Арнольд Шварценеггер

Википедиядә шундый исемле башка кешеләр турында да мәкаләләр бар. Аларны карау өчен Арнольд битенә күчегез.

Арнольд Шварценеггер
Туган телдә исем алман. Arnold Alois Schwarzenegger
Әйтелеш
Туган 30 июль 1947(1947-07-30)[1][2][3][…] (76 яшь)
Таль (Штирия), Союздашлар тарафыннан оккупацияләнгән Австрия[d][4]
Яшәгән урын Таль (Штирия)
Брентвуд (Калифорния)
Ватандашлыгы  Австрия
 Америка Кушма Штатлары[5]
Әлма-матер Санта Моника көллияте[d], Университет Верхнего Висконсина[d], Лос-Әнҗелестәге Калифорния университеты[d] һәм Мүнхен университеты[d]
Һөнәре актёр, сәясәтче, кинопродюсер, киноактер, кинорежиссёр, ристаратыр, солдат, эшкуар, культурист, автобиограф, эшмәкәр, риелтыр, пауэрлифтер, режиссёр, продюсер
Сәяси фирка АКШ Республика фиркасе
Җефет Мария Шрайвер[d][6]
Өйдәш Mildred Patricia Baena[d][7] һәм Heather Milligan[d][8]
Балалар Кэтрин Шварценеггер[d][9][6], Патрик Шварценеггер[d][9][6], Джозеф Баена[d], Кристина Шварценеггер[d][9][6] һәм Кристофер Шварценеггер[d][6]
Ата-ана
Кардәшләр Мейнхард Шварценеггер[d][6]

 Арнольд Шварценеггер Викиҗыентыкта

Арнольд Алоис Шварценеггер (алман. Arnold Alois Schwarzenegger [ˈaɐ̯nɔlt ˈaloʏs ˈʃvaɐ̯tsn̩ˌʔɛɡɐ], ингл. [ˈʃvɑːrtsnɛɡər] яки [ˈʃwɔːrtsnɛɡər]; 1947 елның 30 июле, Таль, Штирия, Австрия) — Австрия килеп чыгышлы Америка мәдәниятчесе, эшмәкәр, киноактёр, продюсер һәм сәясәтче. Калифорниянең 38 нче губернаторы.

Бодибилдинг буенча кайбер премияләр, шул исәптән җиде тапкыр «Олимпия Мистеры» титулы иясе. «Арнольд Классик» конкурсын оештыручы.

Кинематографта «Терминатор» (1984—2019) сериясендә Т-800 терминатор роле буенча аеруча танылган. Шулай ук актёрлык карьерасы дәвамында «Геркулес Нью-Йоркта» (1970), «Ерткыч» (1987), «Барысын да искә төшерү» кебек күп кенә фильмнарда рольләрне башкара.

Тормыш юлы үзгәртү

Австрия үзгәртү

Арнольд Шварценеггер 1947 елның 30 июлендә туа[10]. Арнольдның әти-әнисе Густав Шварценеггер (1907—1972) һәм Аурелия Шварценеггер (1922—1998), алар Штирия җире башкаласы Грац шәһәре янындагы Таль сәүдә общинасында яшәгәннәр. Гаилә католик диненнән була.

1938 елда Австриянең аншлюсыннан соң Густав Шварценеггер НСДАП һәм САга кушыла. Сугыш вакытында ул фельдшандармериядә хезмәт итә, анда гауптфельдфебель (өлкән сержант) чинын ала. Сугыштан соң Густавка җирле полиция шефы булып эшләргә рөхсәт ителә, чөнки аның нинди дә булса хәрби җинаять кылуының дәлиле табылмый. Гаилә хәерче яшәгән.

Әтисе йогынтысында Арнольд футбол белән шөгыльләнә башлый, әмма 14 яшендә культурист карьерасын өстен күрә. Ул көн саен Грацтагы «Либенауэр» тренажёр залында шөгыльләнгән[11].

Армиядә хезмәт итү үзгәртү

1965 елда Арнольд 18 яшендә Австрия армиясенә бер елга чакырыла, анда ул M47 Patton II танк механигы-машина йөртүче белгечлеге ала[12][13].

Ул яшьүсмерләр арасында «Аурупа Мистеры» конкурсында катнаша һәм аны ота[14]. Конкурс өчен ул «самоволка»га китә, шуннан соң ике айга хәрби төрмәгә эләгә.

Шул ук вакытта, үзе белдергәнчә, ул идеаль солдат булмаган һәм бер тапкыр үзенең танкын батырган[15].

Армиядән соң 1966 елда Мюнхенга күчеп килә, анда фитнес-клубта эшли. Тиздән ул тренажёр залы белән үзе җитәкчелек итә башлый, әмма шул ук вакытта аның күп бурычлары кала.

1966 елда Арнольд Лондонда узган «Галәм Мистеры» конкурсында америкалы Шет Йортонга оттырып, икенче урынны ала. 1967 елда ул әлеге титулны яулый.

АКШка күченү үзгәртү

1968 елның сентябрендә Арнольд 21 яшендә Америкага килә[16]. 1960 еллар ахырында 1970 еллар башында ул виза шартларын бозып, илдә легаль булмаган рәвештә була. Ул Санта-Моникада Джо Вейдер патронаты астында Gold's Gym(ингл.) клубында шөгыльләнә башлый. 1970 елда 23 яшендә Нью-Йоркта үзенең беренче «Олимпия Мистеры» титулын яулый.


1983 елда Австрия гражданлыгын саклап, АКШ гражданлыгын ала.

Кино карьерасы үзгәртү

 
Голливудның «Дан аллеясы»нда Арнольд Шварценеггер йолдызы
 
Кытай Грауман театры каршында Арнольд Шварценеггерның уч һәм аяк киемнәре эзләре.

Арнольд Шварценеггер 1969 елдан фильмнарда төшә башлый. Кинематографта Шварценеггерның беренче актёрлык эше булып «Геркулес Нью-Йоркта» (1970) фильмы тора. Бу Арнольдның үз исеме белән түгел, ә Арнольд Стронг псевдонимы белән тәкъдим ителгән бердәнбер фильм була[17].

Арнольд Шварценеггер катнашындагы беренче фильмнарны тамашачы тыныч кабул итә; уңыш «Конан-варвар»дан (1982) соң килә.

2003 елда ул Калифорния губернаторы постына сайлауларда җиңә.

Шәхси тормыш үзгәртү

 
Арнольд Шварценеггер улы Патрик белән

1986 елның 26 апрелендә Шварценеггер Мария Шрайверга өйләнә. Туй Хаяниста(ингл.)(Массачусетс штаты), изге Франциск Ксавериянең Рим католик чиркәвендә уза. Соңыннан парның дүрт баласы туа:

  • Кэтрин Юнис Шварценеггер (1989 елның 13 декабре, Лос-Анджелес, Калифорния)
  • Кристина Мария Аврелия Шварценеггер (1991 елның 23 июле, Лос-Анджелес, Калифорния)
  • Патрик Арнольд Шрайвер Шварценеггер (1993 елның 18 сентябре, Лос-Анджелес, Калифорния)
  • Кристофер Сарджент Шрайвер Шварценеггер (1997 елның 27 сентябре, Лос-Анджелес, Калифорния)

Берничә хәбәр буенча, Шварценеггер Австрия хакимиятеннән, Австрия армиясендә механик-машина йөртүче булып эшләгән M47 танкын 1,4 миллион долларга сатып ала[18].

2011 елның маенда Арнольд Шварценеггер «көмеш туйдан» соң ике атна үткәч Мария Шрайвер белән никахны өзү турында игълан итә[19].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Discogs — 2000.
  2. filmportal.de — 2005.
  3. Брокгауз энциклопедиясе
  4. 4,0 4,1 https://g1.globo.com/Noticias/Mundo/0,,MUL1383296-5602,00-ARNOLD+SCHWARZENEGGER+VISITA+SUA+ANTIGA+CASA+NA+AUSTRIA.html
  5. SELIBR — 2012.
  6. 6,00 6,01 6,02 6,03 6,04 6,05 6,06 6,07 6,08 6,09 Kindred Britain
  7. https://veja.abril.com.br/cultura/quem-e-mildred-patricia-baena-mae-do-quinto-filho-de-schwarzenegger
  8. https://www.thethings.com/arnold-schwarzenegger-girlfriend-38-years-old-heather-milligan/
  9. 9,0 9,1 9,2 Lundy D. R. The Peerage
  10. Time of His Life, Schwarzenegger.com. 18 апрель 2007 тикшерелде.
  11. Венди Лей (Wendy Leigh). Раздел «Побег из Таля» // «Неофициальная биография Арнольда Шварценеггера» = «Arnold: An Unauthorized Biography» / Перевод с англ. О. В. Лазинского. — М.: «Лайф», 1992. — С. 19. — 237 с. — («Знаменитости мира»). — 300 000 экз.
  12. «Арнольд Шварцнеггер не любит „девочек“» — Новости Австрии по-русски.
  13. Arnold Schwarzenegger takes his own personal tank out for a spin
  14. Profile: Arnold Schwarzenegger, BBC (2004-08-31). 18 апрель 2008 тикшерелде.
  15. Арнольд утопил танк. әлеге чыганактан 2008-10-11 архивланды. 2007-12-28 тикшерелгән.
  16. Profile: Arnold Schwarzenegger, BBC (2004-08-31). 18 апрель 2008 тикшерелде.
  17. Эхбар, Нэд. {{{башлык}}} // Metro Москва. — № 18 (2985) за 18 апреля. — С. 20.
  18. «Терминатор пошёл в губернаторы»
  19. Arnold Schwarzenegger splits with Maria Shriver

Сылтамалар үзгәртү