Леонардо Ди Каприо
Леонардо Ди Каприо, Леонардо Вилһелм Ди Каприо (ингл. Leonardo Vilhelm DiCaprio, 1974 елның 11 ноябре, АКШ, Калифорния, Лос-Анджелес) — Америка кино актеры, продюсер.
Леонардо Ди Каприо | |
---|---|
Туган телдә исем | ингл. Leonardo Vilhelm DiCaprio |
Туган | 11 ноябрь 1974 (50 яшь) АКШ, Калифорния, Лос-Анджелес |
Яшәгән урын | Лос-Анджелес Бәттери-Парк-сити[d] |
Ватандашлыгы | АКШ |
Әлма-матер | Җон Маршалл югары мәктәбе[d], Лос-Анҗелсенең киңәйтелгән белем алу үзәге[d], Лабораторная школа Калифорнийского университета в Лос-Анджелесе[d] һәм Young Actors Space[d] |
Һөнәре | актер, фильм мөдире, хәйрияче |
Сәяси фирка | АКШ Демократик фиркасе |
Өйдәш | Хелена Кристенсен[d], Жизел Бүндхен[1], Бар Рафаели[d][2][3][4], Блейк Лайвли[d][5][6], Эрин Хитертон[d][7][8], Тони Гаррн[d][9][10], Нина Агдал[d][11], Келли Рорбах[d][12], Камила Морроне[d] һәм Джиджи Хадид[13] |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | «Алтын глобус» премиясе BAFTA премиясе Оскар премиясе |
Сайт | leonardodicaprio.com |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1974 елның 11 ноябрендә АКШның Калифорния штаты Лос-Анджелес шәһәренең ярлы бистәсендә туган. Әтисе — тамырлары Капри утравыннан булган итальян милләтле Җорҗ. Әнисе — Икенче бөтендөнья сугышы ахырында бомбадан саклану урынында туып, 11 яшендә генә Америкага күчеп килгән алман милләтле Ирмалин. Улына исемне әнисе Леонардо да Винчи исеменнән алып куйган. Әти-әнисе һиппи тормышы белән яшәгән. Әтисе төрле журналлар өчен хиппилар тормышыннан комикслар һәм карикатуралар ясый. Әнисе юридик конторада сәркатип була. Уллары туып, бер ел үткәч, алар ир белән хатын булып яшәми башлыйлар. Алай да Леонардоның актерлык карьерасы үсә башлагач, аңа булышалар: әнисе улының финанс эшләрен алып бара, әтисе атна саен почта тартмасына килеп торган сценарийлар белән танышып бара.
Леонардо Лос-Анджелестагы «Киңәйтелгән белем алу үзәге»н һәм Җон Маршалл мәктәбен тәмамлап, урта белем ала. Университетларга керергә хыялланмый, актерлык карьерасын сайлый.
