дип, шундый турбиналап куелган электр станциясе — гидроэлектростанция яисә кыскартып ГЭС дин атала. Җылылык электр станциясендә (ТЭС) турбинаны — пар, ә газ турбиналы станциядә — кызган газ агынтысы әйләндерә.

Гидроэлектростанцияләрне гадәттә Идел, Днепр, Енисей кебек зур, күп сулы елгаларда яисә таулы елгаларда коралар. ГЭС бинасы, буа, суднолар үтә алырлык каналлар — болар катлаулы, кыйммәтле корылмалар.

Җылылык электр станцияләре өчен плотина һәм сусаклагычлар кирәк түгел, аларны һәр җирдә төзеп була. Әмма су җылыту һәм пар алу өчен ТЭСка һәрвакыт ягулык кирәк. ТЭС өчен күмер төялгән поездлар бер-бер артлы килеп тора.

Атом-төш энергиясен атом электр станцияләрендә (АЭС) чыгаралар. АЭСларга ягулык бөтенләй аз кирәк. Нибары 1 грамм атом ягулыгы бөтен бер вагун күмерне алыштыра. Җылылык электр станциясендәге кебек үк, атом электр станциясендә дә электр генераторларын пар турбиналары әйләндерә. Әмма анарда күмер миче дә, газ миче дә, пар казаны да юк. Пар алуда файдаланыла торган җылылык атом реакторында — атом-төш реакциясе нәтиҗәсендә бүленеп чыга. Атом-төш реакциясен өзлексез кабатланып торган бик көчле булмаган атом шартлаулары белән чагыштырырга мөмкин. Әмма болар тыныч шартлаулар. Реактор ышанычлы калын бетон стеналар эчендә. Атом-төш реакциясен автомат приборлар өзлексез күзәтеп торалар. Кирәк икән, аны тиз генә туктатырга була. Атом электр станцияләрендә эшләве гадәти җылылык электр станцияләрендә эшләүдән куркынычрак түгел.

Галимнәр һәм инженерлар электр энергиясенең яңа чыганакларын эзлиләр. Мәсәлән, диңгезләрдәге су күтәрелү һәм төшүне эшкә җигеп була. Диңгезне электр станцияләренең гидротурбинасын әйләндерергә мәҗбүр итү өчен су күтәрелеше станцияләрен (приливной яки ПЭС) төзиләр.

Кояш яктысы да шулай ук энергия, һәм кешеләр аны электр тогына әверелдерергә өйрәнделәр. Моның өчен ярым үткәргечләр белән эшли торган махсус прибор — фотоэлементлар булдырылды. Бергә җыйгач, алар кояш батареясы дип аталган прибор хасил итәләр. Кояш батареяларын эшләү әлегә кыйммәткә төшә, һәм аларны Җирдә хәзергә сирәк кулланалар. Әмма аның каравы космик корабларга һәм Җирнең ясалма иярченнәренә электр энергиясен нәкъ менә шулар бирә.

Чыганаклар үзгәртү

  • Кем ул? Нәрсә ул? : балалар энцикл.: 3 т.: кече яшьтәге мәкт. балалары өчен / СССР ПФА; редкол.: А. А. Дорохов, Т. А. Куценко, С. В. Михалков һ. б.; русчадан С. С. Гайфуллина, С. К. Хәкимов, Г. М. Ханов һ. б. тәрҗ. – Казан : Татар. кит. нәшр., Т. 3 : Р – Я. – 1987. – 224 б. – 11800 д.