Сибгатулла Гафуров

партия эшлеклесе, репрессия корбаны

Сибгатулла Гафуров, Сибгатулла Садыйк улы Гафуров (1888 елның 25 октябре, РИ, Сарытау губернасы, Хвалын өязе, Татар Шомалагы ― 1938 елның 9 мае, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― революция хәрәкәтләрендә катнашучы, партия эшлеклесе [1], сәяси репрессия корбаны. 1907 елдан РСДРП (РКП(б), ВКП(б)) әгъзасы.

Сибгатулла Гафуров
Туган телдә исем Сибгатулла Садыйк улы Гафуров
Туган 25 октябрь 1888(1888-10-25)
РИ, Сарытау губернасы, Хвалын өязе, Татар Шомалагы
Үлгән 9 май 1938(1938-05-09) (49 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССБР байрагы СССР
Һөнәре партия эшлеклесе, архивчы
Җефет Гөлчирә Гафурова
Балалар кызлары Гүзәл, Роза

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1888 елның 25 октябрендә Сарытау губернасы Хвалын өязе Безоброзовка волосте (хәзерге Сембер өлкәсе Павловка районы) Татар Шомалагы ( ru) авылында крестъян гаиләсендә туган. Авыл башлангыч мәктәбен (1900), Хвалынск өязе Озёрск авылы мәхәллә мәктәбен (1902) тәмамлаган. Рус мәктәбендә укуы билгеле. Ундүрт яшендә читкә китүче авылдашларына ияреп, Сибгатулла Бакуга китә. Озак кына эшкә урнаша алмый йөргәннән соң, Романи дигән җирдә нефть промыселына масленщик булып эшкә урнаша[2]. 1903–1914 елларда Бакуда төрле эшләрдә эшли. 1905–1907 еллардагы революциядә катнаша, 1905 елдан ― Нефть промыселлары эшчеләре берлеге идарәсе әгъзасы, 1913–1914 елларда ― РСДРПның Баку комитеты әгъзасы[3].

Революцион эшчәнлек алып барган өчен 1914–1915 елларда Сарытау губернасында сөргендә була. 1915 елның ахырыннан Акчуриннарның Сембер губернасы Зөябаш авылындагы постау фабрикасы конторасында писарь. Шушыннан солдатка алына. 1916–1920 елларда Сембер шәһәрендә Россия армиясенең 96нчы запас полкында хезмәт итә[3].

Февраль революциясе вакытында солдат депутатларының Сембер губерна советы комитеты әгъзасы. РСДРПның Сембер комитетын оештыруда катнаша, 1918 елда Сембер губерна башкарма комитеты әгъзасы; РКП(б)ның Сембер губерна комитетында милләтләр эше бүлеген, татар коммунистлары бюросын һәм мөселман секциясен оештыручыларның һәм җитәкчеләренең берсе[3].

1918 елда Мәскәүдә Татар-Башкорт Совет Социалистик Республикасын оештыру мәсьәләсенә багышланган киңәшмә эшендә катнаша. Сембергә ак чехлар кергәндә, хәрби-сәяси комиссар буларак, 1918 елның июнь-август айларында Чех-словак корпусына каршы партизаннарның сугыш хәрәкәтләрен җитәкли [3].

1919 елда Сембердә татар мәктәпләре өчен укытучылар әзерләү буенча еллык курслар ачылуга булышлык итә. 1920 елдан Казанда: җир эшләре халык комиссары, социаль тәэминат халык комиссары урынбасары (1921 елда халык комиссары), дәүләт тәэминаты идарәсе мөдире[2].

1922-1923 елларда Мәскәүдә Коминтерн башкарма комитетының Шәрекъ бүлегендә эшли: Төркиядә Коминтерн вәкиле була[4].

1923 елда РКП(б)ның Татарстан өлкә Контроль комиссиясенең партия коллегиясе тикшерүчесе, 1924 елда ТАССР Үзәк Башкарма Комитеты әгъзасы, 1925–1929 елларда РКП(б)ның Татарстан өлкә Контроль комиссиясе партия коллегиясенең 2нче секретаре, президиум әгъзасы[4]. 1929 елдан ― ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты тарих-партия бүлеге мөдире.

ВКП(б) Татарстан өлкә комитеты секретариатының 1929 елның 11 декабрендәге карары белән партия архивы мөдире итеп билгеләнә[4].

В. И. Ульянов-Ленин исеме белән бәйле урыннарны мәңгеләштерү өчен күп көч куя. Казанда Ульяновлар гаиләсе яшәгән Орловлар йорты, Кокушкино авылында сөргендә вакытта В. И. Ленин яшәгән флигель төзекләндерелә[4].

Репрессия корбаны үзгәртү

1937 елның 26 маенда контрреволюция эшчәнлегендә («Троцкийчы милләтчеләрнең контрреволюцион-террористик оешмасы эше») гаепләнеп, кулга алына. Ул үзен гаепле дип танымый һәм судта контрреволюцион оешмада катнашмадым, дип белдергән. 1938 елның 9 маенда Казан шәһәрендә атып үтерелгән. 1956 елда аклана [5].

Гаиләсе үзгәртү

 
Хатыны Гөлчирә Гафурова (1901―1967)

Хатыны ― Гөлчирә Минзаһир кызы Гафурова (1901―1967), журналист, «Азат хатын» журналына нигез салучыларның берсе. Ире кулга алынгач, 8 елга ирегеннән мәхрүм ителгән, аны ГУЛАГта (Карлаг) үткәргән[6]. Гафуровларның ике кызын 7 һәм 10 яшьлек Роза һәм Гүзәлне сеңлесе Асия һәм аның ире Рәхим Бикмурзиннар, үз гаиләсенә алып, тәрбияли[7].

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Гафуров Сибгатулла Садыйк улы. // Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 1997, 71нче бит
  2. 2,0 2,1 ГАФУРОВ Сибгат Садыкович. ЦентрАзия(рус.)
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 Ф. Г. Кәлимуллина. Гафуров Сибгатулла Садыйк улы. Татарская энциклопедия TATARICA
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 Гафуров Сибгатулла Садыкович.(үле сылтама) ГБУ Государственный архив РТ
  5. Гафуров Сибгат Садыкович (1887). Открытый список(рус.)
  6. Гафурова Гульчира Загировна (1903). Открытый список(рус.)
  7. Кызыл чәчәкләр. Сибгатулла белән Гөлчирә кыйссасы. // Саимә Ибраһимова. Әгәр мин янмасам... К.: ТКН, 2011, 95-101нче бит. ISBN 978-5-398-01783-1

Сылтамалар үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Кызыл чәчәкләр. Сибгатулла белән Гөлчирә кыйссасы. // Саимә Ибраһимова. Әгәр мин янмасам... К.: ТКН, 2011, 95-101нче бит. ISBN 978-5-398-01783-1
  • Юсупов А. Гафуров С. Казан, 1966;
  • Хабибуллина Ф. Гафуров Сибгатулла Садыкович // Борцы за счастье народное. Казань, 1988. Кн. 3.