Актерлык карьерасы
үзгәртү3 яшендә нәниләр өчен төшерелгән «Шаяннар өчен бүлмә» проектында катнаша. Шул вакыйгадан соң, камералар каршына бары тик 9 елдан соң гына әйләнеп кайта. Ундүрт яшендә артистларны яллый торган агентның клиентына әйләнә. Телевидениедә 30дан артык реклама ролигында төшә, «Микки (тычкан) исемендәге имин тәртип клубы», «Әгәр ата-анаңның берсе наркоман булса, ни эшләргә?» кебек белем бирү программаларында катнаша. Унбиш яшендә «Ата-аналар» сериалында кечкенә рольдә уйнарга кабул итәләр. «Санта-Бабара» сериалында Мейсон Кепвэлл исемле малайны уйный. «Розанна» комедиясендә, «Читләр» телефильмында кыска эпизодларда төшә. Уналты яшендә «Growing Pains» (тат. Үсеш авырулары) сериалында өйсез-йортсыз малайны уйный. 1991 елда «Critters III» (тат. Мәхлүкләр - 3) фильмында (режиссер Кристин Петерсон) Җош ролендә төшә. 1992 елда яшүсмерләр өчен төшерелгән «Poison Ivy» (тат. Агулы үрмәгөл) триллерында (режиссер Katt Shea Ruben) баш каһарман Силвиянең сыйныфташын уйный. 1993 елның 23 апрелендә АКШта премьерасы булган «This Boys Life» (тат. Бу егетнең тормышы) фильмында (режиссер Michael Caton Jones) баш каһарман Кэролайн Вульфның өлкән улы Тоби роленә Роберт де Ниро Леонардоны 400 яшь актер арасыннан сайлап ала. Үзе Тобиның явыз үги әтисен уйный. Роберт де Ниро белән Леонардо 1996 елда «Marvins Room» (тат. Марвин бүлмәсе) фильмында (режиссер Jerry Zaks) очрашалар. 1993 елда «What's Eating Gilbert Grape» (тат. Гилберт Грейпны нәрсә борчый) фильмында (режиссер Лассе Һальстрөм) актер Җонни Депп белән ике бертуганны (Гилберт белән Арни) уйныйлар. Арни роле өчен («икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» номинациясе) «Алтын глобус» премиясенә тәкъдим ителә, бүләк алмаса да, беренче мәртәбә зур күләмле бүләкләү тантанасында катнаша. «The Quick and The Dead» (тат. Җитезләр һәм үлеләр) фильмында (режиссер Сэм Рэйми) Kid (Малай) роленә Леонардоны Шарон Стоун үзе сайлап ала. 1996 елда «Williams Shakespeares Romeo + Juliet» (тат. Уильям Шекспирның Ромео + Джульеттасы) (режиссер Баз Лурманн) фильмында баш каһарманны уйный. 1997 елда «Titanic» (Титаник) фильмында (режиссер James Cameron) Кейт Уинслет белән гашыйк парны уйныйлар. 1998 елда «Man in the Iron Mask» (тат. Тимер битлекле кеше) фильмында (режиссер Randall Wallace) Людовик XIVне һәм яшерен тоткынны уйный.
Фильмографиясе
үзгәртүАтамасы | Төп нөсхәсендәге атамасы | Төшкән елы | Роле |
---|---|---|---|
Мәхлүкләр - 3 | Critters 3 | 1991 | Җош |
Агулы үрмәгөл | Poison Ivy | 1992 | Егет |
Бу егетнең тормышы | This Boy's Life | 1993 | Тобиас Вульф |
Гилберт Грэйпны нәрсә борчый | What's eating Gilbert Grape | 1993 | Арни Грэйп |
Аякка ату белән узган кичә | The Foot Shooting Party | 1994 | Бад |
Тулы тотылу | Total Eclipse | 1995 | Артюр Рембо |
Җитезләр һәм үлеләр | The Quick and The Dead | 1995 | Бала |
Баскетболчы көндәлеге | The Basketball Diaries | 1995 | Җим Кэролл |
Ромео + Джульетта | Romeo + Juliet | 1996 | Ромео |
Марвинның бүлмәсе | Marvin's Room | 1996 | Хэнк |
Титаник | Titanic | 1997 | Җек Доусон |
