Казанның 175 нче гимназиясе
Казанның 175 нче гимназиясе, тулы исеме Казан шәһәре Совет районының «175 нче Гимназия» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе (рус. Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №175» Советского района г. Казани) ― Казанның Совет районында урнашкан гомуми белем бирү уку йорты, уку-укыту комплексы. 2021 елның 11 маенда булган атыш вакытында мәктәп бинасында 9 кеше үлгән.
Казанның 175 нче гимназиясе | |
![]() | |
Эшләү еллары | |
---|---|
Директоры: |
Вәлиева Әминә Сәлимгәрәевна |
Төре: |
гимназия |
Адресы: |
|
Телефон: |
+7(843)-276-87-80 |
Эл. почтасы: |
sch175kaz@mail.ru |
Сайт: | |
Телләр: |
Тарих
үзгәртү2006 елда Казанның Совет районы Азино микрорайонында нигезләнгән. Уку йорты бинасы 726 укучы сыешлы итеп проектланган булган. Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең «Муниципаль белем бирү оешмаларын Казан шәһәренең конкрет территорияләренә беркетү турында» карары (№ 434, 25.02.2021) буенча, мәктәпкә Хәйдәр Бегичев, Җәүдәт Фәйзи, Качаклар, Дуслык (урам һәм тыкрык), Туганлык, Ковыльная, Җиңү проспекты, Академик Глушко, Мамадыш тракты урамнарында урнашкан йортларда яшәүче укучылар кабул ителә[1]. 2021 елның 11 маена гимназиядә 1049 укучы укыган, аларны 57 укытучы укыткан.
2010―2011 уку елыннан татар мәктәбе буларак эшли башлаган[2].
Җиһазланыш
үзгәртү- Укыту кабинетлары һәм лабораторияләр ― 46
- 2 спорт залы
- Медицина кабинеты
- Ашханә
- Уку залы булган китапханә
- 2 компьютер кабинеты
- Мобиль кмпьютер классы
- Лекцияләр залы
Комплекска керә
үзгәртү- 30нчы балалар музыка мәктәбенең филиалы
- «Пестрая компания» вокал—хореография үзәге
- «Азино» балалар иҗаты үзәге
- Хоккей, футбол, каратэ буенча спорт секцияләре
- «Очарование» хореография түгәрәге
- «Әллүки-бәллүки» татар фольклор түгәрәге
Казанышлары
үзгәртү- 2009-2010 уку елы ― Казан шәһәркүләм «Иң яхшы мәктәп яны территориясе» бәйгесе ― II урын.
- 2009-2010 уку елы ― Казан шәһәркүләм «Иң яхшы мәктәп ашханәсе» бәйгесе ― III урын.
- 2010-2011 уку елы ― РФ субъектлары арасында уздырылган «РФ гражданнарын хәрби хезмәткә әзерләү» бәйгесе –― II урын[3].
- 2010 ел ― Гаязова Энҗе Фәргат кызы ― Казан шәһәркүләм «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2010» бәйгесе ― җиңүче.
2021 елгы фаҗига
үзгәртү- Төп мәкалә: Казан мәктәбендә атыш (2021)
2021 елның 11 маенда мәктәпнең элекке укучысы (мәктәпне 4 ел элек тәмамлаган[4]) Илназ Галәвиев утлы корал (дробовик) белән мәктәп эченә үтеп кереп, атыш оештыра, 9 кешене һәлак итә: 7 укучы, 2 өлкән кеше (берсе ― 26 яшьлек инглиз теле укытучысы Эльвира Николевна Игнатьева[5][6]). Башлангыч класслар укытучысы Венера Солтангәрәй кызы Айзатова[7] каты яралана, хастаханәдә үлә[8]. Тагын 23 кеше төрле дәрәҗәдә зыян күрә.
Гимназиянең керү юлын саклау коралсыз вахтерга тапшырылган булган. Мәктәптә саклану кнопкасы, ерактан торып класс-кабинетларга хәбәр тапшыру системасы эшләгән[9].
Сылтамалар
үзгәртү- «Татарстан Республикасында электрон мәгариф» порталында 175 нче гимназия сәхифәсе 2021 елның 12 май көнендә архивланган.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Приложение № 1 к постановлению Исполнительного комитета г. Казани (PDF), archived from the original (PDF) on 2021-05-12, retrieved 2021-05-12
- ↑ Экскурсия в музей истории образования Советского района
- ↑ 175 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе. Районда милли мәгариф үсеше
- ↑ Источник: устроивший стрельбу в школе Казани окончил учебное заведение четыре года назад. tass.ru(рус.)
- ↑ Эльвира Николаевна Игнатьева(үле сылтама)
- ↑ В Татарстане простились с учительницей, спасшей школьников при стрельбе. РИА Новости, 12.05.2021(рус.)
- ↑ Айзатова Венера Султангареевна, archived from the original on 2021-05-12, retrieved 2021-05-12
- ↑ Казанцы прощаются с учительницей Венерой Айзатовой — ее застрелили в коридоре гимназии №175(рус.)
- ↑ «В целом вся система сработала»: власти Татарстана рассказали, как была защищена гимназия №175(рус.)