Киңәш Җусупов

Кыргызстан халык язучысы

Киңәш Җусупов, Киңәш Сыдыкбәк улы Иманалиев (тәрбиягә алган әтисе буенча фамилиясе Җусупов, үз әтисе буенча фамилиясе Сыдыкбәков, Иманалиев, кырг. Кеңеш Жусупов, 1937 елның 14 апреле, СССР, Кыргызстан ССР, Нарын өлкәсе, Тянь-Шань районы, Он-Арча авыл шурасы, Эчки-Башы) ― язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе. СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1966 елдан). Кыргызстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1991), Кыргызстанның халык язучысы (1999), Кыргызстан Республикасының Токтогул исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2004).

Киңәш Җусупов
кырг. Кеңеш Жусупов

Тугач бирелгән исеме: Киңәш Сыдыкбәк улы Иманалиев
Туу датасы: 14 апрель 1937(1937-04-14) (86 яшь)
Туу урыны: СССР, Кыргызстан ССР, Нарын өлкәсе , Тянь-Шань районы, Эчки-Башы
Милләт: кыргыз
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Кыргызстан байрагы Кыргызстан
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1958х. в.
Юнәлеш: проза, поэзия
Жанр: шигырь, хикәя, повесть, роман
Иҗат итү теле: кыргыз рус
Дебют: «Яшәү дәрте» (1965)
Бүләкләр: Икенче дәрәҗә Манас ордены – 2016
Кыргызстанның халык язучысы
Кыргызстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Кыргызстан Республикасының Токтогул исемендәге Дәүләт премиясе

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Киңәш Җусупов яшь вакытта

1937 елның 14 апрелендә Кыргызстан ССР Нарын өлкәсе Тянь-Шань (хәзерге Нарын) районы Он-Арча авыл шурасына караган Эчки-Башы авылында туган. Әтисе ― Сыдыкбәк Иманалы улы Иманалиев, әнисе ― Турдубүбү Молдогазый кызы, 16 яшендә кияүгә чыга, гаиләдә унөч бала туган, Киңәш ― гаиләдә баш бала. Сыдыкбәкнең абыйсы Җусуп Иманалиев һәм аның беренче хатыны Турумбүбү, балалары булмаганга, Киңәшне уллыкка алган. Мондый хәл бертуган кыргызлар арасында гадәти күренеш була[1]. Соңрак Җусуп Турумбүбү белән аерылыша. Киңәшне әбисе Уулбала тәрбияли. Уулбала Иманалыга кияүгә чыгып, ике ул үстерә. 1916 елда, Җусупка 14, Сыдыкбәккә 12 яшь булганда, Иманалы һәм Уулбала Кытайга күченеп китә. Ләкин Иманалы Кытайга барып җитмичә, Бәдәл үткелендә вафат була. Тол калган Уулбаланы, йола буенча, иренең энесе Курманалыга кияүгә бирәләр. Ике елдан соң Уулбала һәм Курманалы яңадан туган якларына балалары белән әйләнеп кайта. Җусуп, Турумбүбү белән аерылышкач, Сүйүнгә өйләнә, Мукаш, Җумабәк, Кубан, Турат, Морат, Марат исемле уллары һәм Дамирә исемле кызлары туган. Җусуп белән Сүйүм Киңәшне, гаиләдә өлкән бала итеп карап, яхшы тәрбияли. Җусуп Иманалиев авылның күренекле мәгърифәтчесе һәм җитәкчесе булган. 1937 елда ялган гаеп белән кулга алына, Нарын һәм Фрунзе шәһәрләрендә төрмәдә утыра, Архангельскига сөрелә. Ике елдан (1939 елда) әйләнеп кайта. Үз авылы мәктәбендә география укытучысы, мәктәп директоры, хатыны Сүйүн укытучы була. Әтисенә 1948 елда Кыргызстан ССРның атказанган укытучысы исеме барелә. Хәзерге вакытта Эчки-Башы авылында урта мәктәп аның исемен йөртә[1].

Киңәш 5 яшендә укырга өйрәнә. Үз авылында җидееллык мәктәпне, 1954 елда күрше Оттук авылы 1нче санлы урта мәктәбен тәмамлаган. Вузга керә алмагач, ике ел «Коммунизм» колхозында колхозчы, китапханәче, комсомол оешмасы секретаре булып эшли[2].

1961 елда Фрунзе шәһәрендә Кыргыз дәүләт педагогика институтының (1993 елдан Кыргыз милли университеты, 2002 елдан Йосыф Баласагунлы исемендәге Кыргыз милли университеты, ky) тел һәм әдәбият факультетын тәмамлаган.

Хезмәт юлы үзгәртү

1961―1963 елларда ― Нарын шәһәрендә Тянь-Шань өлкәсенең «Тянь-Шань правдасы» газетасы хезмәткәре.

1964 елда Кыргызстан ССР Министрлар Советы каршындагы Матбугатта дәүләт серләрен яклау буенча баш идарәдә (Главлит) эшли.

1966―1968 елларда ― «Кыргызстан» нәшриятында мөхәррир.

1968―1973 елларда ― «Кыргызфильм» киностудиясендә сценарийлар бүлегендә мөхәррир.

1973 елдан «Ала-Тоо» журналында әдәби хезмәткәр.

1978 елдан ― Кыргызстан Язучылар берлегенең Нарын өлкәсендә әдәби консультанты.

1984 елдан «Манас» эпосын сәнгатьле тәрҗемә итү секторында эшли.

1986 елда Кыргызстан Язучылар берлеге идарәсе секретаре итеп сайлана. Бер үк вакытта, 1987 елдан ― «Ала-Тоо» журналының баш мөхәррире[2].

Ишангали Арабаев исемендәге Кыргыз дәүләт педагогика университеты (ky) профессоры.

Иҗаты үзгәртү

Туган авылында 7нче сыйныфта укыганда беренче шигыре газетада басыла. 1958 елда «Ленинчил жаш» газетасында «Төш» хикәясе басылып чыга һәм шул вакыттан бирле аның проза әсәрләре даими рәвештә матбугатта басылып тора. Җыентыкларының төп темасы ― Кыргызстан авылларындагы тормыш турында. 1965 елда «Яшәү дәрте» (Жашоо кумары) исемле беренче хикәяләр җыентыгы, 1967 елда «Таулар минем мәхәббәтем» (Жүрөгүм менин тоолордо) җыентыгы чыга.

Язучының кайбер хикәяләре һәм повестьлары төрек, украин, үзбәк, чех, рус, казакъ, татар, гарәп, француз телләренә тәрҗемә ителгән. «Аптечка», «Иске рәис», «Йөрәгем минем тауларда» хикәяләрен татарчага Хава Хөсәенова тәрҗемә иткән (1972). «Карагайчылар» (рус. Лесорубы) хикәя һәм повестьлар җыентыгы 1975 елда Мәскәүдә рус телендә чыга.

Язучы, тәрҗемәче Ашым Җакыйпбәков ( ky, 1935–1994) белән бергә «Манас» эпосын прозада яза. Балалар өчен прозада язылган «Манас» эпосы авторы.

Кытай, АКШ, Һиндстан, Россия (Алтай, Енисей), Япония, Төркия һ. б. илләргә сәяхәт кылып, сәяхәтнамәләр яза[3]

1991―2012 елларда «Кыргызлар» 5 томлыгын төзегән, соңрак 10 томга һәм 14 томга кадәр киңәйтелә.

К. Җусупов тарафыннан Кыргызстан тарихына, этнографиясенә, мәдәниятенә һәм фикерләү мирасына багышланган кыргыз һәм рус телләрендә иҗат ителгән һәм бастырып чыгарылган җыентыклар урта мәктәпләрдә һәм советлардан соңгы Кыргызстанның югары уку йортларында хрестоматия булып хезмәт итә.

Аның турында үзгәртү

Чоюн Өмүралиев, язучы, әдәбият белгече:

  Дөнья тәҗрибәсен үзләштереп, Киңәш Җусупов кыргызга кыргызның үзен яңа биеклектән ачты  

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 1975 – Кыргызстанның Ленин комсомолы премиясе ― «Шигырьләрдә гомер» китабы өчен
  • 1990 – Асанбәк Табалдиев исемендәге Әдәби премия
  • 1991 – Кыргызстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
  • 1995 – Түгелбай Ата халыкара премиясе
  • 1999 – Кыргызстанның халык язучысы
  • 2004 – Кыргызстан Республикасының Токтогул исемендәге Дәүләт премиясе
  • 2016 – 2нче дәрәҗә Манас ордены

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Айгөл Эралиева. Улы Медер, оныклар.

Әдәбият үзгәртү

  • Киңәш Җусупов. // Кыргыз хикәяләре (Кыргыз ангемелери, китапны төзеде Хава Хөсәенова). К.: ТКН, 1972, 254-290нчы бит.
  • Кыргыздар. Жыйырма томдук / Түзүүчүлөр Кеңеш Жусупов, Каныбек Иманалиев; редакторлору Т. Асанов, Р. Жолдошов. - Бишкәк: Бийиктик плюс, 2019. - Т. 1-20. - ISBN 978-9967-13-792-9.
  • Кыргыздардын улуттук маданияты: Тарых. Маданият. Мурас. Салт-нарк. Боордоштордун маданияты / Түз.: К. Жусупов, Ж. Бакашова, К. Иманалиев, М. К. Өмүрбай уулу; Редактору академик Абдыганы Эркебаев. - Б.: 2012. - 972 б. - ISBN 978-9967-26-570-7.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү