Калып:Баш бит/Вакыйгалар/20 март
БМОның Халыкара бәхет көне, Бөтендөнья мәгариф, фән һәм мәдәният оешмасының БМОда француз теле көне, Халыкара астрология, әкиятләр, ит ашамыйча яшәү һәм чыпчыклар көннәре, Тунис бәйсезлеге көне, Бразилиядә Авыл хуҗалыгы көне, һ.б.
- 1792 — Франция Милли шурасы гильотина куллануын хуплый.
- 1815 — Эльба утравындагы сөргеннән Наполеон Бонапарт Парижга кайта.
- 1854 — АКШта Республикан фиркасе нигезләнә.
- 1924 — Мәскәүдә «Кечкенә иптәшләр» исемле журнал чыга башлый.
- 1956 — Тунис Франциядән бәйсезлеген игълан итә.
- 2003 — Коалицион көчләр Гыйракка үз гаскәрләрен кертә башлыйлар.
- 2021 ― Татарстан милли китапханәсе шәһәр башлыгы боерыгы белән юкка чыгарылган Казан милли мәдәни үзәгенең бинасында эшен яңадан башлый.
- 1770 — алман шагыйре Фридрих Гельдерлин.
- 1828 — Һенрик Ибсен, норвег драматургы, шагыйре.
- 1851 — Исмәгыйль Гаспринский, мәгърифәтче (рәсемдә).
- 1904 — Йосыф Гәрәй, татар шагыйре.
- 1938 — Мөхәммәт Миначев, җәмәгать эшлеклесе, милли хәрәкәт әһеле, язучы (Мәскәү).
- 1894 — Лайош Кошут, маҗар халкының милли каһарманы.
- 1898 — Иван Шишкин, урыс рәссамы.