Калып:Баш бит/Вакыйгалар/12 май
(Калып:Башбит/Вакыйгалар/12 май битеннән юнәлтелде)
Халыкара шәфкать туташы көне, Босния һәм Герцеговинада — Серб республикасы армиясе, Татарстан Республикасында — Казан мәктәбендәге атыш корбаннары буенча матәм, Финләндиядә — Фин милли кемлеге, h.б. истәлекле һәм бәйрәм көннәре
- 1233 ― болгар-татар шагыйре Кол Гали Кыйссаи Йосыф поэмасын тәмамлый (яңа вакыт исәбе буенча).
- 1769 ― Екатерина II патшабикә Казан гимназиясендә татар телен укытуга рөхсәтен бирә.
- 1830 — Эквадор Җөмһүрияте төзелүе игълан ителә.
- 1884 — чех композиторы Бедржих Сметана (Bedřich Smetana) вафат.
- 1911 — татар театры режиссеры Ширияздан Сарымсаков туа.
- 1912 — татар рәссамы Чыңгыз Әхмәров дөньяга килә.
- 1918 — тюрколог-галим Вилһелм Радлов бакыйлыкка күчә.
- 1939 — татар әдәбияты белгече, дәреслекләр авторы, тәнкыйтьче Хатыйп Миңнегулов туа.
- 1983 — гимнастка, җәмәгать эшлеклесе Алинә Кабаева дөньяга килә.
- 1993 — Эстония Аурупа Шурасына кабул ителә.