Калып:Баш бит/Вакыйгалар/28 июнь
(Калып:Башбит/Вакыйгалар/28 июнь битеннән юнәлтелде)
Вьетнамда ― Гаилә көне, Казакъстанда ― Элемтә һәм мәгълүмат тармагы хезмәткәрләре көне, Перуда ― Бәйсезлек көне, Украинада ― Конституция көне, һ.б.
- 1389 — Сербия белән Босния һәм Морад I җитәкләгән төрек гаскәре арасында Косово кыры сугышы уза.
- 1635 — французлар Кариб диңгезендә Гваделупа колониясенә нигез салалар.
- 1892 — Каюм Мифтахов, «Манас» кыргыз халык эпосын язып алучы һәм өйрәнүче туа.
- 1914 — Беренче бөтендөнья сугышы башлануга сылтау булачак Эрцгерцог Франц-Фердинанд үтерелүе.
- 1919 — Беренче бөтендөнья сугышын тәмамлаган Версаль тынычлык килешүе имзалана.
- 1919 — Милләтләр Лигасы оеша.
- 1931 — татар драматургы, прозаик Габделхәй Сабитов дөньяга килә.
- 1941 — мөгаллим, җәмәгать эшлеклесе, журналист һәм нашир Әхмәтһади Максуди вафат була.
- 1942 — Янка Купала, беларус совет шагыйре һәлак була.
- 1947 — татар шагыйре Әмир Мәхмүдов туа.
- 1967 — Исраил һәрби көчләре Иерусалим шәһәренең көнчыгыш өлешен басып ала.
- 1978 — кырымтатар халкының хокуклары өчен көрәшкән Муса Мамут һәлак була.