Гөлчирә Гафурова

журналист, "Азат хатын" журналы редакторы

Гөлчирә Гафурова, Гөлчирә (Гөлчәһрә) Заһир (Миңлезаһир) кызы Гафурова (кыз фамилиясе Бикмурзина, 1901 елның 15 марты, РИ, Казан губернасы, Тәтеш өязе, Борнаш1967 елның 9 июне, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― журналист, «Азат хатын» журналына нигез салучыларның берсе (1931―1937 елларда җаваплы мөхәррире). Сәяси репрессия корбаны. 1946-1953 елларда Арча районында китапханәче. 1931 елдан ВКП(б) әгъзасы.

Гөлчирә Гафурова
Туган телдә исем Гөлчирә Миңлезаһир кызы Гафурова
Туган 15 март 1901(1901-03-15)
РИ, Казан губернасы, Тәтеш өязе, Борнаш
Үлгән 9 июнь 1967(1967-06-09) (66 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССБР байрагы СССР
Һөнәре журналист, мөхәррир
Җефет Сибгатулла Гафуров
Балалар кызлары Роза, Гүзәл
Бүләк һәм премияләре ТАССР Югары Советы президиумы Грамотасы
Тышкы рәсемнәр
Кулга алынганчы ире, кызлары белән төшкән фотосурәтләре.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1901 елның (вариант: 1903 елда)[1] 15 мартында Казан губернасы Тәтеш өязе (хәзерге Апас районы) Борнаш авылында ярлы крестьян галәсендә туган.

Казанда Фатиха Аитованың татар кызлары өчен ачылган гимназиясендә укый.

1926 елда «Азат хатын» журналы редакциясенә эшкә килә. 1926-1929 елларда журналның җаваплы сәркатибе вазифасын башкарган шагыйрь Һади Такташ (1901―1931) Гөлчирәне журналистика серләренә төшендерә, материал табарга, аны журнал битләренә чыгарырлык хәлгә китерергә өйрәтә. Нәзакәтле, ипле, тәрбияле Гөлчирә ― шагыйрьнең эчкерсез чын мәхәббәте була. Әмма Гөлчирә Казанга партия эшенә кайтарылган Сибгатулла Гафуров белән таныша һәм аңа кияүгә чыга.

«Азат хатын»да эшләү шартларын Гөлчирә Гафурова болай тасвирлый:

«Газета редакциясенең бер почмагында гына утырабыз. Такташ белән икебезгә бер өстәл. Салкын, өс киемен салып утырулар юк. Урыннардан хәбәрләр алып кайтабыз да, аны тиз-тиз эшкәртергә керешәбез. Йомышчы юк. Типография ерак. Машинка булмау сәбәпле, мәкаләләрне кулдан гына язып җибәрәбез...»[2]

«Азат хатын» журналының: 1929 елдан җаваплы сәркатибе, 1931-1937 елларда (кулга алынганчы) җаваплы мөхәррире. Г. Гафурова башка газета-журнал редакторлары арасында гел мактап телгә алына. Язып калдырырга өлгергән хикәяләре, мәкаләләре белән генә дә татар хатын-кыз язучылары арасында талантлы язучы булуын дәлилли.

  Әти-әнинең мещанлык гадәтләре – алтын-көмеш, палас-келәм ише нәрсәләр җыю гадәте юк иде. Бөтен эшләп тапканнары мәдәни чараларга китә. Без дүрт бүлмәле хөкүмәт фатирында торабыз. Өебездә кухарка бар, безгә дәресләр каратучы няня бар. Безгә музыка укыталар, алман телен өйрәтәләр. Ул чакларда дошманның телен белү тиеш дигән фикер яши иде. Советлар Союзына испан балаларын кайтарып, гаиләләргә тарата башлагач, Гафуровлар да бер-ике бала алмакчы була, әмма ул арада балаларны гаиләләргә бирмичә, балалар оешмаларына гына урнаштыра башлаганнар [3]
Г. Гафурованың кызы Гүзәл
 

Сәяси золым үзгәртү

 
Ире Сибгатулла Гафуров (1888―1938)

Ире Сибгатулла Гафуров 1937 елның 26 маенда контрреволюция эшчәнлегендә («Троцкийчы милләтчеләрнең контрреволюцион-террористик оешмасы эше») гаепләнеп, кулга алына. Ире кулга алынгач, Гөлчирәне һәм ике кызын дүрт бүлмәле фатирыннан сөреп, Свердлов урамында бер бүлмә (Казан, Свердлов (хәзерге Петербург ур., 11 – 22) бирәләр. Партиядән чыгаралар, эшеннән куалар. Кичләрен ликбез белән (ТАССР Халык комиссарлары шурасы каршындагы техник хезмәткәрләр арасында, Казанның Яңа Татар бистәсе мәктәпләрендә грамотасызлыкны һәм азграмоталылыкны бетерү буенча укытучы)[4] шөгыльләнеп, акча юнәтергә тырыша. Шуннан һәм өйдәге кирәк-яракларны сатудан килгән акчага яшиләр.

1938 елның 11 маенда кулга алына. 1938 елның 11 июлендә СССР НКВДсының махсус киңәшмәсе, «Ватанга хыянәт итүченең гаилә әгъзасы» (ЧСИР), «советларга каршы пропаганда» маддәләре буенча, мал-мөлкәтен, балаларын тартып алып, 8 елга хезмәт белән төзәтү лагерена (ИТЛ) хөкем итә[5]. Срокның күп өлешен ГУЛАГның Караганда лагеренда (Карлаг) үткәргән[1].

Г. Гафурованың ике кызын – 7 һәм 10 яшьлек Роза һәм Гүзәлне икенче көнне Казанның НКВД спецприемнигына алып китәләр, аннары Одесса өлкәсендәге махсус балалар йортына җибәрәләр. Апасы Гөлчирә гаиләсенең фаҗигасен ишетеп, сеңлесе Асия ире Рәхим һәм бөтен гаиләсе белән бергә яшәп яткан Донбасстан Арчага кайтып төшә. Ике кызны Одесса далаларыннан эзләп тапканчы бер еллап вакыт үтә. Сеңлесе Асия һәм аның ире Рәхим Бикмурзиннар, кызларны үз гаиләсенә алып, үзләренең ике баласы белән бергә, аермыйча, тәрбия итәләр[6].

Г. Гафурованы Темников лагерена, аннан Карелиягә, Сегежага сал агызу эшенә җибәрәләр. Сугыш башлангач, аны Караганда лагерена (Карлаг) күчерәләр.

1946 елның 14 маенда Г. Гафурова иреккә чыгарылган. Бу вакытта кызы Казанда вузда укыса да, Гөлчирәне яңа сынаулар көтә: аңа Казанда яшәргә ярамый, Казанда эшкә урнашырга ярамый, өстәвенә, анда туберкулезның икенче стадиясе башланган. Арчада кызы Гүзәл белән икесенә фатир табып, балалар бакчасына мөдир булып урнаша. «Халык дошманына урын бар, безгә – юк», дип өстеннән шикаять язгач, озак кына эш таба алмый. Балаларга сөт җибәрү кухнясына мөдир итеп куйгач, өстеннән тагын шикаять язалар. Кешеләргә чигү чигеп, аз булса да акча эшли. 1946-1953 елларда – Арча районында китапханәче.

1956 елның 3 октябрендә реабилитацияләнә[7] . Партиягә кире кайтаралар. Казанда фатир, персональ пенсия бирәләр.

1966 елда Татарстан АССР Югары Советы президиумы Грамотасы белән бүләкләнгән.

1967 елның 9 июнендә Казанда вафат.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Гафурова Гильчура Загировна (1903). Открытый список
  2. Һади Такташ - журналист, archived from the original on 2020-09-29, retrieved 2022-07-25 
  3. Саимә Ибраһимова. Кызыл чәчәкләр. Сөембикә, 13.02.2017
  4. Г. Р. Заманова. Гафурова Гөлчирә (Гөлчәһрә) Миңнезаһир кызы. Tatarica Онлайн-энциклопедиясе
  5. Гульчира Закировна Гафурова. Genealogy
  6. Кызыл чәчәкләр. Сибгатулла белән Гөлчирә кыйссасы. // Саимә Ибраһимова. Әгәр мин янмасам... К.: ТКН, 2011, 95-101нче бит. ISBN 978-5-398-01783-1
  7. Гульчира Закировна Гафурова. Списки жертв
  8. Рәмис Ногманов. Гөлчирә Гафурова – нахак гаеп корбаны. «Сөембикә», 29.04.2020
  9. Бикмурзин Азат Шаукатович. Татцентр.ру

Сылтамалар үзгәртү

Әдәбият үзгәртү