Әлинә Кабаева

(Алинә Кабаева битеннән юнәлтелде)

Әлинә Марат кызы Кабаева (tat. lat. Älinä Marat qızı Qabayeva(үле сылтама), русча Али́на Мара́товна Каба́ева) (1983, 12 май, Ташкәнт)— татар нәфис һимнасткасы, Россиянең танылган спортчысы, Россиянең Атказанган спорт остасы, Россиянең җәмәгать эшлеклесе, Олимпия уеннары-2004 җиңүчесе, күп тапкырлы Дөнья, Европа, Россия ярышларының җиңүчесе.

Әлинә Кабаева
Туган телдә исем Әлинә Марат кызы Кабаева
Туган 12 май 1983(1983-05-12) (40 яшь)
Ташкәнт, Үзбәк ССР
Милләт татар- рус
Ватандашлыгы Россия
Әлма-матер Российский государственный университет туризма и сервиса[d] һәм П. Ф. Лесгафт исемендәге Милли дәүләт физик тәрбия, спорт һәм сәламәтлек университеты[d]
Һөнәре спортчы (нәфис һимнастка)
Сәяси фирка Бердәм Русия
Өйдәш Владимир Путин[1][2][3]
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре Олимпия уеннары-2004 җиңүчесе, күп тапкырлы Дөнья, Европа, Россия ярышы җиңүчесе
Гыйльми дәрәҗә: педагогия фәннәре нәмзәте[d] (2018)
Сайт http://kabaeva-alina.ru/

 Әлинә Кабаева Викиҗыентыкта

"Бердәм Россия" фиркасенең Югары Шурасының әгъзасы (2001-2005), Россиянең Җәмәгать Пулаты әгъзасы (2005-2007), 2007 елдан Дәүләт Думасы депутаты.

Әлинә Кабаева "Ватан алдында тәкъдир ителерлек хезмәт өчен" ордены (4-нче дәрәҗә) һәм Дуслык ордены белән бүләкләнгән.

Төп казанышлар

  • Олимпия уеннары-2004 җиңүчесе
  • Олимпия уеннары-2000 бронза медале иясе
  • Дөньяның ике тапкыр абсолют җиңүчесе (1999, 2003)
  • Европаның биш тапкыр абсолют җиңүчесе (1998—2000, 2002, 2004)
  • Россиянең алты тапкыр абсолют җиңүчесе (1999—2001, 2004, 2006—2007

Тәрҗемәи хәл

Әлина Кабаева Үзбәк ССР Ташкәнт шәһәрендә 1983 елда туган. Аның әтисе – Марат Вазыйх улы Кабаев – татар милләтеннән, профессиональ футболчы булып уйнаган, Казакъстан чемпионы (1993), хәзер Ташкәнттә тренер булып эшли. Әнисе – Любовь Михаил кызы, рус милләтеннән, элек Үзбәкстан баскетбол җыелма такымында уйнаган, хәзер Мәскәүдә яши.

Әлинә 3,5 яшьтән нәфис һимнастика белән шөгыльләнә башлый. 12 яшьтә Әлинә әнисе белән Мәскәүгә күчә һәм Ирина Винер тренерлыгында шөгыльләнә башлый.

1995 елдан Әлинә Мәскәү шәһәрендә Ирина Винерда һимнастикага өйрәнә.

Әлинә Россия җыелма такымы өчен 1996 елдан чыгыш ясый.

Җәмәгать һәм хәйрия эшчәнлеге

Әлинә Татарстан Җөмһүрияте Түбән Кама шәһәреннән 2007 елда Дәүләт Думасына сайлана. Шул вакыттан Әлинә Түбән Кама шәһәрендә Балалар нәфис һимнастика фестивален оештыра. Шушы фестивальгә бөтен Россиядән яшь һимнасткалары бәйгегә килә, иң яхшылары Мәскәү финал фестивалендә катнаша.

Әлинә элек ТВда ике тапшыру алып барган.

Әлинәгә Мурат Насыров һәм «Игра слов» төркеме "Әлинә" җырларын багышлаган.

Шәхси тормыш

 
В. Путин һәм Әлинә Кабаева

Тикшерелмәгән чыганак буенча Әлинә Кабаева һәм Россия президенты Владимир Путин рәсмисез гаилә мөнәсәбәтләрендә торалар, аларның уртак малае һәм кызы бар [4].

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар