Википедия:Нейтраль караш

(Википедия:Neytral qaraş битеннән юнәлтелде)
Кыска юнәлтү сылтамасы ВП:НК

Мәкаләләр бер яклы булырга түгел, бaр тарафларның нинди булуын гадел килеш аңлатырга тиеш. Бу кагыйдә язу эчтәлеге һәм рәвешенә дә кагыла.

Үзгәртүләрне нейтраль караш күзлегеннән кертү - ышанычлы чыганаклар тарафыннан бастырылган барлык төр карашларны мөмкин кадәр хыйлафлыксыз, аның әһәммиятлелегенә игътибар итеп гаделле килеш күрсәтү. Википедияның барлык мәкаләләре һәм башка энциклопедик эчтәлек объектив караштан (рус.) язылырга тиеш. Нейтраль караш Википедияның 5 кагыйдәсенә һәм барлык Викимедиа проектларының нигез мәсләкләренә керә. Бу кагыйдәне бозу кабул ителми һәм Википедиягә һәрбер үзгәртү кертүченең һәм мәкаләнең анарга буйсыну шарт.

"Нейтраль караш" Википедияның эчтәлегенә караган төп өч кагыйдәсеннән берсе. Калган икесе - "Тикшерүчәнлек" һәм "Оригиналь эзләнүләр урынсызлыгы". Бергәләп, бу өч төп кагыйдә Википедия мәкаләләренә кабул ителерлек материалның төрләрен һәм сыйфатларын билгели. Бу өч кагыйдә бер-берсе белән гармониядә эшләгәне өчен, аларны бер-берсеннән аерым бәяләү дөрес түгел, һәм мөхәррирләр өчесе белән дә танышырга торышырга тиеш.

Нейтральлек бәхәсләре үзгәртү

Берәр мәкалә яки мәкаләнең бүлеге нейраль караш мәсләген боза дип уйласагыз, проблеманың барлыгын һәм аны төзәтү процессын башлар өчен кылынырга тиешле адымнар:

  1. Мәкалә яки бүлек башында {{Нейтраль караш}} калыбын урнаштырып, проблеманы билгеләү,
  2. Мәкаләнең бәхәс битендә уй-фикерегезне, булмаса шигегезне аңлату, мөмкин булса - дәлилләр китерү, сылтама-искәрмәләр белән раслау.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Нейтраль караш @ Meta-Wiki (tat.)

Искәрмәләр үзгәртү