Косово бәрелеше

(Косово кыры сугышы (1389) битеннән юнәлтелде)

Косово бәрелеше яки Косово кырында бәрелеш (сербча Косовска битка яки бој на Косову; төрекчә Kosova Meydan Muharebesi) — 1389 елның 15 июнендә Косово кырында (бүгенге Приштинадан 5 километрда) булган бер яктан Сербия һәм Босния кыйраллыгы гаскәрләре, икенче яктан Госманлы империясенең гаскәре арасында зур канкойгыч бәрелеш.

Косово бәрелеше
Төп низаг: Аурупада Госманлы яулары

миниатюра
Дата

1389 елның 15 июнь көне

Урын

Косово кыры

Нәтиҗә

Төрекләр җиңә

Көндәшләр
Морав Сербиясе,
  • Вук җире,
  • Босния кыйраллыгы,
  • госпитальерлар,
  • албан һәм валаш гаскәре
Госманлы империясе
Сәргаскәрләр
кенәз Лазарь Хребелянович
  • кенәз Вук Бранкович
  • бөек воевода Влатко Вукович
солтан Мурад I
Яклар көчләре
12 000 - 30 000 27 000 - 40 000
Югалтулар
бик күп бик күп

Серб гаскәрен Лазарь Хребелянович, Вук Бранкович һәм бөек воевода Влатко Вукович җитәкләгән.

Госманлы империясенең гаскәрен солтан Мурад I, уллары Якуб һәм Бәязид Елдырым җитәкләгән.

Бәрелештә сугышкан гаскәрләрнең күпчелеге һәлак булган, Сербия гаскәр башлыгы Лазарь әсирлеккә эләккән һәм үтерелгән, солтан Мурад та вафат булган (фаразлавынча Милош Обилич тарафыннан үтерелгән).

Госманлы империясе җиңгәнгә карамастан солтанның гаскәре Андрианопольга тиз генә юнәлгән, чөнки Мурад I һәлак булганнан соң, Госман империясендә чуалышлар башланырга мөмкин булган.

Косово бәрелеше серб милли үзаңында, тарихта, фольклорда зур роль уйный.

Лазарь һәм Милош Обилич православ чиркәвендә әүлия булып хөрмәт ителә.

Нәтиҗә үзгәртү

Косово бәрелешендә барлык диярлек серб аксөякләре һәлак булган, күп корбаннары сәбәпле Госманлы империясенең һөҗүменә каршылык күрсәтү өчен көчләре калмаган. Косово бәрелешеннән соң Сербия үз бәйсезлеген саклаган, ләкин тик 70 ел дәвамында.

1459 елда Госманлы империясенең гаскәре Сербияне тулысынча басып алган.

Сылтамалар үзгәртү