Википедия:Latin-kiril igezäklären berläşterü tärtibe

...бер үк эчтәлекле игезәк мәкаләләрне булдыру Татар Википедиясендә мәкаләләр санын бәхәсле итә--Ilnur efende (бәхәс) 9 окт 2013, 15:09 (UTC),
Латин мәкаләләрен камилләштерергә омтылучылар элек тә булмады, мораторийны туктатсак та табылмас. Derslek (бәхәс) 2 авг 2013, 14:33 (UTC) yäki
Әгәр мәкаләләр абсолют игезәкләр икән, мин латин әлифбасындагы мәкаләне бетерергә тәкъдим итәм. Анда үз мәгълүмат бар икән, мәкалә саклана. --Рашат Якуп (обсуждение) 28 ноя 2012, 11:28 (UTC) kebek süzlär yañadan-yaña qabatlanıp tora.


Википедия:Тавыш бирү:Латин-Кирил игезәкләр tawış birüdä küpçelek {{Qarşı}} tawış birep, yaña tudırıluçı latin-kiril igezäklären beterü/ iskelaerne ({{TwinCYR}} häm {{TwinLAT}}) berläşterü qararı çığarılsa, TatWiki'da bar igezäklären berläşterü tärtibe mäsäläse kilep basaçaq. Şul tawış birü zamanında, sponsorı tarafınnan Кагыйдәләр буенча латин әлифбасындагы һәм урыс әлифбасындагы бер исемле ике мәкаләне берләштергәндә искерәк мәкаләгә яңасы кушыла --Ilnur efende (бәхәс) 18 окт 2013, 12:56 (UTC) digän täqdim yasaldı. Şul säbäple, tübändä iğtibarığızğa qağidälärgä östämälär täqdim itelä:

Qağidä tekstı proyektı үзгәртү

  • Latin häm kiril älifbasındağı ber isemle bitlär berläşterelä.
  • Berençe yazılğan bit saqlanıla.
  • Yañaraq bittäge tekst iskeräk bitkä küçerelä:
    • Mäqälälär oçrağında, tekst berençe yazılğan bit imläsenä küçerelä.
    • TatWiki ike imläle bulu säbäple, bar tawış birü häm bäxäs bitlärendä, qalıp, törkem, yäki portal eçendä ike imlä qullanıla ala.

- frhdkazan (бәхәс) 21 окт 2013, 04:38 (UTC)[җавап бирергә]

  • комментарий Берләштерү тәкъдимнәре яңа латин мәкаләләренә мораторий кертү сәбәпле язылган. Ул чакта чыннан да бетерү һәм берләштерү процессы башланган иде. Мине ул чакта Татвикдагы тарихы буенча иң борынгы мәкаләләрне бетерү борчый иде. Әле андый проблема юк. гомумән латиндагы мәкаләләрне бетерү турында сүз кузгату өчен кимендә аларны рөхсәт иткән тавыш бирү нәтиҗәләрен яңадан переголосовать итәргә кирәк булыр. - Derslek (бәхәс) 21 окт 2013, 05:27 (UTC)[җавап бирергә]

Bäxäs möddäte үзгәртү

Qağidä proyektın qabul itü tawış birügä çığaru aldınnan, anıñ turında kiñ cämäğätçelekneñ konsensusı urnaşuı kiraek. Bu waqyt möddäte çiklänmi.

Элегрәк ясалган игезәкләрен берләштәрмибез, тимибез, яңа игезәкләрне ясамыйбыз. Шул тавыш бирү нәтиҗәсе булып чыга. Шуңа күрә бернәрсәне берләштерергә юк, чөнки без яңа игезәкләрне күптән ясамыйбыз инде.--Kitap (бәхәс) 21 окт 2013, 17:35 (UTC)[җавап бирергә]

  • Инде язылган мәкаләләрне бетерү турында сүз бармый, аларны берләштерергә кирәк булачак. Калыпларда да кагыйдәләр буенча бер генә язу кулланылырга тиеш. Копия калыплар ясалмаска тиеш (үрнәкләрдән тыш, ягъни, {{ТП}}-{{TP}}, {{Шәхес}}-{{Şäxes}} кебекләр). Ә төркемләүне минемчә кириллда гына калдырырга кирәк, буталчык тумасын өчен, чөнки тат-кирилын бар татар телле кешеләр дә белә, куллана, ә тат-латинын белүчеләр, һәм бигрәк тә кулланучылар бик аз. Мин шәхсән көнкүрештә татар латинында язылган Казанда урам такталары гына күргәнем бар, алары да 90ынчы еллар латинында.--Ilnur efende (бәхәс) 21 окт 2013, 13:31 (UTC)[җавап бирергә]

Калыплар, төркемнәр, h.б. үзгәртү

Калыплар ике әлифбалы булырга тиешләр, ә төркемнәр турында фикерегез яхшы, ләкин латин битендә латинча язырга, тик шушы төркем кирилча төркемгә юнәлтергә кирәк. Мин Башкалалар төркеме белән болай ясадым.--Kitap (бәхәс) 21 окт 2013, 14:30 (UTC)[җавап бирергә]

Qalıplar öchen qaysı tärtip döresräk:
a) berdäm:
Төп - 10     Төп - 100     Төп - 1 000     Төп - 10 000

yäki

b) ayırım: {{rq}} häm {{rq-lat}}, häm mı? - frhdkazan (бәхәс) 21 окт 2013, 17:21 (UTC)[җавап бирергә]
Беренчедән, кече калыпларда Викиҗыентыкта кулланылучы схеманы ясарга кирәк: 1 калып һәм ике өстәмә суббит (tt-cyrl, tt-latn). Шул ук принцип, мәсәлән, тәрҗемә викисындада кулланыла. Ул автоматик рәвештә, кулланучының нинди телдә керүенә карап эчтәлеген күрсәтәчәк. Икенчедән, безгә тиз арада конвертырны кертергә кирәк, алайса безнең свинарник бөтенләй хаоска әйләнәчәк. Татар Википедиясен кулланучы 99% халык — Россиядә тора, аларга чертыма да сезнең латин графикасы кирәкми. Шуңа да, конвертер иң әйбәт юл. @frhdkazan,@Qdinar--MalTsilna ▪ talk 24 гый 2016, 12:41 (UTC)[җавап бирергә]
ТатВикидә зур бәхәсләрдән, каршылыктан соң, бик яхшы Кирил-Латин килешүе кабул ителде, ул вакыт белән сыналган инде. Бу килешү өч төп мәсләктән тора:
  • 2013 елдан соң игезәкләрне ясау тыела, иске игезәкләр саклана. Мәкалә тик бер әлифбада языла, икенче әлифбага тик күчерү рөхсәт ителә.
  • Латин һәм Кирил әлифбалары тигез хокуклы, ләкин барлык төркемнәр тик кирилча языла.
  • Мәкаләдә кулланыла торган төп калыплар мәкаләнең әлифбасында да языла.

Шушы килешү бөтен низагларны чиште, каршылык бетте, шуңа күрә ул килешүдән тайпылу һәм яңа каршылыкны тудыру кирәкми. ТатВикидә хәзер шактый күп Тат-Лат мәкаләләре, кайбер темаларның күпчелеген тәшкил итә. Татарстан парламенты 2012 елда Латин әлифбасын кулланышны рәсми рәвештә рөхсәт итте. Конвертор берни чишмәс, ул латиннан - кирилга һәм кирилдан - латинга күчерергә тиеш, сүз уңаеннан, конвертор латинча язуны тыя алмый.--Kitap (бәхәс) 24 гый 2016, 13:40 (UTC)[җавап бирергә]

Мин мәкаләрне латин графикасында язуны тыярга димим, минемчә бары яңа структуралы калыплар ясыйсы кирәк. Әйе, кайберләрен кабатлап ясарга туры киләчәк. --MalTsilna ▪ talk 24 гый 2016, 13:58 (UTC)[җавап бирергә]

бер-ике атна конвертер ясау эшеннән ял иттем әле. шәхсән миңа ул нәрсә кирәк түгел, чөнки, бер начар алфавитны икенче начар алфавитка алыштыру эше эффектив эш түгел. шул менә "китап" шикелле, шул 1 генә бугай инде ул, ну тагын альберт фазлый бар иде, шулай шикелле 1-2 латин фанатиклары теләге өчен эшлим инде , һәм чөнки монда бәхәстә 1-2 кеше конвертер булса әйбәт дигәннәр иде (рашат якупов, тагын ниндер бер урыс дип истә калган), үзләре латиницаны кулланмаса да. --QDinar (бәхәс) 24 гый 2016, 14:45 (UTC)[җавап бирергә]

    • ТатВики ул тик "фанатиклар", ә дөрес әйткәнчә энтузиастлар ярдәмендә эшли. Сез бит тик болтологиядә катнашасыз, бернинди мәкаләне кирилча да, латинча да язмыйсыз. Ләкин бер фикерең белән киләшәм: бүгенге кирил, латин әлифбалары күп кимчелекләргә ия, ләкин кирилныкыда шактый күбрәк. Минемчә, конвертор бөтенләй кирәкми, Фарһат бу фикер белән килешә, ахры. Шуңа күрә интекмәгез, теләсәгез, конвертор өстеннән эшегезне ташлагыз, кирәкми ул.--Kitap (бәхәс) 24 гый 2016, 17:13 (UTC)[җавап бирергә]
      • Конвертер ярдәмендә кайбер укучылар өчен текстлар белән танышу әлбәттә җайлырак була, тик Разил Вәлиев белән килешәм - татарларга латинча укый-яза белергә зарур. ТатВики үсеше өчен, исә беренчедән безнең бер-беребезне хөрмәт итә алуыбыз кирәк. Викиошрашуга көтәм, чәйләр миннән.--frhdkazan (бәхәс) 24 гый 2016, 18:33 (UTC)[җавап бирергә]
Аңлыйм сезне @QDinar   Бераз ял итү әйбәт нәрсә, минемчә конвертирование машинный превод кебек — тулысынча дөрес булмаса да, эчтәлеген аңларга ярдәм итәчәк. Эше байтак калдымы соң әле? --MalTsilna ▪ talk 24 гый 2016, 15:07 (UTC)[җавап бирергә]
аны хәзер үк кулланырга була, әмма мин хаталар эзләп, аларны бетерәм. --QDinar (бәхәс) 24 гый 2016, 16:37 (UTC)[җавап бирергә]
Бик яхшы, ләкин ялгышмасан анда википедиядә берничә файллар ясыйсы була (МедиаВики исеме астында). Идарәчеләрсез булмас ансы. Тырышлыкларыгыз өчен рәхмәт @QDinar, якын арада бетерерсез дип өметләнәм --MalTsilna ▪ talk 24 гый 2016, 17:07 (UTC)[җавап бирергә]
Бу "кдинар" 5-ме 6-мы ел дәвамында бу конверторны ясап бетерергә вәгъдә бирә, ә рус әймешли "воз и ныне там". Аның бетерелмәгән конверторында күп хаталар һәм уйлап чыгарылган кагыйдәләр бар: мисал өчен R'azan', slav'an, revol'utsiya һ.б. Хаталы конвертор аның булмавыннан да начаррак.--Kitap (бәхәс) 24 гый 2016, 17:35 (UTC)[җавап бирергә]
юк, алай түгел, ансы искесе, хәзер мин "икенчене" ясыйм. монсы википедия движогының бер өлеше итеп ясала . --QDinar (бәхәс) 24 гый 2016, 18:54 (UTC)[җавап бирергә]
Xuplıym. WMF Analytics törkeme keşelär xäzer kübräk mobil cihazlar arqılı uqıy häm üzgärtülär kertä dip belderä. Android häm IPhone'dan xäzer yazğanımnan başqa tatarça kertem yasaw ısulın belmim älegä.--frhdkazan (бәхәс) 25 гый 2016, 04:03 (UTC)[җавап бирергә]
Фарһат, мин Разил Вәлиевнең карашы белән тулысынча килешәм, бөтен татарлар кирил һәм латин әлифбаларын белергә тиеш. Дөрес әйткәнчә, бу канунда татар гарәп әлифбасы да бар, аны да өйрәнергә кирәк, чөнки Тукай, Камал, Җәлил (башта) һ.б. нәкъ гарәп имләсендә иҗат иткәннәр, ә без аларны оригиналда укый алмыйбыз диярлек. Шуңа күрә соңрак татар-гарәп имләсенә дә конвертор кирәк, КазакъВикидә ул күптән эшли.--Kitap (бәхәс) 25 гый 2016, 12:52 (UTC)[җавап бирергә]
Википедия_бәхәсе:Җәмгыять_үзәге#латинчага әйләндергеч ясау эше барышы --QDinar (бәхәс) 2 фев 2016, 16:57 (UTC)[җавап бирергә]


Täqdim itelgän üzgärtülär үзгәртү