Илсөя Төхфәтуллина
Илсөя Төхвәтуллина, Илсөя Җиһангир кызы Төхвәтуллина (1967 елның 10 сентябре, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, ТАССР, Апас районы, Дәвеш) — драма актрисасы, Камал театры артисты (1988 елдан). Татарстанның халык артисты (2016).
Илсөя Төхвәтуллина | |
Туганда бирелгән исеме: |
Илсөя Җиһангир кызы Төхвәтуллина |
---|---|
Туу датасы: |
10 сентябрь 1967 (57 яшь) |
Туу җире: |
СССР, РСФСР, ТАССР, Апас районы, Дәвеш |
Һөнәре: |
драма актрисасы |
Гражданлыгы: |
Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе→ |
Активлык еллары: |
1988 — х. в. |
Бүләк һәм премияләр: | |
Яшәгән урын |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1967 елның 10 сентябрендә Татарстан АССР Апас районы Дәвеш авылында дүрт балалы музыкаль гаиләдә төпчек бала булып туган. Әтисе Җиһангир (1972 елда вафат) — инженер-механик, оста гармунчы, әнисе Зәйнәп (2010 елда вафат) — авыл шурасы рәисе, соңрак шифаханә җитәкчесе, өздереп җырлаучы. Өлкән абыйсы Илгизәр, инженер; кече абыйсы Илнур, төзелештә электр механигы, апасы Буа үзәк китапханәсе җитәкчесе. Авылга концерт белән килгән Флёра Сөләйманова аны тыңлап карагач: «Матурым, син, һичшиксез, җырларга тиеш», – дип әйткән[2]. Мәктәптә 8 классны тәмамлагач, Буа медицина укуханәсенә укырга керә. Ләкин шәфкать туташы һөнәренә күңеле ятмыйча, кире кайта. Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр укуханәсен (профеcсор В. Смирнов курсы, татар студиясе) тәмамлаган (1988). Театр укуханәсен бетереп кайткач та, талантлы кызны Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына эшкә алалар. Театрда башкарган беренче роле — Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» спектаклендә Мәйсәрә роле була (режиссер Марсель Сәлимҗанов). Моңлы тавышы, чибәрлеге, сәхнәдә үзен матур, килешле тотышы белән тамашачыны әсир итә.
Репертуар
үзгәртү- «Галиябану» Мирхәйдәр Фәйзи — Галиябану
- «Хуҗа Насретдин» Нәкый Исәнбәт — Зөбәрҗәт
- «Эзләдем, бәгърем, сине» Туфан Миңнуллин — Нурсия
- «Кичер мине, әнкәй!» Рабит Батулла — Дилфүзә
- «Талак, талак!..» Хәй Вахит — Гөләндәм
- «Килә ява, килә ява...» Зөлфәт Хәким — Зәйнәп
- «Су төбендә сөйгәнем» Зөлфәт Хәким — Су анасы
- «Саташкан сандугач» Ркаил Зәйдулла — Миләүшә
- «Казан егетләре» Мансур Гыйләҗев — Фәүзия
- «Һинд кызы» Гафур Каюмов — Зәйтүнә
- «Җәһәннәм биюе» К. Хоинский — Мөдир
- «Ричард III» Уильям Шекспир — кыйралбикә Маргарита
- «Мещаннар» Максим Горький — Татьяна
- «Арбалы хатыннар» Зәки Зәйнуллин — Миңҗамал
- «Әтәч менгән читәнгә» Аяз Гыйләҗев — Гөлбикә
- «Гөргөри кияүләре» Туфан Миңнуллин — Уринә һ. б.
Фильмография
үзгәртү- 2004 — «Зөләйха» (Ramai Studio, режиссер Рамил Төхфәтуллин, Гаяз Исхакый әсәре буенча) — Зөләйха [3]
Гаилә хәле
үзгәртүИре — актер Рамил Төхвәтуллин (1966), ТР халык артисты (2003). Балалары: кызлары Индира, юрист; Диләрә, җырчы (лирик колоратур сопрано), «Татар моңы» конкурсының «Академик вокал» номинациясе җиңүчесе (2022), Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган (Клара Хәйретдинова классы), җырчы карьерасын 2022 елда Италиядә башлый. [4]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ https://juteli.info/kazan
- ↑ Миләүшә Мәхмүтова. Мәйсәрә, Галиябану, Зөләйха...Ул — Илсөя! 2019 елның 12 апрель көнендә архивланган. «Сәхнә», 09.01.2018
- ↑ Алсу Сәлах. Ыгы-зыгы куптарган татар фильмы. «Җайдак» интернет-басмасы сайты
- ↑ Зилә Мөбәрәкшина. «Татар моңы – 2022»: Салават яшьләрне сүгә, Җәвит шакката, Гөлдания мактый. Интертат, 2.11.2022
Әдәбият
үзгәртү- Сентябрь аенда кабынган йолдызлар. Илсөя Төхфәтуллина. «Сөембикә», 2017 ел, сентябрь, 63нче бит. ISSN 0869-1398
Сылтамалар
үзгәртү- Төхфәтуллина Илсөя Җиһангир кызы. Камал театры сайты
- Луара Шакирҗан. Илсөяне Ил сөя. «Казан утлары», 30.11.2017
- Адәм белән Һава. Илсөя һәм Рамил Төхвәтуллиннар. (Youtube видео, 27:03)