Красноярск крае мөселманнарының бердәм Диния нәзарәте

үзәкләштерелгән дини оешма (Красноярск, Красноярск крае, Россия)

Красноярск крае мөселманнарының бердәм Диния нәзарәте (рус. Единое духовное управление мусульман Красноярского края, ЦРО ЕДУМКК), Красноярск мөфтияте (рус. Красноярский муфтият) ― Россия Федерациясе субъекты Красноярск крае мөселманнарын, җирле дини җәмгыятьләрен (мәхәллә), мәчетләрен һәм дини төркемнәрен берләштерүче үзәкләштерелгән дини оешма. Красноярск крае мөселманнарының бердәм Диния нәзарәте үз эченә 19 рәсми теркәлгән дини оешманы, 21 дини төркемне һәм 16 мәчетне ала.

Красноярск крае
мөселманнарының
бердәм Диния нәзарәте
рус. Единое духовное управление мусульман Красноярского края,
ЕДУМКК
Баш-фатир:

628462,
Россия байрагы Россия Федерациясе / Красноярск крае
Красноярск, Металлурглар проспекты, 65

Оешма төре:

үзәкләшкән дини оешма

Җитәкчеләр
мөфти

Гаяз хәзрәт Фәткуллин

Нигезләү
җирле дини оешмалар вәкилләре җыелышы карары

2002 ел

islamsib.ru

Руслар килгәнче, Ениисей буе краеның җирле халыклары үзләренең традицион ышануларын һәм шаманизмны, себер татарлары һәм кайбер башка төрки кабиләләр ислам динен тоталар.

1897 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, мөселманнар төбәк халкының (570,2 мең кеше) 0,9% ын тәшкил иткән[1].

1924 ел башына Енисей губернасында 11 мөселман җәмгыяте теркәлгән. 1930-еллар ахырына аларның барысы да диярлек ябыла, яисә законсыз рәвештә гамәлдә булуын дәвам итә. Гомумән, 1991 елга кадәр барлык дини берләшмәләр каты дәүләт контроле астында булган. 1980 ел башында Красноярск краенда төбәк өчен традицион булган ислам диненең җирле дини җәмгыятьләре булмый әле. Красноярскида 1980-еллар ахырыннан мәчет функциясен шәһәрнең 1нче имам-хатыйбы Вилдан хаҗи Әүхәдиев җитәкчелегендәге мөселман җәмгыяте акчасына сатып алынган Туруханская урамындагы шәхси йорт башкарып килә[2].

Тора-бара ислам үз йогынтысын көчәйтә. 2008 елның 1 гыйнварына рәсми теркәлгән җирле мөселман дини җәмгыятьләренең саны 15кә җиткән[3].

Красноярск краенда теркәлгән ислам дини җәмгыятьләренең хәрәкәт динамикасы (күрсәтелгән елның 1 гыйнварына)

  • 2001 ― 9 дини җәмгыять
  • 2002 ― 8
  • 2003 ― 9
  • 2004 ― 9
  • 2005 ― 12
  • 2006 ― 14
  • 2007 ― 16
  • 2008 ― 15[3]

2001 ел ахырында үзәкләштерелгән дини оешма ― Красноярск крае мөселманнарының бердәм Диния нәзарәте оештырылган[3].

Красноярск крае мөселманнарының бердәм Диния нәзарәте (рус. ЕДУМКК) 2002 елның 29 сентябрендә Красноярск краеның Лесосибирск шәһәрендә узган дини оешмалар вәкилләре җыелышы нәтиҗәләре буенча оештырыла. Җыелышта Железногорск шәһәре дини оешмасы җитәкчесе Камил Мөхәммәт улы Шәрәфетдинов, Лесосибирск шәһәре дини оешмасы җитәкчесе Рафик Хөсәен улы Шәрәфетдинов, Красноярск шәһәре дини оешмасы вәкиле Гаяз Тәлгать улы Фәткуллин, Лесосибирск шәһәре аксакаллары катнашкан. Нәтиҗәдә, үзәге Красноярск шәһәрендә булган Красноярск крае территориясендә үзәкләштерелгән дини оешма булдыру турында бертавыштан карар кабул ителә. Красноярск крае мөфтие итеп Гаяз Тәлгать улы Фәткуллин сайлана.

2002 елның декабрендә «Үзәкләштерелгән дини оешма ― Красноярск крае мөселманнарының бердәм Диния нәзарәте» буларак рәсми рәвештә теркәлгән.

Хәзерге вакытта төбәктә мөселман динен тотучы 42 халык вәкилләре яши, аларның гомуми саны – 300 меңнән артык.

Красноярск крае мөселманнарының бердәм Диния нәзарәте үз эченә 19 рәсми теркәлгән дини оешманы, 21 дини төркемне һәм 16 мәчетне ала.

Җитәкчелек

үзгәртү

2002 елдан ― Красноярск җәмигъ мәчете имам-хатыйбы, Красноярск крае мөселманнарының бердәм Диния нәзарәте рәисе, мөфти Гаяз хәзрәт Фәткуллин (1974 елгы, Дивногорскида туган, «Маһинур» ислам мәдрәсәсендә, Казанда ислам институтында, Мәскәүдә ислам институтында дини белем алган, Красноярск дәүләт педагогика университетын (2007), РФ Президенты каршындагы Россия дәүләт хезмәте академиясен (2012) тәмамлаган[4][5]).

Структура

үзгәртү

Красноярск крае мөселманнарының бердәм Диния нәзарәте түбәндәге бүлекләрдән тора: мәгълүмати-методик бүлек, Ислам мәгарифе бүлеге, хәйрия бүлеге, мәгълүмат бүлеге, төзелеш һәм капиталь ремонт бүлеге.

Ел саен биредә Красноярск крае гына түгел, Хакасия Республикасы һәм Иркутск өлкәсе мөселман руханиларының квалификациясен күтәрү курслары үткәрелә.

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү