Колмакчы мәчете

ислам гыйбадәтханәсе (Түбән Кама районы, Татарстан, Россия)

Колмакчы мәчете (рус. Мечеть в с. Кулмакса Нижнекамского района Республики Татарстан) ― Татарстанның Түбән Кама районы Ялантау авыл җирлегенә керүче Колмакчы авылында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). ТР МДН Түбән Кама районы мөхтәсибәтенә карый. Районда гамәлдәге 24нче мәчет[1].

Мәчет
Колмакчы мәчете
Ил Россия
авыл 423587 Татарстан, Түбән Кама районы, Колмакчы, Мәктәп ур., 49
Координатлары N 55°15′55″
E 51°15′53″
Дин Ислам
Мәхәллә ТР МДН Түбән Кама районы мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре манаралы мәчет
Нигезләнгән 1993
Төзелеш еллары 20232024 (төзекләндерү)
Халәте гамәлдә

Казан губернасы Чистай өязе Иске Чишмә волостена караган авылда 1886 елда мәчет, мәктәп булуы мәгълүм[2].

XX гасыр башында авылда Җәмигъ мәчете, мәктәп булган [3]. Мәчет каршында эшләүче мәктәп–мәдрәсәдә барысы бергә 7-14 яшьлек балалар укыган. Мәктәптә уку дүрт елга якын дәвам иткән. Гарәпчә матур итеп язарга һәм дини китапларны күчереп язарга өйрәткәннәр[4].

Мәчет ябылгач, бинасы (аның икенче катында) мәктәп итеп файдалануга бирелгән. 1961 елда авылның бер кисемендә булган янгында мәктәп (элекке мәчет) бинасы янган.

Яңа чорда Колмакчы авылында мәчет 1993 елда җирле халык һәм якын-тирә хуҗалыклар акчасына төзелгән[5]. 1993 елның 15 октябрендә яңа бинада беренче Җомга намазы укылган[6].

Мәчет ачылганнан бирле биредә ремонт-төзекләндерү эшләре үткәрелмәгән. 2023 елның сентябрендә әлеге авылда туып үскән Марат Хөснулла улы Гобәев зур ремонт-төзәтү эшләрен башкарырга алына. Дуслары һәм җирле халык ярдәме белән мәчеттә намаз уку залын, имам бүлмәсен, уку сыйныфын һәм тәһарәтханәне төзекләндерә һәм җиһазлый. Ремонтланган гыйбадәт йортында Түбән Кама мэры Рамил Муллин булган, иганәче белән мәчетнең төзекләндерү эшләрен караган, намаз бүлмәсендә өйлә намазы укыган[7].

2024 елның 26 декабрендә төзекләндерелгән мәчетне ачу тантанасы уздырылган, җәмәгать белән бергә өйлә намазы укылган[8]. Ачылышта Түбән Кама имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов, Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов, шулай ук Түбән Кама хакимияте вәкиле Р. М. Шәйдуллин, район имамнары, иганәчеләр, мәхәллә халкы һәм чакырылган кунаклар катнашкан[9].

 
Мәчет. 13.12.2024

2023 елның сентябреннән мәчет имам-хатибы булып Зәйнулла хәзрәт хезмәт куйган.
Мәхәллә мөселманнарының беренче җыенында авыл мәчетенә яңа имам итеп Минзәет Идиятуллин сайлап куелган, мәзин вазыйфасына Миннулла Шәйхетдинов, мәхәллә шурасы рәисе вазыйфасына Фәргать Зарипов билгеләнгән[10].

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү