Америка Кушма Штатлары
Америка Кушма Штатлары (ингл. United States of America), еш кына кыскача АКШ (ингл. USA), Кушма Штатлар (ингл. United States, U.S.) яки гади Америка (ингл. America) диелә — Төньяк Америкада урнашкан дәүләт. Мәйданы буенча дөньяда дүртенче урында тора (9 518 900 км²). Халык саны буенча дөньяда өченче урында тора (334 млн. кеше). Башкаласы — Вашингтон шәһәре. Дәүләт төзелеше буенча төркеме — федератив президент республикасы.
Байрак
| |
Шигарь | In God We Trust |
---|---|
Башкала | Вашингтон |
Халык саны | 332 278 200 (2021, халык санын бәяләү) |
Нигезләнгән | 12 май 1784 |
Сәгать кушагы | UTC−12:00, UTC−11:00, UTC−09:00, UTC−08:00, UTC−07:00, UTC−06:00, UTC−05:00, UTC−04:00, UTC+10:00, UTC+12:00, Самоа сәгать кушагы, Стандарт атлантик вакыт, Үзәк вакыт зонасы, Аляска вакыт зонасы, Тау сәгать кушагы, Чаморро вакыт зонасы |
Рәсми тел | инглиз теле |
География | |
Мәйдан | 9,826,675 км² |
Координатлар | 39.828175°N 98.5795°W |
Сәясәт | |
Канун чыгару органы | АКШ Кәнгрисе |
Дәүләт башлыгы исеме | АКШ президенты |
Дәүләт башлыгы | Джозеф Байден |
Башлык исеме | АКШ президенты |
Хөкүмәт башлыгы | Джозеф Байден |
Икътисад | |
ТЭП | 23 315 081 миллион US$ (2021), 25 462 700 миллион US$ (2022) |
Акча берәмлеге | АКШ доллары |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 6.7% (декабрь 2013) |
Туу күрсәткече | 1.8615 (2014)[1] |
КПҮИ | 0.921 (2021)[2] |
Яшәү озынлыгы | 78.69024 ел (2015, 2016)[3] |
Пенсия яше | 66 яшь |
Джини коэффициенты | 47.7 (2011) |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң |
Челтәр көчәнеше | 120 вольт |
Телефон коды | +1 |
ISO 3166-1 коды | US[4] |
ХОК коды | USA |
Интернет домены | .us |
Америка Кушма Штатлары төньякта Канада белән, көньякта Мексика белән чиктәш. Көнбатыштан Тын океан белән, ә көнчыгыштан исә Атлантик океан белән юыла. Административ яктан ил 50 штатка һәм 1 федераль округка (Колумбия) бүленә.
Географик мәгълүмат
үзгәртүГеографик урнашу
үзгәртүРельеф
үзгәртүФайдалы казылмалар
үзгәртүТарих
үзгәртү- 1565 — Испанлылар хәзерге АКШ җирлегендәге беренче шәһәргә — Сент-Огастинга нигез сала.
- 1585 — Роанок исемле беренче колония барлыкка килә — британлыларның Американы колонияләштерергә беренче омтылышы.
- 1607 — Британлылар тарафыннан Джеймстаун исемле (Виргин җире) Төньяк Америкадагы беренче даими колония булдырыла.
- 1609 — Испанлылар Санта-Фе шәһәрен төзиләр — бу вакыйгадан башлап, хәзерге Кушма Штатлар җирләре көньяк-көнбатышта испанлыларның иң зур колонияләре белән чиктәш булып китә.
- 1620 — Яңа Англиядә Плимут колониясе барлыкка килә.
- 1623 — Нью-Һэмпшир колониясе барлыкка килә.
- 1626 — һолландлылар Яңа Амстердамга — хәзерге Нью-Йорк шәһәренә нигез сала.
- 1630 — Британия Пуританнары тарафыннан Массачусетс култыгы колониясе оештырыла, аның башкаласы итеп Бостон шәһәрен билгелиләр.
- 1634 — Инглиз Католицизмы тарафыннан Мэриленд колониясе төзелә.
- 1636 — Массачусетс култыгы колониясеннән куылган баптистлар Род-Айлендка нигез салалар.
- 1638 — шведлар да үз колонияләрен булдыралар, аларның беренчесенә хәзерге Делавэр штаты җирләрендә нигез салалар. 20 елдан соң бу колония нидерландлар кулына күчә.
- 1638 — Коннектикут колониясенә нигез салына.
- 1670 — Каролина британ колониясенә нигез салына, 1729 елда бу колония икегә бүленә: Көньяк Каролина һәм Төньяк Каролина.
- 1682 — Людовик XIV Миссисипи елгасы бассейнын Франция җирләре дип игълан итә.
- 1682 — Квакер булган Уильям Пенн Пенсильваниягә нигез сала, штатның үзәге — Филадельфия шәһәре, ул Берләшкән колонияләрнең (АКШның) беренче башкаласы була.
- 1701 — Детройт фортына нигез салу — ул Бөек күлләр янындагы француз колонияләре җирләрендә урнаша.
- 1718 — Французлар Яңа Орлеанга нигез салып, хәзерге АКШның үзәк җирләренең чикләрен билгелиләр.
- 1724 — Төньяк Америкадагы Джорджия британ колониясенә нигез салына.
- 1763 — Французлар Сент-Луис портына нигез салалар, ул урта Миссисипи агымының төп саклау пунктына әйләнә.
- 1803 — АКШ Франциядән Луизиананы сатып ала.
- 1812 елның 18 июне — АКШ һәм Бөекбритания арасында сугыш башлана.
- 1861 елның 12 апреле — АКШта Гражданнар сугышы башлана.
- 1862 елның 22 сентябре — АКШ президенты Авраам Линкольн негр-колларны азат итү турында игълан итә.
- 1898 елның 21 апреле — Испан-америка сугышы башлана.
- 1941 елның 11 декабре — Алмания һәм Италия Америка Кушма Штатларына сугыш игълан итә.
- 1959 елның 15 сентябре — ССРБ җитәкчеләреннән беренче булып Никита Хрущев АКШка килә.
- 2001 — АКШ Әфганстанда хәрби операция башлый.
- 2003 елында Джордж Буш администратиясe Гыйракка каршы сугыш башлый. НАТОның Гыйракка каршы кoалициясe сoставында Бөекбритания, АКШ, Австралия, Польша һ.б. дәүләтләр була. Алар үз гаскәрләрeн Гыйракка җибәрәләр.
- 2003, 7 апрель — АКШ гаскәрләре Гыйракның башкаласы Багдадка керә.
Административ бүленү
үзгәртү- Төп мәкалә: АКШ административ бүленүе
Беренче дәрәҗәдә Америка Кушма Штатлары штатларга бүленәләр.
Штатлар үз чиратында округларга бүленәләр. АКШда 3141 округ бар. АКШ штатлары:
Икътисад
үзгәртүХалык
үзгәртүАКШ җирләренә беренче кешеләр 10 мең ел элек килеп урнашкан дип санала. Алар Себер аша Аляскага күчүче кабиләләр булган дип фаразлана. XVII гасырга кадәр алар кыйтгада доминант халык булып торалар. Хәзерге америкалылар бу территорияләргә урта гасырларда гына килеп урнашалар, АКШның бүгенге халкы XVII—XX гасырларда Европа илләреннән килеп урнашучыларның берләшүеннән барлыкка килә. Боларның күбесе — Көнбатыш Европадан һәм Африкадан чыккан иммигрантлар. Хәзерге вакытта америкалылар арасында европеоид расасы өстенлек алып тора. Икенче урында афроамерикалылар, аннары — латиноамерикалылар.
Халык саны
үзгәртүДәүләт төзелеше
үзгәртүДәүләт төзелеше буенча АКШ - федератив президент республикасы.
Мәдәният
үзгәртүКораллы көчләр
үзгәртүБу бүлектә мәгълүмат искергән. Сез проектны яңартып, шуннан соң әлеге калыпны алып атып, аңа ярдәм итә аласыз.
|
АКШның саклану бюджеты 700 миллиард доллар тәшкил итә, әмма аның зур өлеше фәнни тикшеренүләргә һәм яңа системнар уйлап чыгаруга тотыла[5].
Моны да карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ АКШ күзләве: Кытай тиздән кораллануда иң алдынгы ил булачак
Сылтамалар
үзгәртү- АКШ Хөкүмәтенең рәсми порталы (ингл.)
- АКШ тарихы
- АКШ'ның рус порталы 2010 елның 1 август көнендә архивланган.
- АКШ'ның алдынгы ММЧ'ның хәбәрләр тасмасы 2010 елның 24 октябрь көнендә архивланган.
- Америка бөек язучыларының китаплaры(үле сылтама)