Тимер битлекле кеше | The Man in The Iron Mask | 1998 | король Людовик XIV, яшерен тоткын |
Йолдыз | Celebrity | 1998 | Брендон Дэрроу |
Комлык | The Beach | 2000 | Ричард |
"Донс Плам" кафесы | Don's Plum | 2001 | Дерек |
Нью-Йорк бандалары | Gangs of New-York | 2002 | Амстердам Валлон |
Мине тота алсаң, тот | Catch Me If You Can | 2002 | Фрэнк Уильям Абигнэйл |
Авиатор | The Aviator | 2004 | Һовард Һьюз |
Юлдан язганнар | The Departed | 2006 | Билли Костиган |
Канлы алмаз | Bloody Diamond | 2006 | Дэнни Арчер |
Унберенче сәгать | 11th Hour, The | 2007 | Сөйләүче |
Ялган белән тоташ | Body of Lies | 2008 | Роҗер Феррис |
Үзгәрешләр юлы | Revolutionary Road | 2008 | Фрэнк Уиллер |
Каргыш утравы | Shutter Island | 2010 | Тедди Дэниелс |
Башлау | Inception | 2010 | Доминик Кобб |
Җ. Эдгар | J. Edgar | 2011 | Эдгар Гувер |
Азат ителгән Җанго | Django Unchained | 2012 | Кэлвин Кэнди |
Олы Гэтсби | The Great Gatsby | 2013 | Җей Гэтсби |
Уолл-стрит бүресе | The Wolf of Wall Street | 2013 | Җордан Белфорт |
Ревенант | The Revenant | 2015 | Һью Гласс |
Бүләкләре
үзгәртүЕлы | Төшкән киносы | Категориясе |
---|---|---|
2015 | Исән калган | «Иң яхшы ир-ат роле» |
«Алтын глобус» премиясе
үзгәртүЕлы | Төшкән киносы | Категориясе |
---|---|---|
2016 | Исән калган | «Иң яхшы ир-ат роле (драма)» |
2014 | Уолл-Стрит бүресе | «Иң яхшы ир-ат роле (мюзикл яки комедия)» |
2005 | Авиатор | «Иң яхшы ир-ат роле (драма)» |
MTV каналы премиясе
үзгәртүЕлы | Төшкән киносы | Категориясе |
---|---|---|
1998 | Титаник | «Иң яхшы ир-ат роле (драма)» |
2005 | Авиатор | «Иң яхшы ир-ат роле (драма)» |
Әдәбият
үзгәртү- И. В. Захаров. Леонардо Ди Каприо: биография актера и человека. М.: Захаров.Аст, 1998. ISBN 5-8159-0007-9
Сылтамалар
үзгәртү- Leonardo DiCaprio. IMDb
- Leonardo DiCaprio.(үле сылтама) Рәсми сайты
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ http://www.people.com/people/gisele_bundchen/biography
- ↑ http://www.ynetnews.com/articles/0,7340,L-3277618,00.html
- ↑ http://www.askmen.com/women/votes_300/395_dicaprios_girlfriends.html
- ↑ http://www.nypost.com/p/pagesix/exclusive_leo_bar_split_gh4gPTpPg18Jr23WlRQtpK?CMP=OTC-rss&FEEDNAME=
- ↑ http://www.people.com/people/article/0,,20504142,00.html
- ↑ http://www.rte.ie/ten/2011/1005/dicapriol.html
- ↑ http://www.newlookmedia.ru/?p=17968
- ↑ http://www.usmagazine.com/celebrity-news/news/leonardo-dicaprio-erin-heatherton-break-up-2012211
- ↑ http://www.dailymail.co.uk/tvshowbiz/article-2332405/Leonardo-DiCaprio-scores-FOURTH-Victorias-Secret-model-Toni-Garrn.html
- ↑ http://www.dailymail.co.uk/tvshowbiz/article-2337431/Leonardo-DiCaprio-takes-new-girlfriend-Toni-Garrn-tour-Palace-Versailles-day-sightseeing.html
- ↑ https://www.vokrug.tv/article/show/leonardo_di_kaprio_i_kamila_morrone_vmeste_vyshli_v_svet_65700/
- ↑ https://www.indiatoday.in/movies/celebrities/story/leonardo-dicaprio-after-break-up-with-kelly-rohrbach-spills-the-beans-on-his-marriage-leonardo-dicaprio-relationship-new-gf-303493-2016-01-12
- ↑ https://www.elle.com/culture/celebrities/a41368567/gigi-hadid-leonardo-dicaprio-relationship-timeline/