Ирек Сабиров

татар шагыйре, публицист, инженер, муниципаль җитәкче

Ирек Сабиров, Ирек Нәгыйм улы Сабиров (1950 елның 14 апреле, СССР, РСФСР, ТАССР, Дөбъяз районы, Мәмдәл — 2020 елның 20 октябре, РФ, Чиләбе өлкәсе, Яманъелга) — татар шагыйре, публицист, инженер, муниципаль җитәкче, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2002), Россия Федерациясе Язучылар берлеге әгъзасы (2003), Россия Федерациясе Журналистлар берлеге әгъзасы (2004), Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре (2008), Чиләбе өлкәсе Яманъелга муниципаль районының Шәрәфле гражданы (2010), Яманъелга районы «Элегия» әдәби берләшмәсе җитәкчесе (2000 елдан), Акмулла исемендәге Чиләбе өлкә әдәби берләшмәсе киңәшчесе (1996 елдан), Чиләбе өлкәсе татар конгрессы рәисе урынбасары (2004 елдан), Чиләбе өлкәсе губернаторы каршындагы Дәүләтнең милли сәясәтен гамәлгә ашыру комиссиясе әгзасы (2016 елдан).

Ирек Сабиров

Тугач бирелгән исеме: Ирек Нәгыйм улы Сабиров
Туу датасы: 14 апрель 1950(1950-04-14)
Туу урыны: СССР, РСФСР, ТАССР, Дөбъяз районы, Мәмдәл
Үлем датасы: 20 октябрь 2020(2020-10-20) (70 яшь)
Үлем урыны: РФ, Чиләбе өлкәсе, Яманъелга
Милләт: татар
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: журналист, шагыйрь
Иҗат итү еллары: 1973-2020
Юнәлеш: поэзия, проза
Иҗат итү теле: татар, рус
Дебют: «Алёша» (1973, Яманъелга)
Бүләкләр: Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены медале - 2005
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2008)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

И. Сабиров 1950 елның 14 апрелендә Татарстан АССР Дөбъяз (1963 елдан Яшел Үзән, 1965 елдан Биектау)[1] районының Мәмдәл авылында җиде балалы укытучылар гаиләсендә алтынчы бала булып туган. Ямьле табигать, бай китапханә, рәсем ясау, язу-сызу, музыка коралларында уйнау белән шөгыльләнүче апа-абыйлары – аның холкын формалаштыруга йогынты ясаган: кече яшьтән ул шигырь язып, рәсемнәр ясап карый башлаган. Тукай, Такташ, Җәлил биографияләрен укып, аларның язмышын, фикер йөртү рәвешен өйрәнгән. Мәмдәл урта мәктәбен алтын медаль белән тәмамлап, Казан химия-технология институтына (2010 елдан Казан илкүләм тикшеренү технология университеты) керә һәм беренче шигырьләрен әлеге вузның күптиражлы «Кировец» газетында бастыра башлый. 1973 елда, дипломлы белгеч булып, юллама буенча Чиләбе өлкәсенең Яманъелга каласында «Сигнал» заводында эшли, мастерлыктан алып баш инженер (1990) дәрәҗәсенә җитә, шул ук вакытта шигырьләр һәм мәкаләләр язуын дәвам итә. Туган теле белән беррәттән рус телендә дә язып карый, тәҗрибәле рус шагыйрьләре тарафыннан хуплау алгач, алары да матбугатта чыга башлый.

Хезмәт юлы үзгәртү

1988 елда Чиләбе өлкә татар-башкорт мәдәният үзәген (бүген «Татар һәм башкорт мәдәни үзәге») оештыруда катнаша. 1989 елда үзенең Яманъелга шәһәрендә татар милли-мәдәни үзәге оештырып, аны ун ел җитәкли, һәм бүгенге көндә дә үзен аның җаваплы кураторы дип саный. 1990 елда Рөстәм Вәлиев, Салисә Гәрәева, Шиһаб Айбулатовлар белән бергә татар телендә «Дуслык», башкорт телендә «Туган як» газеталарын чыгара башлауны оештыра. 19961997 елларда бу газеталарның баш редакторы вазыйфасын үти.   

