Фрэнк Уильям Абигнейл кече (ингл. Frank William Abagnale, Jr) — документар иминлек һәм җинаятьләр өлкәсендә АКШ эксперты. 1960 елларда башкарган җинаятьләре өчен танылган.

Фрэнк Уильям Абигнейл-кече
Туган телдә исем Frank William Abagnale, Jr
Туган 27 апрель 1948(1948-04-27) (75 яшь)
Бронксвилл, Нью-Йорк штаты, АКШ
Яшәгән урын Талса
Ватандашлыгы  Америка Кушма Штатлары
 Франция[1]
Әлма-матер Iona Grammar School[d] һәм Iona Preparatory School[d]
Һөнәре киңәшче, җинаятьләр буенча эксперт
Ата-ана
  • Фрэнк Абигнейл (әти)
  • Паула Абигнейл (әни)

 Фрэнк Уильям Абигнейл-кече Викиҗыентыкта

Сәләтле булуы һәм җинаятьләргә якын булуы белән инде 16 яшендә ялган чекларны ясап, аларны АКШ эчендә һәм чит илләрдә акчага алыштыра башлый. Биш ел эчендә ул ясаган ялган чеклар бәясе 2,5 млн долларга җитә һәм 26 илдә тарала. Аны эзләгән хокук яклаучылардан качып, Фрэнк Абигнейл үзен һава ширкәте пилоты, социология профессоры, табиб, адвокат һәм башка һөнәр ияләре булып күрсәтә. Җинаятьячене фәкать 1969 елда Франциядә тота алалар.

АКШка экстрадициядән соң ул 12 ел төрмәгә хөкем ителә. Ләкин вакытыннан алга иреккә чыгарыла — ФБР аны ялган чеклар һәм акчалар эшләүче җинаятьячеләрне тотуда хезмәттәшлек итәргә чакыра. Абигнейл хәзерге вакытта да ФБР Академиясендә лекцияләр укый, эре ширкәтләргә һәм төрле илләр оешмаларына киңәшләр бирә.

Үзенең тормыш юлын һәм башкарган эшләрен ул «Мине тота алсаң, тот» (ингл. Catch Me If You Can) исемле автобиографиясендә сурәтли. Аның нигезендә Стивен Спилберг шул ук исемле фильм төшерә. Анда Фрэнк Абигнейл ролен Леонардо ди Каприо башкара.


  1. https://en.wikipedia.org/wiki/Frank_Abagnale