Гаффария мәдрәсәсе

Казанның «Гаффария» мәдрәсәсе (6нчы җәмигъ мәдрәсәсе, Әҗем мәдрәсәсе) — Әҗем мәчете мәхәлләсендә нигезләнгән дини уку йорты (мәдрәсә). Казанның эре уку йортларыннан санала: 1905 елда шәкертләр саны 130га җиткән. Әҗем мәчетендә имам һәм мәдрәсәдә мөдәррис булып хезмәт иткән аталы-уллы Гаффаров (Габделгаффаров)ларга мөнәсәбәтле, мәдрәсә «Гаффария» дип аталган.

«Гаффария» мәдрәсәсе
Элеккеге исем
Алтынчы җәмигъ мәдрәсәсе,
Әҗем мәчете мәдрәсәсе
Эшләү еллары 1849 ел1918 ел
Адрес Казан, Ф. Фәтхуллин урамы, 15

Тарих үзгәртү

 
Әҗем мәчете

Шиһабетдин Мәрҗани раславынча[1], 1810 елларда Казанның көньяк-көнчыгыш ягында Пләтән авылында урнашкан мөселманнар өчен хаҗи Габделмәҗит Әбүбәкеров агачтан манарасыз мәчет төзетә. 1851 елда әлеге мәчет урынында Казанның татар шәһәр ратушасы башлыгы сәүдәгәр Мостафа Нәзир улы Әҗимов (1780-1865) агачтан манаралы мәчет торгыза. XIX гасыр урталарында Крестовниковларның стеарин һәм сабын җитештерү заводы төзелгәч, мәхәллә халкы да үсә. 1886 елда 57 хуҗалыкта 450 мөселман ир-ат яшәве мәгълүм. Мәхәлләдә зуррак мәчет төзү ихтыяҗы туа. 1887 елның 18 мартында Казан мещаны Шаһиәхмәт Ихсан улы Әминов Казан губерна идарәсенә мәхәлә халкының таш мәчет төзергә рөхсәт итүләрен сорап язган приговорын тапшыра. Әҗем мәчетенең яңа бинасы беренче гильдия Казан сәүдәгәре Мортаза Мостафа улы Әҗимов (1812-1887) акчасына Казан губерна идарәсе 1887 елның 22 апрелендә раслаган проект буенча 1890 елда төзелә[2].

Үз заманының гадәте буенча, 1849 елда мәчет мәхәлләсендә (инкыйлабка кадәр үк шөһрәт казанган) «Әҗем мәдрәсәсе» ачыла. Мәчет имамы һәм мәдрәсә мөдәррисе булып хезмәт иткән аталы-уллы Габделвәли һәм Хисаметдин Габделгаффаровлар исеме белән бәйле рәвештә ул «Гаффария мәдрәсәсе» дип аталган. Сембер губернасы Буа өязе (хәзерге Чүпрәле районы) Яңа Чокалы авылында туган Габделвәли Габделгаффаров (?-1891) мәдрәсәдә 1849 елның июненнән 1888 елның ноябренә кадәр хезмәт итә, аннары аны улы Хисаметдин Габделвәли улы Габделгаффаров (1849-1923) алыштыра. 1871 елда мәчет ихатасында М.М. Әҗимов махсус әлеге мәдрәсә өчен дип, кирпечтән бер катлы бина төзетә (архитектор П.Е. Аникин). 1887-1890 елларда мәчетнең яңа бинасы төзелгәндә, мәдрәсә бинасы да аскы каты кирпечтән, өске каты агачтан ике катлы итеп үзгәртеп корыла. Мәдрәсә бинасы мәчет ихатасында михраб ягыннан торгызылган.

Баштагы елларда шәкертләр саны 60тан артмаса, 1900 елда мәдрәсәдә 84 шәкерт укый, алар арасында аксөяк балалары — 2, сәүдәгәр балалары — 4, мещан балалары — 10, рухани балалары — 18, керәстиян балалары 50 кеше булган. 1905 елда шәкертләр саны 130га җиткән, шуларның алтмышын – казанлылар, калганын читтән килүчеләр тәшкил иткән.

Казан сәүдәгәре Габделкадыйр Мортаза улы Әҗимов (1819-1897) мәдрәсә химаячесе булып торган.

«Гаффария» мәдрәсәсендә 1875-1880 елларда булачак тарихчы-галим Хәсәнгата Габәши (Хәсәнгата Мөхәммәт улы Габәши, 1863-1936)) укый һәм соңыннан шунда ук укыта. 1890 елда мәдрәсәдә булачак драматург Галиәсгар Камал (Галиәсгар Галиәкбар улы Камалетдинов, 1879-1933) укый.

«Гаффария» мәдрәсәсе РСФСР ХКШның «Чиркәүне дәүләттән, мәктәпне чиркәүдән аеру турында» декреты (20.01.1918)[3] белән 1918 елда, Әҗем мәчете Татарстан АССР ҮБК карары белән 1930 еллар ахырында ябыла.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият үзгәртү

  1. Казань в памятниках истории и культуры. К.: ТКН, 1982.
  2. Радик Салихов, Рамиль Хайрутдинов. Республика Татарстан: памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XIX веков). К.:Фест, 1995. ISBN 5-900866-01-7

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Ш. Мәрҗани. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар (Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр). К., ТКН, 1989. ISBN 5-298-0009-6 377-378 бит.
  2. ТР мөселманнарының Диния Нәзарате сайты, archived from the original on 2007-12-13, retrieved 2017-08-07 
  3. РФ Конституциясе сайты