Кейт Уинслет, Кейт Эли́забет Уи́нслет (ингл. Kate Elizabeth Winslet, 1975 елның 5 октябре, Бөекбритания, Беркшир, Рединг) — Бөекбритания кино һәм телевидение актрисасы, җырчы. Тамашачыга «Титаник» фильмындагы яшь Роза Бьюкейтер роле аша таныш.

Кейт Уинслет
Фото
Венеция кинофестивалендә. 2011
Туган исеме:

Kate Elizabeth Winslet

Туган көне:

5 октябрь 1975(1975-10-05) (48 яшь)

Туу җире:

Бөекбритания, Беркшир, Рединг

Гражданлыгы:

Бөекбритания Бөекбритания

Һөнәр:

киноактриса

Карьера:

1991 — х. в.

Бүләкләр:

Британия империясе ордены командоры«Алтын глобус» премиясе«Эмми» премиясе
Оскар премиясе

IMDb:

ID 0000701

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
«Титаник» фильмы постеры

1975 елның 5 октябрендә Бөекбританиянең Беркшир графлыгы үзәге Рединг шәһәрендә актерлар гаиләсендә туган. 19861992 елларда Redroofs Theatre School мәктәбендә актерлык осталыгына өйрәнә.

1991 елда актерлык карьерасы башланып китә: рекламада төшә, телевидениедә телесериалларда, шулай ук театрда уйный.

Яңа Зеландия кинорежиссеры Питер Җексонның (ингл. Peter Jackson) «Heavenly Creatures» (тат. Күк затлары, 1994) фильмында уйнаган Җульет Хьюм роле кино тәнкыйтьчеләренең мактавына лаек була: London Critics Circle Film Awards (тат. Лондон кино тәнкыйтьчеләре җәмгыяте премиясен) ала.

КанадаАКШ кинорежиссеры Җеймс Кэмеронның «Titanic» (тат. «Титаник») фильмындагы яшь Роза Бьюкейтер роле өчен «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә «Оскар» премиясенә тәкъдим ителә, премия АКШ кинорежиссеры Җеймс Брукның «As Good as It Gets» (тат. Моннан да яхшырагы булмый, 1997) фильмында уйнаган Һелен Һантка бирелә. Әлеге фильм-катастрофада уйнау аны кино йолдызы итә. Картина буенча партнеры — Леонардо ди Каприо.

Бөекбритания режиссеры Ричард Эйрның «Iris» (тат. Айрис, 2001) фильмында уйнаган яшь Айрис Мёрдок роле өчен «Оскар» премиясенә һәм «Алтын глобус» премиясенә тәкъдим ителә. European Film Awards (тат. Европа киноакадемиясе премиясе) ала.

Франция кинорежиссеры Мишель Гондриның «Eternal Sunshine of the Spotless Mind» (тат. Чиста акылның мәңгелек балкышы, 2004) фильмындагы Клементина Кручински роле өчен «Оскар» премиясенә, BAFTA һәм «Алтын глобус» премияләренә тәкъдим ителә.

Алман-швейцар кинорежиссеры Марк Фостерның «Finding Neverland» (тат. Тылсымлы ил, 2004) картинасында уйнаган Сильвия Дэвис роле өчен «Оскар» премиясенә тәкъдим ителә. Картина буенча партнеры — Джонни Депп.

Тодд Филдның «Little Children» (тат. Кечкенә балалар, 2006) фильмында уйнаган Сара Пирс роле өчен 5нче мәртәбә «Оскар» премиясенә тәкъдим ителә, ләкин премияне Англия кинорежиссеры Стивен Фрирзның «The Queen» (тат. Кыйралбикә, 2007) картинасында Елизавета II ролен башкарган Һелен Миррен (Елена Миронова) ала.

Англия режиссеры Сэм Мендесның (актрисаның ире) «Revolutionary Road» (тат. Үзгәрешләр юлы, 2008) картинасындагы Эйприл Уилер роле өчен «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә «Алтын глобус» премиясе белән бүләкләнә. Картина буенча партнеры — Леонардо Ди Каприо (1997 елдан соң беренче мәртәбә).

2009 елда Англия режиссеры Стивен Долдриның «The Reader» (тат. Укучы, 2008) картинасындагы Һанна Шмиц роле уңыш һәм кинопремияләр китерә: «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә «Оскар» премиясенә, BAFTA, European Film Awards (тат. Европа киноакадемиясе премиясенә), «Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә «Алтын глобус» премиясенә лаек була.

АКШ кинорежиссеры Тодд Һейнсның 5 серияле «Mildred Pierce» (тат. Милдред Пирс) мини-сериалындагы Милдред Пирс роле өчен «Мини-сериалда яки фильмда иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә «Эмми» премиясенә һәм «Алтын глобус» премиясенә лаек була.

2012 елда Елизавета II «Британия империясе ордены командоры» исеме бирә[1].

2014 елда Һолливудның Дан аллеясында шәхси йолдызы булдырыла[2].

Җырлаучы актриса буларак билгеле: аның башкаруында What If? синглы 2001 елда Европа илләрендә хит дәрәҗәсенә ирешә.

Гаилә хәле үзгәртү

Беренч ире (1998—2001 елларда) — инглиз режиссёры Җим Триплтон (1974). Кызлары: Миа Триплтон (2000).
Икенче ире (2003—2010 елларда) — Англия кинорежиссёры Сэм Мендес (1.08.1965). Уллары: Җо Алфи Уинслет Мендес (2003).
Өченче ире (2012 елдан) — миллионер Нед Рокнролл. Уллары: Беар Блэйз Уинслет (2013).

Әдәбият үзгәртү

  1. Октябрь аенда кабынгын йолдызлар. Кейт Уинслет. «Сөембикә», 2015 ел, октябрь, 63нче бит. ISSN 0869-1398

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү