Калып:Баш бит/Вакыйгалар/30 июль
(Калып:Башбит/Вакыйгалар/30 июль битеннән юнәлтелде)
БМОда — Бөтендөнья кешеләр белән сәүдә итүгә каршылык һәм Халыкара дуслык көне, Вануатуда — Бәйсезлек көне, Көньяк Суданда — Җафа чигүчеләр көне, һ.б.
- 762 — Гарәп хәлифәлегенең Габбәсиләр чоры хәлифәсе Әл-Мансур ил башкаласы Багдад шәһәренә нигез сала.
- 1863 — АКШ сәнәгатьчесе Генри Форд туган.
- 1898 — - Алман империясенең беренче канцлеры Отто фон Бисмарк вафат була.
- 1927 — Харис Салихҗан, татар дин эшлеклесе, язучы дөньяга килә.
- 1930 — Уругвайда узган футбол буенча беренче дөнья беренчелегенең финал уенында Уругвай такымы җиңү яулый.
- 1932 — АКШның Лос-Анжелес шәһәрендә унынчы Җәйге Олимпия уеннары ачыла.
- 1937 — ССРБда гадәттән тыш Эчке эшләр халык комиссарлыгы «өчлекләр»енә халык дошманнарына үлем карарларын чыгару вәкаләте бирелә.
- 1947 — АКШ киноактеры Арнольд Шварценеггер туа.
- 1948 — әдәбият галиме, хаттат Нәҗип Нәккаш туа.
- 1948 — француз актеры Жан Рено туа.
- 1949 — татар опера җырчысы Зилә Сөнгатуллина дөньяга килә.
- 1974 — Канаданың Квебек провинциясендә бердәнбер рәсми теле булып француз теле игълан ителә.
- 1999 — Чистай районына керүче Яуширмә авылында Гаяз Исхакыйның музей-утары ачыла.