Джонни Депп (ингл. Johnny Depp, тулы исеме Джон Кристофер Депп Икенче, ингл. John Christopher Depp II, 1963 елның 9 июнендә, Овенсборо, Кентуккида туган) — күренекле АКШ актеры, режиссер, сценарист һәм продюсер. Зур популярлыкка Тим Бертон фильмнары һәм Кариб диңгезе юлбасарлары фильмнар сериясе аша ирешкән. «Алтын глобус» премиясе лауреаты.

Джонни Депп
Туган телдә исем John Christopher Depp II
Туган 9 июнь 1963(1963-06-09) (60 яшь)
Овенсборо, Кентукки, АКШ
Яшәгән урын Лос-Анджелес
Милләт АКШ
Ватандашлыгы  Америка Кушма Штатлары[1]
Әлма-матер Miramar High School[d] һәм Bournville School[d]
Һөнәре актер, режиссер
Җефет Лори Энн Элисон[d][2] һәм Эмбер Һөрд[d][2][3]
Өйдәш Шерилин Фенн[d], Вайнона Райдер[d][4], Җеннифер Грей[d][5], Кейт Мосс[4][6][5], Ванесса Паради[4], Tally Chanel[d][7] һәм Polina Glen[d][8]
Балалар Джек Депп[d] һәм Лили-Роуз Депп[d]
Ата-ана
Кардәшләр Кристи Дембровски[d]

 Джонни Депп Викиҗыентыкта

2012 елда Джонни Депп Гиннес рекордлар китабына иң югары хезмәт хакын алган актер буларак керде (еллык кереме — $75 млн).

Тормыш юлы үзгәртү

АКШның Кентукки штатында туа. Әле яшүсмер булган чакта, аның әти-әнисе аерылышалар, әнисе язучы Роберт Палмерга кияүгә чыга. Киләчәктә Джонни Депп үзенең илһамчысы дип нәкъ үги атасын атый. 12 яшьтән тәмәке тарта башлый, алкоголь эчә, 15 яшьтә наркотиклар белән мавыга. Мәктәптән куылганнан соң музыка белән шөгыльләнә башлый. Төрле музыкаль төркемнәрдә уйный башлый.

20 яшендә Джон гример булып эшләгән Лори Энн Эллисонга өйләнә. Хатыны аны Николас Кейдж белән таныштыра, Николас исә Джонга аның агентына мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. Депп «A Nightmare on Elm Street» («Карамалар урамындагы дәһшәт») фильмында төшә. Аннан күп кенә телепроектларда һәм фильмнарда катнаша башлый.

Тим Бертон белән хезмәттәшлек «Edward Scissorhands» («Эдвард кайчы-куллар») фильмы белән башланып китә. Фильм өчен Депп «Алтын глобуска» номинация ала.

2004 елда «Кариб диңезе юлбасарлары: «Кара Энҗе бөртеге» каргышы» фильмында уйнау өчен ул беренче тапкыр Оскар премиясенә тәкъдим ителә. «Тылсымлы ил» фильмы өчен дә ул Оскар номинациясен ала. «Суини Тодд» фильмы аңа өченче номинацияне китерә. Тик Оскар алу бәхете аңа тәтеми.

Хәзерге вакытта Джонни Депп фильмнар төшерү эшендә актив катнаша.

Фильмография үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү


  1. SELIBR — 2012.
  2. 2,0 2,1 http://www.imdb.com/name/nm0000136/bio?ref_=nm_ql_1#spouse
  3. https://web.archive.org/web/20160821024142/http://www.ansa.it/sito/notizie/cultura/cinema/2016/08/19/amber-heard-donera-i-7-mln-divorzio-depp_94d1512a-7189-4cba-bdfc-e74456c00385.html
  4. 4,0 4,1 4,2 https://www.elle.com/culture/celebrities/news/g28300/johnny-depp-dating-history/
  5. 5,0 5,1 https://www.harpersbazaar.com.au/celebrity/johnny-depp-dating-history-12262
  6. https://metro.co.uk/2019/04/26/johnny-depp-relationship-history-alleged-fiance-revealed-9322441/
  7. https://www.koimoi.com/hollywood-news/johnny-depp-past-relationships-kate-moss-vanessa-paradis-to-amber-heard-5-girlfriends-he-asked-to-marry/
  8. https://www.aftonbladet.se/nojesbladet/a/lAK0GG/bilden-avslojar-johnny-depps-nya-karlek
  9. 9,0 9,1 9,2 9,3 Pas L. v. Genealogics — 2003.