Галиулла Касыймов

Галиулла Касыймов, Галиулла Сөнгатулла улы Касыймов, рус. Касимов Галиулла Сунгатуллович (вариант: Сынгатуллович)[2] (1893-1942) — дәүләт эшлеклесе, ТАССР ХКШ рәисе урынбасары (1920), ТАССР эшче-крестьян инспекциясе халык комиссары (1920-1921), Кырым АССР Акмәчет округ башкарма комитеты рәисе (1921-1923). РСДРП (б) әгъзасы (1917 елдан). Сәмигулла Касыймовның абыйсы.

Галиулла Касыймов
Туган телдә исем Галиулла Сөнгатулла улы Касыймов
Туган 1893(1893)
Вятка губернасы, Глазов өязе Кистем авылы
Үлгән 28 июль 1941(1941-07-28)
Мәскәү
Яшәгән урын Зур Златоуст тыкрыгы[d], Мәскәү[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Әлма-матер Кызыл профессура институты[d]
Һөнәре дәүләт эшлеклесе
Җефет Мәрзия
Балалар улы Марат (?-1941, Тула)
Ата-ана
  • Сөнгатулла (әти)
  • Бибикамал (әни)
Бүләк һәм премияләре Кызыл Байрак ордены

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Бертуган Касыймовлар: Галиулла (с), Сәмигулла
 
Галиулла, Сәмигулла, сеңелләре Хәмидә,
әниләре Бибикамал, Марат, Мәрзия (Галиулланың улы, хатыны)

1897 елда Вятка губернасы Глазов өязе (хәзерге Удмуртия Республикасы Балезино районы) Кистем авылында туган. Башлангыч белемне авыл мәктәбендә (мәдрәсә) ала. 1901-1911 елларда сал агызуда, Пермь-Вятка тимер юлында эшли. 1912-1913 елларда Глазов өязе Тат. Парзи авылында мәдрсәдә укыта. 1914 елда патша армиясенә хәрби хезмәткә чакырыла, ләкин аннан кача. Пермь губернасында яшеренеп яши. Демидовның Учва күмер яндыру заводында, Александровка бистәсендә эшчеләр мәктәбендә укыта. Кулга алынып, 1915 елның маенда хәрби хезмәткә җибәрелә. Пермь губернасы Шадринск шәһәрендә 193 нче пехота полкында хезмәт итә. Шадринск гарнизоны гаскәриләре делегаты буларак, Екатеринбург шәһәрендә 1917 елның августында узган I һәм II Урал мөселман хәрбиләре корылтаенда катнаша. Биредә күптән күрешмәгән бертуган энесе Сәмигулла Касыймовны очрата, Сәхибгәрәй Сәетгалиев белән танышып, гомерлеккә дуслаша. 1 нче Урал инкыйлаби мөселман батальонын оештыруда катнаша, атаман Дутовның ак казакларына каршы көрәшә. 1918 елда Казанда узган II Хәрби Шура корылтаенда катнаша. Әлеге корылтайны һәм Кабан арты җөмһүриятен корал кулланып таратуда катнаша. Августта Казанны ак чехлардан саклаганда эшче отряды белән җитәкчелек итә. 1918-1919 елларда мөселман коммунистларның Мәскәү комитеты җитәкчесе.

I татар укчы бригадасы 3 нче полкы комиссары сыйфатында 1919 елның апреленнән 1920 елның ноябренәчә адмирал Колчакның Себер армиясен һәм Урта Азиядә Фирганә үзәненә кадәр барып җитеп, генерал Апутинның корпусын тар-мар итүдә катнаша. Полк командиры Мәүлетов белән бергә сугышчан Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә (1919).

ТАССР төзелү үзгәртү

Сәхибгәрәй Сәетгалиев ТАССР ХКШ рәисе итеп билгеләнгәч, 1920 елда ТАССР ХКШ рәисе урынбасары, 1920-1921 елларда ТАССР эшче-крестьян инспекциясе халык комиссары.

1921 елда Кронштадт фетнәсен бастыруда катнша.

Кырым АССР үзгәртү

В.И. Ленин фәрманы белән С. Сәетгалиев Кырым АССРына ХКШ рәисе итеп тәгаенләнгәч, С. Сәетгалив үзенең көрәштәшен Казанда калдырмый, үзе белән Кырымга ала, Акмәчет округ башкарма комитеты рәисе (1921-1923) итеп билгели[3]. 1923 елдан соң Кырым АССРда, Татарстан АССРда, Новосибирскида, Үзбәкстан ССРда төрле хуҗалык-фирка эшендә була. 1931 елда Мәскәүгә чакырып алына. Совхозлар һәм МТСлар берлеге үзәк комитеты рәисе итеп билгеләнә. Кызыл профессура институтын тәмамлый. Кулга алынганда – Мәскәүдә ССРБ Центросоюзы әзерләүләр идарәсе инспекторы.

Хезмәтләре үзгәртү

  1. Татар-башкортлар Кызыл Армия сафларында. К., 1925.
  2. Пантюркистическая контрреволюция и её агентура «султангалеевщина». К., 1931. 
  3. Идеология национал-фашистов (султангалеевщина и иттихадисты). Ташкент-Самарканд, 1932. 
  4. О контрреволюционной деятельности татаро-башкирской националистической буржуазии (идеология национал-фашистов). Ташкент-Самарканд, 1932[4] .

Сәяси золым үзгәртү

1939 елда фиркадән чыгарыла. 1940 елның 25 июлендә кулга алына. ССРБ югары суды хәрби коллегиясе тарафыннан 1941 елның 6 июлендә «инкыйлабка каршы оешмада әгъза булуда» гаепләнеп, иң югары җәзага хөкем ителә. 1941 елның 28 июлендә атып үтерелә. 1956 елда исеме аклана.

Хәтер үзгәртү

Казанда[5] (1969) һәм Глазовта (Удмуртия, 1989) урамнарга Бертуган Касыймовлар исеме бирелгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань.1999.
  2. Татарская энциклопедия. Казань, 2006. – Т. 3. – С. 258.

Әдәбият үзгәртү

  1. Мухарямов М.К. Октябрь и национальный вопрос в Татарии (октябрь 1917 – июль 1918). Казань, 1958.
  2. Борцы за счастье народное. Казань, кн. 1, 1967, кн. 2, 1983.
  3. Касимова Д.Г. Татары в истории г. Глазова (1678–1920 гг.) Китапта: Материальная и духовная культура народов Урала и Поволжья: история и современность: История севера Удмуртии в XVI– ХХ вв. Глазов, 2008.
  4. Белокопытов В., Шевченко Н. Братья Касимовы. «Красное знамя» (Глазов), 6.10.1987, № 161.
  5. М.А. Рафиков. От Волги до Тянь-Шаня. К.: КГУ.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. http://mos.memo.ru/shot-19.htm
  2. Борцы за счастье народное, 176-биттә
  3. Татарский энциклопедический словарь, 268- биттә
  4. «Татар иле» сайтында, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-11-04 
  5. Казан шәһәре порталында