1998 елда Яманъелга шәһәре администрациясенә эшкә чакырыла һәм 1999 елда шәһәр башлыгының социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары итеп билгеләнә. 2002 елдан 2017 елгачаЯманъелга муниципаль районы башлыгының икътисад, сәнәгать сәясәте, сәүдә һәм инвестиция мәсьәләләре буенча урынбасары. 20032004 елларда РАНХиГСның Чиләбе филиалында «дәүләт һәм муниципаль идарә» программасы буенча профессиональ белем ала. 20172018 елларда Ирек Сабиров — Зауральский(рус.) шәһәр җирлегенең (штб) башлыгы.

Иҗаты үзгәртү

Чиләбе өлкәсендә яшәү чорының беренче әсәре – «Алёша» хикәясе – 1973 елда «Новая жизнь» Яманъелга шәһәре газетасында дөнья күрә. Шуннан соң Ирек Сабировның шигырьләре Чиләбе өлкәсе, Татарстан һәм Башкортстан газета-журналларында чыгып тора. Публицистик материаллар да яза. Татар һәм башкорт шагыйрьләрен (Б. Рәфыйков, Х. Мөдәррисова, С. Гәрәева, З. Салихова, Р. Шәгалиев) русчага тәрҗемә итә. 

1997 елдан башлап татар һәм рус телләрендә 12 шигырь һәм проза җыетыклары чыгара, байтак кына күмәк җыентыкларда катнаша, 2015 елда меңнән артык шәхес искә алынган «Мои земляки в моей судьбе» дигән истәлекләр китабын чыгара.

Ирек Сабиров мәгариф оешмаларында, китапханәләрдә, мәдәният йортларында әдәбият-шигърият сөючеләр, китап укучылар белән (Яманъелга, Уел, Эткүл, Коншак, Нәзепетровск районнары, Троицк, Магнитогорск, Чиләбе, Югары Өфәле, Златоуст һ. б.) даими һәм регуляр очрашып тора, үзенең иҗаты белән таныштыра, татар шигърияте темаларына лекцияләр белән чыгыш ясый. Акмулла исемендәге әдәби берләшмә әгъзаларының иҗатын анализлый, рецензияләр һәм чыгарган китапларына кереш сүзләр яза, китап укучыларны җәлеп итү чараларын күреп тора.

Әсәрләре «Казан утлары», «Идел», «Агыйдел», «Сөембикә», «Южный Урал» журналларында, «Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга», «Сабантуй», «Кызыл таң», «Новая жизнь», «Яңарыш», «Урал», «Дуслык», «Туган як», «Татар иле», «Йәшлек» һ. б. газеталарда басылып чыкты. Чиләбе өлкәсенең татар, рус һәм башкорт әдәбиятларының җыентыкларына һәм басмаларына рецензияләр һәм кереш мәкаләләр яза.

2020 елның 20 октябрендә вафат[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Хәтер үзгәртү

  • 2021 ― Яманъелга шәһәре китапханәсенә Ирек Сабиров исеме бирелгән.
  • Ирек Сабиров исемендәге Яманъелга шәһәре китапханәсе диварында истәлек тактасы ачылган[3].

Библиография үзгәртү

  • Люблю и верю. Стихи. – Челябинск: Газета, 1997.-80с. – 500.
  • Яшим!.. Стихи. – Челябинск: Принт-Сервис, 1998. – 88с. – 500. (на тат.яз.).
  • Сезон клубники и зарниц. Стихи. – Челябинск: Околица, 1998. 120с. – 1000.
  • Аваз. Рассказы и стихи. – Челябинск: ЕГТ, 1999. – 64с. – 500. (на тат.яз.).
  • Апрель. Избранное. – Еманжелинск: Дом печати, 2002. – 204с. – 1000.
  • Тормыш яме. Стихи. – Еманжелинск: Дом печати, 2004. – 500.(на тат.яз.).
  • Манзара. Стихи. – Казань: Татарское книжное издательство, 2004. – 112с. – 1000.(на тат.яз.).
  • Предчувствую весну. Стихи и проза. – Еманжелинск: Дом печати, 2008. – 232с. – 1000.
  • Да, люблю я! Стихи. – Еманжелинск: ОАО «Еманжелинская городская типография», 2010. – 112с. – 1000.
  • Ләззәт  ташкыны. Стихи. – Казан: Татарское книжное издательство, 2011. – 200с. – 1000. (на тат.яз.)
  • Жизнь по-юному любя. Стихи. – Челябинск: Издательство “Взгляд”, 2012. – 144с. – 1000.
  • Мои земляки в моей судьбе. Книга о людях. – Челябинск: Издательство “Взгляд”, 2015. – 535с. – 1000.

