Красноярск җәмигъ мәчете

Ислам гыйбадәтханәсе (Красноярск, Красноярск крае, Россия)

Красноярск җәмигъ мәчете (рус. Красноярская соборная мечеть) ― Россия Федерациясе субъекты Красноярск краеның административ үзәге Красноярск шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Красноярск крае мөселманнарының бердәм Диния нәзарәтенә керүче җирле мөселман җәмгыяте (мәхәллә) карамагында.

Мәчет
Красноярск
җәмигъ мәчете
Ил Россия
Шәһәр 628462,
Красноярск крае, Красноярск, Металлурглар пр., 65
Дин Ислам
Мәхәллә Красноярск крае МБДН / мәхәллә 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам
Бина төре манарасы керү юлы өстендә, түбәдә
Төзелеш еллары 19952000 еллар
Төп даталар:
1995 ― нигез ташы салу
2000 ― мәчет ачылу
Халәте гамәлдә

2012 елда Красноярск краенда 300 меңнән артык мөселман яшәве теркәлгән, бу төбәк халкының якынча 11% ы. Красноярскиның үзендә мөселман өммәте халыкның тагын да зуррак өлешен тәшкил итә. Ислам динен тотучы, бизнеста уңышлы булган җирле эшмәкәрләр саны да күп[1].

Красноярскида (1690 елдан шәһәр) 2010 елда шәһәр халкының (974 591 кеше) татарлар 1,01% ын (9 466 кеше), азәриләр 0, 75% ын (7 039 кеше), кыргызлар 0,67 % ын (6 274 кеше), таҗиклар 0,46 % ын (4 310 кеше), үзбәкләр 0,45 % ын (4 266 кеше) тәшкил иткән[2].

Красноярскида 1980-еллар ахырыннан мәчет функциясен шәһәрнең 1нче имам-хатыйбы Вилдан хаҗи Әүхәдиев җитәкчелегендәге мөселман җәмгыяте акчасына сатып алынган, Туруханская урамындагы шәхси йорт башкарып килә[3].

1990 елда, шәһәр мөселманнары өчен зур, иркен мәчетнең кирәклеге белән бәйле, Красноярскида Җәмигъ мәчетен кору идеясе туа. Красноярскиның Җәмигъ мәчете проектын тормышка ашыруда актив катнашкан кешеләрдән шәһәрнең 1нче имам-хатыйбы Вилдан хаҗи Әүхәдиев, мәчет проекты архитекторы Фадис Гыйльманшин, төзелешнең турыдан-туры җитәкчесе Харис Гариф улы Шаһидуллин, «Һиләл» («Хиляль») татар рухи мирасын үстерү фонды рәисе Рәшит Җаббар улы Баязитовны һ.б. атарга мөмкин[4].

1995 елның маенда Красноярскиның булачак Җәмигъ мәчете нигезенә тантаналы рәвештә беренче таш (нигез ташы) салынган. Шәһәрнең Металлурглар проспектына милиция хезмәткәрләре озата килгән мәрмәр ташны хөрмәт белән алып киләләр, әлеге чарада Россиянең төрле шәһәрләреннән мөселман дин әһелләре, Красноярск шәһәре һәм крае администрациясе вәкилләре катнаша. Монда ук, төзелеш мәйданчыгында, Красноярск мөселманнары хакимият кулыннан төзелешкә рөхсәт ала.

1996–2011 елларда шәһәр мэры булган П. И. Пимашков[d] (1948―2021) шәһәр администрациясенең мәчет төзү өчен участок бүлеп бирү турында боерыгына 1996 елда кул куя.

2000 елның 20 ноябрендә Красноярск шәһәре һәм крае администрациясе вәкилләре, шул исәптән 1998―2002 елларда Красноярск крае губернаторы булган А. И. Лебедь[d] (1950―2002), Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Ханты-Мансийск, Омск, Кавказ һәм илнең башка төбәкләре мөселман эшлеклеләре катнашында Красноярск шәһәре һәм крае Җәмигъ мәчетен ачу тантанасы була.

2002 елның 29 сентябрендә, Красноярск краеның Лесосибирск шәһәрендә узган дини оешмалар вәкилләре җыелышы нәтиҗәләре буенча, Красноярск крае мөселманнарының бердәм Диния нәзарәте (рус. ЕДУМКК) оештырыла.

2024 елның 16 июнендә узган Корбан бәйрәмендә Красноярск җәмигъ мәчетенә 40 мең мөселман килгән. Бәйрәмгә килүчеләрнең рәтләре якындагы ишегалларын һәм газоннарны һәм шәһәр транспортының киләсе тукталышына кадәр бөтен киңлекне биләгән. Мөселманнарның катгый фикеренчә, намаз укучылар саны елдан-ел арта, һәм Красноярскида икенче мәчет төзү кирәклеге кискенләшә бара[5].

Бинаның икенче каты ― хатын-кызлар өчен.

Җитәкчелек

үзгәртү

2002 елдан ― Красноярск җәмигъ мәчете имам-хатыйбы, Красноярск крае мөселманнарының бердәм Диния нәзарәте рәисе, мөфти Гаяз хәзрәт Фәткуллин (1974 елгы, Дивногорскида туган, Маһинур ислам мәдрәсәсендә, Казанда ислам институтында, Мәскәүдә ислам институтында дини белем алган, Красноярск дәүләт педагогика университетын (2007), РФ Президенты каршындагы Россия дәүләт хезмәте академиясен (2012) тәмамлаган [6][7]).

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү