Иван Максимов (1924)
Иван Максимов, Иван Тихон улы Максимов, рус. Максимов Иван Тихонович (1924 елның 5 августы, ТАССР, Мамадыш кантоны, Албай — 1987 елның 11 ноябре, Казан) — Бөек Ватан сугышында катнашкан Советлар Берлеге Каһарманы (29.06.1945), рота командиры, өлкән лейтенант (сугыш вакытында, соңыннан — полковник).
Иван Максимов | |
---|---|
Туу датасы | 5 август 1924 |
Туу урыны | ТАССР Мамадыш районы, Албай авылы |
Үлем датасы | 11 ноябрь 1987 (63 яшь) |
Үлем урыны | Казан |
Иялек | РСФСР→ ССРБ |
Гаскәр төре | пехота |
Дәрәҗә | Калып:ССРБ, полковник |
Җитәкчелек иткән | рота |
Бүләкләр һәм премияләр | |
Истигъфада | 1977 |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1924 елның 5 августында ТАССР Мамадыш кантоны (хәзерге Мамадыш районы) Албай авылында туган. Татар милләтеннән. Мәктәпнең 8 сыйныфын тәмамлагач, күмәк хуҗалыкта хисапчы булып эшли. 1942 елның августыннан Кызыл гаскәрдә. Сарапулга (Удмурт АССР) күчерелгән Смоленск хәрби пехота укуханәсен тәмамлаган (1943, март).
1943 елның маеннан хәрәкәттәге армиядә: Калинин, Ленинград, Балтика, Үзәк, 1нче һәм 2нче Белоруссия фронтлары составында Курск дугасында, Люблин-Брест һөҗүм операциясендә, Берлинны алу сугышларында катнаша. Ике тапкыр каты яралана. 2нче Белоруссия фронты 70нче армия 136нчы укчы дивизия 358нче укчы полкның рота командиры булып хезмәт итә.
Польшаның Данциг шәһәре читендәге сугышта каһарманлык үрнәге күрсәткән[1]. 1945 елның 30 мартында дошманның ныгытылган саклану сызыгына һөҗүм ясаганда, сугышчыларын беренче булып сугышка күтәрә, ротасы белән Данцигны азат итүдә катнаша. Өлкән лейтенант И. Максимов сугышчылары дошман танкларының 6 контрһөҗүмен кире кага. Висла елгасын кичеп чыгып, төп көчләр килеп өлгергәнче, яуланган плацдармны тотып торган.
1945 елның 29 июнендә Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелгән.
Сугыштан соң
үзгәртү- 1947 елда офицерларның составын камилләштерү курсларын тәмамлаган.
- 1954-1977 елларда Казанда Яңа Савин районы хәрби комиссары.
- 1977 елда «полковник» дәрәҗәсендә запаска чыккан[2].
- 1978-1987 елларда Казанда яши, Мәскәү авиация технологияләре һәм җитештерүне оештыру фәнни-тикшеренү институтының Казандагы филиалында директорның кадрлар һәм режим буенча урынбасары булып эшли.
1987 елның 11 ноябрендә Казанда вафат, Казанның Самосырово зиратында җирләнгән.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- Советлар Берлеге Каһарманы (29.06.1945)
- Ленин ордены (29.06.1945)
- Кызыл Байрак ордены (13.02.1945)
- Александр Невский ордены (14.07.1944)
- 1нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены (11.03.1985)
- Кызыл Йолдыз ордены (13.11.1944)
- 3нче дәрәҗә «ССРБ хәрби көчләре сафында Ватанга хезмәт иткән өчен» ордены
- Медальләр
Хәтер
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Әдәбият
үзгәртү- Есть на Вятке городок. Казань, 1981.
- Советлар Союзы Геройлары — якташларыбыз. Казан, 1990.
- Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6