Җыентыкларда катнашу үзгәртү

  • От Урала до Невы. Сборник. – Челябинск: Книга, 2001. – 512с. – 500.
  • Чиләбе чишмәләре. Сборник произведений литобъединения им. Акмуллы. – Челябинск: ЗАО Челябинская межрайонная типография, 2002.- 96с. – 1000. (на тат., башк. и русск. яз.)
  • Знакомство. Сборник поэзии и прозы южноуральских литераторов. – Челябинск: ГОЦНТ, 2002. – 240с. – 1000.
  • Сөенче. Стихи тат.и башк.поэтов. – Челябинск: Полиграф-Мастер, 2003. – 96с. – 500. (на тат., башк. и русск.яз.)
  • Область вдохновения. Юбилейное издание в 2х томах. – Че-лябинск: Южно-Уральское книжное издательство, 2003. – 448с+320с. – 1000.
  • Души частица. Сборник стихотворений еманжелинских поэтов. – Еманжелинск: ОГУП Еманжелинская городская типография, 2006. – 196с. -  1000.
  • Чиләбе моңнары. Шигырьләр, язмалар. – Казань: Татарское книжное издательство, 2007. – 143с. – 2000. (на тат., башк. и русск. яз.)
  • Мой город – моя судьба. Поэтический фотоальбом. – Челябинск: Взгляд, 2011. – 208с.: ил. – 1000.
  • По совместительству – поэт. Поэтический сборник. – Челябинск: Издательский дом «Губерния», 2011. – 300.
  • Дуслык тирмәсендә. Шигырьләр, хикәяләр, парчалар. – Казань: Татарское книжное издательство, 2012. – 143с. – 1100. (на тат., башк. и русск. яз.)
  • Биектау шагыйрьләре. Высокогорские поэты. Шигырьләр. Стихи. – Казань: Издательство «Илһам», 2018. – 128с. – 500. (на тат. и русск. яз.)
  • Новое слово. Литературно-художественный альманах. – Москва: Литературная мастерская «Новое слово», 2019. – 156с. – 500.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият  үзгәртү

  • М. Гарайшина. «Зыялылар – рухыбыз көзгесе». – Кызыл таң, 1996, 19 декабря.
  • М. Гайнуллин. «Старость наступает, когда любовь кончается»:Юбилей поэта. – Южноуральская панорама, 2000, 8 июня.
  • Ч. Ахтямова. «Без Иреккә бардык». – «Мәдәни җомга», 2005,13 мая.
  • Ф. Ахметзянова. «Мин дә сибелгән татарның бер газиз баласы ла...». – Ватаным Татарстан, 2005, 6 мая.
  • Современный литературно-биобиблиографический справочник. – Челябинск: Издательский дом «Светунец», 2005. – 320с. – 500.
  • Лучшие люди России. Энциклопедия: в 2 ч. – Москва: Издательство СПЕЦ-АДРЕС, 2006. – 592с.:ил. – 101 420.
  • Әдипләребез/Наши писатели. Биобиблиографический справочник в 2х томах. – Казань: Татарское книжное издательство, 2009. – 752с.+756с. – 3000.
  • Татарская энциклопедия: в 6 т. – Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2010. – том 5: Р – С – Т. – 736с.,илл., карты. – 5000.
  • Энциклопедический словарь биографий современников «Вся Россия – XXI век». Челябинская область. Книга 3. – Челябинск: Редакционно-издательский центр Урала, 2011. – 352с.:ил. – 2000.
  • Гордость Южного Урала. Почетные граждане Челябинской области. Энциклопедия. – Челябинск: ЧПО «Книга», 2019. – 590с.:ил. – 3000.

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү