Казандагы массакүләм мәгълүмат чаралары

Казанда массакүләм мәгълүмат чаралары газеталар, журналлар, радиостанцияләр, телеканаллар һәм интернет-басмалар белән тәкъдим ителә.

Массакүләм мәгълүмат чаралары

үзгәртү

Радиотапшырулар

үзгәртү

1941 елда Казанда куәтле (150 кВт) РВ-84 радиотапшыру станциясе барлыкка килә, бу исә 1941 елның сентябреннән республиканың бөтен территориясенә һәм күрше өлкәләргә тәүлек буе радиотапшыруны башларга мөмкинлек бирә. Станция билгеле график буенча озын һәм урта дулкыннарда Киров һәм Ульяновск шәһәрләре тапшыруларын, газеталар өчен ТАСС хәбәрләрен, һава хәрәкәтен радионавигацияләү өчен «Чайка» программасын трансляцияли. Озын, урта һәм кыска дулкыннарның диапазоннарында бары тик начар сыйфатлы ерак радиостанцияләрне кабул итүе мөмкин була. Урта дулкынлы 1521 кГц ешлыгындагы «Маяк» радиостанциясе, «Татарстан радиосы»ның тапшыруларын керткән, 252 кГц озын дулкыннар ешлыгындагы ««Радио России» радиостанциясе һәм УКВ 68.48 ешлыгындагы Радио Россия—Татарстан радиостанциясе тапшырулары туктатылган. Хәзерге вакытта 1 УКВ һәм 32 FM-радиостанция исәпләнә:

  • 73,97 УКВ — Курай радиосы
  • 88,3 FM — Серебряный дождь
  • 88,9 FM — Дорожное радио
  • 89,3 FM — Детское радио
  • 89,7 FM — Такси FM
  • 90,2 FM — Радио Дача
  • 90,7 FM — Русское Радио
  • 91,1 FM — Юмор FM
  • 91,5 FM — Болгар радиосы
  • 91,9 FM — Studio 21
  • 92,3 FM — Радио ENERGY
  • 93,1 FM — Тәртип FM
  • 93,5 FM — Business FM
  • 93,9 FM — Радио Маяк
  • 94,3 FM — Вести FM
  • 95,5 FM — Радио Вера
  • 96.8 FM — Наше радио
  • 98,0 FM — Радио Комсомольская правда
  • 98,6 FM — Китап Радиосы
  • 99,2 FM — Радио России / ГТРК Татарстан
  • 100,5 FM — Татар Радиосы
  • 100,9 FM — Радио МИР
  • 101,3 FM — Новое радио
  • 101,9 FM — Радио Рекорд
  • 102,4 FM — Ретро FM
  • 102,8 FM — БИМ-радио
  • 103,3 FM — Авторадио
  • 104,0 FM — Радио Шансон
  • 104,7 FM — DFM
  • 105,3 FM — Relax FM
  • 105,8 FM — Эхо Москвы
  • 106,3 FM — Милицейская волна
  • 106,8 FM — Европа Плюс
  • 107,3 FM — Радио Миллениум
  • 107,8 FM — Love Radio

Телевидение

үзгәртү
 
Казан телевышкасы бәйрәм яктылыгында

Өч компонентлы төс ягыннан күрү теориясе нигезендә заманча системалар үрнәгенә әверелгән, Нипков дискы булган дөньядагы беренче төсле телевидение системасы 1900 елның 5 гыйнварында Казан университеты лаборанты А. А. Полумордвинов тарафыннан тәкъдим ителә. Шул ук айда Петербургтагы Беренче электротехник съездда уйланма югары бәя ала. Әмма системаны җыеп булмый, һәм 1925 елда системага патент инглиз уйлап табучысы Д. Байрдка сатыла[1].

Казанда традицион телевизион эра башлануы 1955 ел, «Радиоприбор» заводының контроль-сынау телевизион җайланмасын булдыру белән бәйле. Һәркем өчен мөмкин булган телетапшырулар 1959 елның 12 октябрендә башлана, Горький шоссесында 180 м биеклектәге телебашня файдалануга тапшырыла[2]. 2007 елның 18 июлендә Казанда цифрлы эфир тапшырулары башлана. Шулай ук шәһәрдә Троицк урманы урамында урнашкан икенче биек ретранслятор каланча бар. Хәзерге вакытта Казан телеэфирында (шул исәптән цифрлы телеэфирда) 18 канал бар. Каналлар исемлеге[3]:

Кабельле телевидение хезмәтләре ТВТ, Казгорсеть, Дом.ru һәм Телесет компанияләре тарафыннан күрсәтелә. «Телесет», «Таттелеком», «Эр-Телеком» абонентларына шулай ук IP-TV ачык[4][5]

Вакытлы басмалар

үзгәртү

Беренче шәһәр газетасы — «Казанские известия» -— 1811 елның 19 апрелендә дөнья күрә. Басма рус провинциаль газеталарының берсе була. Башта шәхси инициатива белән чыгарылган «Казанские известия» газетасы, 19 нчы номердан башлап, университет контроленә күчә. Басманың 10 ел эшләү дәверендә барлыгы 818 номер чыгарыла[6][7]. 1821 елда газетаны атналык «Прибавления» кушымтасына ия булган «Казанский вестник» журналы алыштыра. 1832 елда журнал ике өлешкә бүленә: «Башлангыч күрсәтмәләр» һәм «Иншалар һәм тәрҗемәләр», ә 1833 елда «Прибавления» дә чыгудан туктый, 1838 елдан «Казанские губернские ведомости» аларның варисы була[8]. «Губернские Ведомости» шулай ук атнага бер тапкыр, ә 1884 елдан — өч тапкыр чыгарыла[9].

Даими рәвештә татар телендәге матбугат чыгарылышын оештырырга омтылуга карамастан, XIX гасыр дәвамында бу тырышлыклар уңышсыз була. «Казан мөхбире» газетасы татар телендә беренче Казан газетасы була. Бу либераль газета 1905 елның 29 октябрендә чыга башлый. Аның рәсми нәширы, «Мөселман иттифагы» татар буржуазиясе партиясенә нигез салучыларның берсе, адвокат Сәетгәрәй Алкин була. Берничә айдан соң Казанның икенче газетасы — «Йолдыз» чыга башлый, ә 1906 елның 1 февралендә өченче газета — «Азат» — татар мәдәниятенең күренекле эшлеклеләре Галиәсгар Камал һәм Гафур Коләхмәтов хезмәттәшлек иткән газета чыга башлый.

Заманча халәте

үзгәртү

Хәзерге вакытта Казанда 194 газета[10] һәм 49 журнал [11] рус һәм татар телләрендә бастырыла. Шәһәрнең иң популяр газетасы булып «Вечерняя Казань» тора (дүрт тапкыр РФнең иң тиражлы төбәк басмасы дип танылган)[12]. 2009 ел нәтиҗәләре буенча «Татарстан яшьләре» газетасы Россиянең яшьләр басмалары арасында иң тиражлысы дип табыла[13].

Элемтә

үзгәртү

Телефон элемтәсе

үзгәртү
 
КДТС таксофон жетоны (карточкага күчкәнче)

Казан шәһәр телефон челтәренең рәсми ачылышы 1888 елның 27 (15) ноябрендә була. 1908 елда Казан телефон челтәренең сыйдырышлыгы 1000 абоненттан артып киткән. 1942 елда шәһәрдә беренче автоматик телефон станциясе эшли башлый. 2005 елда Казан автоматик телефон станцияләрен цифрлаштыру тулысынча төгәлләнә. 2009 елда Казанда телефон челтәренең гомуми сыйдырышлыгы 456 мең номер тәшкил иткән[14]. Шәһәрдә 6 мобиль оператор эшли:

  • Билайн ( «Вымпел-Коммуникации» ААҖнең Казан филиалы[15]) — GSM, UMTS
  • МегаФон («Мегафон» ААҖнең Идел филиалы[16]) — GSM, UMTS
  • МТС («Мобильные ТелеСистемы» ААҖнең Татарстан Республикасындагы филиалы[17]) — GSM, UMTS
  • Летай «СМАРТС» ААҖ Татарстан Республикасында[18]) — GSM

МетроТел операторы (CDMA стандарты) 2010 елның 1 августында үз эшен туктата[19] .

Интернет

үзгәртү

2009 елда интернеттан файдаланучылар саны буенча — 428 мең кеше — Казан Россиядә 4 нче урында торган[20]. Скартел компаниясе тарафыннан Россиядә беренче LTE челтәре эшли башлый[21].

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Личность, свобода и развитие телевидения, archived from the original on 2012-10-21, retrieved 2021-01-22 
  2. Телевидение вчера, сегодня, завтра, archived from the original on 2010-03-06, retrieved 2021-01-22 
  3. Victor City Радио и телевидение
  4. IP-TV в тестовой эксплуатации, archived from the original on 2010-03-06, retrieved 2021-01-22 
  5. IPTV. әлеге чыганактан 2010-11-25 архивланды. 2010-12-31 тикшерелгән.
  6. КАЗАНЬ — РОДИНА НЕСТОЛИЧНОЙ РОССИЙСКОЙ ПЕЧАТИ, archived from the original on 2013-10-18, retrieved 2021-01-22 
  7. Казанские Известия // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  8. Казанский Вестник // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  9. Казанские Губернские Ведомости // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  10. Газеты 2010 елның 1 февраль көнендә архивланган.
  11. Журналы 2009 елның 22 июнь көнендә архивланган.
  12. Вечерняя Казань/О газете 2010 елның 3 апрель көнендә архивланган.
  13. 9-я ежегодная премия в области издательского бизнеса «Тираж — рекорд года» 2012 елның 20 февраль көнендә архивланган.
  14. Мининформсвязи РТ подвело итоги работы отрасли в первом полугодии 2009 года(үле сылтама)
  15. Устав ОАО «Вымпел-Коммуникации», п. 5.3
  16. Устав ОАО «Мегафон», п. 3.13
  17. Устав ОАО «Мобильные ТелеСистемы», п. 5.2
  18. Официальный сайт СМАРТС. әлеге чыганактан 2011-02-07 архивланды. 2010-12-31 тикшерелгән.
  19. Нестандартный телефон придется выбросить(үле сылтама)
  20. Казань — 4-я в России по количеству пользователей Интернета! {{{2}}}.
  21. Самый быстрый мобильный Интернет в мире запущен в Казани