Казан мәктәбендә атыш (2021)

175 нче гимназиядә атыш2021 елның 11 маенда Казан шәһәрендә (Татарстан, Россия) булган күпләп үтерү. Атыш нәтиҗәсендә 9 кеше үлә, 32 кеше яралана. Һөҗүм итүче кулга алынган.

Казан мәктәбендә атыш
Илназ Ринат улы Галәвиев
Сурәт
Җәза пожизненное лишение свободы[d]
Дәүләт  Россия
Урын Казанның 175 нче гимназиясе һәм Казан
Вакыт мизгеле 11 май 2021
Яраланганнар саны 23[1]
Үлүчеләр саны 9[2]
Җинаятьчеләр саны 1
Коралланыш үзкорылма мылтык[d] һәм үзе ясаган шартлаткыч[d]
Максат Казанның 175 нче гимназиясе
Җинаятьче Илназ Галәвиев[d]
Карта
 Казан мәктәбендә атыш Викиҗыентыкта

Вакыйга барышы үзгәртү

 
175 нче гимназия бинасы
 
Мәктәпкә махсус көчләр хезмәткәрләре керә

Иртәнге сәгать 10 тирәсендә Казан шәһәрендәге 175 нче мәктәптә атышу турында хәбәрләр барлыкка килә[3]. ТАСС чыганагы әйтүенчә, ату иртәнге 9:20 дә башланган, һәм иртәнге 9:25 сәгатьтә саклану төймәсеннән сигнал алынган. Ул вакытка мәктәптә 700 дән артык бала һәм якынча 70 укытучы һәм хезмәткәр булган. Мәктәптә шартлау да ишетелгән[4]. Милли Гвардия офицерлары вакыйга урынына килеп, мәктәп балаларын һәм мәктәп эшчеләрен эвакуацияли[5].

Реакция үзгәртү

Сәгать 11ләр тирәсендә мәктәпкә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килә[5] .

Сәгать 11дә Россия Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте һөҗүм итүченең кулга алынуы һәм Казанда террорга каршы операция (КТО) кертелүен хәбәр итә[6][7].

Россия Федерациясе Җинаять кодексының 105 маддәсенең 2 бүлеге нигезендә җинаять эше кузгатыла (иҗтимагый куркыныч ысул белән ике яки күбрәк кешене үтерү)[8].

12 майда үтерү корбаннары истәлегенә Татарстанда матәм көне дип игълан ителә[9] . Татарча Википедия матәм көненә кушыла, Россия һәм халыкара вики-җәмәгатьчелеккә хәбәр итә.[10][11]

Россия һәм бөтендөнья буенча күп шәхесләр, берләшмә һәм оешмалар һәлак булган, зыян күргәннәр, аларның якыннары һәм Татарстан халкы белән кайгы уртаклашуларын белдерә.[12][13]

Җинаятьтә шикләнүченең шәхесе үзгәртү

Мәктәпкә һөҗүм иткән кораллы җинаятьче (Илназ Галәвиев) кулга алына[14][15]. Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, шикләнелүче бу мәктәпне 2018 елда тәмамлаган, аннан соң ул ТИСБИ университеты көллиятендә укыган[16]. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов хокук бозучының 19 яшьтә булуын, һәм аның коралы рәсми рәвештә теркәлгәнен әйтә[17] . РФ Дәүләт Думасы депутаты Александр Хинштейн шикләнелүченең һөҗүм алдыннан 13 көн алдан, 28 апрель көнне корал сакларга рөхсәт алганын әйтә. Тоткарланганнан соң, шикләнелүчене полиция бүлегенә алып киләләр һәм ярымчишенгән хәлдә камераның рәшәткәсенә бәйлиләр — социаль челтәрләрдә бастырылган видео буенча фикер йөрткәндә, ул тынычланырга җыенмый һәм кылган гамәлләре турында бер дә үкенмәвен белдерә[18][19][20][21][22]:

Ике ай элек мин үземнең Ходай икәнемне төшендем. Ә җәй көне миндә монстр уяна башлады. Мин һичкайчан беркемне сөймәдем һәм тагын да күбрәк кешегә нәфрәтләндем. Беркем дә моны миңа әйтмәде, мин үзем аңладым.

Икенче җинаятьчене юк итү хәбәре барлыкка килә[23], ләкин Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы һөҗүм итүченең кулдашы булуны кире кага[24] .

Үлүчеләр һәм җәрәхәтләнүчеләр үзгәртү

7 укучы (8 класс укучылары), бер укытучы (инглиз теле укытучысы Эльвира Николаевна Игнатьева[25]) үлә, соңрак үлүчеләрнең саны 9 га җитә (башлангыч класслар укытучысы Венера Солтангәрәй кызы Айзатова[26] каты яралана, хастаханәдә үлә[27]). Тагын 23 кеше төрле дәрәҗәдә зыян күрә.

11 майга 3 өлкән кеше һәм 18 бала хастаханәгә салынган, шулардан 6 җәрәхәтләнүче авыр хәлдә реанимациядә ята[5][28][29].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://tass.ru/proisshestviya/11349009
  2. https://tass.ru/proisshestviya/11343113
  3. Ученик устроил стрельбу в казанской школе, Интерфакс, 11 мая 2021 10:04
  4. Очевидец сообщил о взрыве перед нападением на школу в Казани (2021-05-11). 2021-05-11 тикшерелгән.; Стрельба в казанской школе. ОНЛАЙН (2021-05-11). 2021-05-11 тикшерелгән.
  5. 5,0 5,1 5,2 При нападении на школу в Казани погибли восемь человек. Онлайн-трансляция “Ъ” (2021-05-11). 2021-05-11 тикшерелгән.
  6. Официальная информация. МВД России (2021-05-11 11:00). әлеге чыганактан 2021-05-11 архивланды. 2021-05-11 тикшерелгән.
  7. В Казани введен режим контртеррористической операции (2021-05-11 11:15). 2021-05-11 тикшерелгән.
  8. Александр Бастрыкин поручил передать в центральный аппарат уголовное дело о нападении на школу в Казани, в результате которого погибли люди. Следственный комитет Российской Федерации (2021-05-11 12:06). 2021-05-11 тикшерелгән. ()
  9. В Татарстане 12 мая объявлен днем траура — Реальное время (11:51, 11.05.2021). әлеге чыганактан 2021-05-11 архивланды. 2021-05-11 тикшерелгән.
  10. Telegram платформасында Викимедиа хәрәкәтенең инглиз телле чатында хәбәр
  11. Telegram платформасында Россия викимедиачыларының Викимедиа РУ оешмасының рус телле каналында хәбәр
  12. Беларусь татарлары балалары һәлак булган гаиләләрнең авыр югалту хәсрәтен уртаклаша. Татар-информ.tatar (2021-05-12 13:41). 2021-05-12 тикшерелгән.
  13. Фәрһад Фаткуллин: Мәктәптәге фаҗига турында 13 телле википедиядә мәкалә бар. Татар-информ.tatar (2021-05-12 16:01). 2021-05-12 тикшерелгән.
  14. В МВД подтвердили задержание одного из напавших на школу в Казани (2021-05-11 11:17). 2021-05-11 тикшерелгән.
  15. В МВД подтвердили задержание террориста, напавшего на гимназию в Казани (11.05.2021 11:33). 2021-05-11 тикшерелгән.
  16. Что известно о казанском стрелке — «Коммерсантъ» от 11.05.2021, 12:46
  17. Глава Татарстана рассказал, что известно о нападавшем на школу Казани (2021-05-11 11:24). 2021-05-11 тикшерелгән.
  18. https://ria.ru/20210511/ubiystvo-1731791471.html
  19. https://www.bbc.com/russian/news-57068258
  20. https://www.reuters.com/world/europe/nine-killed-school-shooting-russia-four-hospital-ria-2021-05-11/
  21. https://www.kommersant.ru/amp/4803171
  22. https://www.rbc.ru/society/11/05/2021/609a54249a794720634de06a
  23. Второго участника нападения на школу в Казани ликвидировали (2021-05-11 11:11). 2021-05-11 тикшерелгән.
  24. МВД: пособников у напавших на школу в Казани не было — Газета.ру, 11.05.2021 11:52; E1
  25. Эльвира Николаевна Игнатьева(үле сылтама)
  26. Айзатова Венера Султангареевна, archived from the original on 2021-05-12, retrieved 2021-05-12 
  27. Казанцы прощаются с учительницей Венерой Айзатовой — ее застрелили в коридоре гимназии №175(рус.)
  28. Шесть детей, пострадавших при стрельбе в школе в Казани, находятся в реанимации (2021-05-11 11:45). 2021-05-11 тикшерелгән.
  29. Шесть раненых при стрельбе в школе в Казани детей находятся в крайне тяжелом состоянии (2021-05-11 12:13). 2021-05-11 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү