Википедия:Күчерү

(Википедия:Соралган күчерүләр битеннән юнәлтелде)
Ярдәм үзәге · Җәмгыять үзәге · Форум · Порталлар · Сайланган эчтәлек · Проектлар · Мөрәҗәгатьләр · Бәяләү эшчәнлеге

Бу биттә мәкаләләрне күчерү тәкъдимнәре турында фикер алышу бара.

Кимендә ике атналык фикер алышу нәтиҗәсендә битнең исемен үзгәртү турында карар кабул ителә. Яңа тема башлар өчен, монда басыгыз
Press here to start a new topic
Нажмите сюда, чтобы начать новую тему

Архив
Бәхәсләшүләр архивы:


Чарпылыш >> Бәрмә дулкынҮзгәртү

Мәкаләнең аноним авторы уйланма сүз куюны хуп күргән. Сүзлекләрдә исә бәрмә дулкын сүзе очрый. --Derslek (бәхәс) 13 гый 2020, 17:00 (UTC)

  «География терминнарының русча-татарча аңлатмалы сүзлеге»ндә (Мәгариф, 2010, 162нче бит) Прибой (Breaking wave) — Бәрмә дулкын дип тәрҗемә ителгән. «Татар теленең орфография сүзлеге»ндә (Раннур, 2002, 382нче бит) Чарпылыш сүзен күрдем. Аның прибойга туры килү-килмәвен ачыкларга кирәк.
Әмир (бәхәс) 12 гый 2020, 12:48 (UTC)
 

Дулкыннарга кагылышлы "бәрелү" өчен сүзләр: Төрекчә: çarpmak Әзәричә: çarpmaq, çarpınmak Татарча: чарпылу (мәсәлән, дулкыннар көймәгә чарпылды) Гагавызча: чарпынмаа 87.117.189.184 27 фев 2020, 22:51 (UTC)

НәтиҗәҮзгәртү

  • Эзләү бәрмә дулкын сүзенең өстенлеген күрсәтә.--Ilnur efende (бәхәс) 22 сен 2021, 19:36 (UTC)

3100 миля үз-трансценденция йөгерүе>>3100 мильгә «Үз-үзеңне җиңеп чыгу» йөгереше яки 3100 мильлек «Үз-үзеңне җиңеп чыгу» йөгерешеҮзгәртү

Мәкалә исемнәрендә мөмкин кадәр татар телендә киң таралган сүзләрне һәм фразаларны куллану хәерлерәк.--frhdkazan (бәхәс) 5 апр 2020, 09:32 (UTC)


федераль округы ==> федераль бүлгесеҮзгәртү

Федераль округы [1],[2],[3], [4], [5] / федераль бүлгесе [6], [7], [8], [9], [10], [11] Ике вариант та еш очрый. Әмма беренче вариантның ешлыгы рәсми ресурслар һәм башкорт телендә куллану белән бирәлә. Икенче вариантның ешлыгы - татар матбугатында төрле төбәкләрдән файдаланыра. Икенче вариантның географиясе киңрәк - ул төрле төбәкләрнең татар теле өчен уртак вариант. Бу очракта, Автономияле Округлардан аермалы буларак, сүз әлегә бирешмәгән яңа термин. Минемчә, өстенлек рәсми хисапларда ешрак очраганга караганда тере сөйләмдә ешрак очрый торган вариантка бирергә кирәк. Шул ук вариант төрле төбәкләрнең татар сөйләмен берләштерә.Тангичи (бәхәс) 14 сен 2021, 08:36 (UTC)

Кулланылыш статистикасы:
"кулланмыйча
Фраза Браузер
Google Яндекс
федераль округы һәм өчен 45400 ~5 млн.
федераль бүлгесе һәм өчен 19900 ~1 млн.
"кулланганда
Фраза Браузер
Google Яндекс
"федераль округы" һәм өчен 5190 ~15 000
"федераль бүлгесе" һәм өчен 161 ~1 000

Башка вариантларны да тикшереп була.--frhdkazan (бәхәс) 16 сен 2021, 11:15 (UTC)

frhdkazan, дәлилләнгән җавап өчен рәхмәт. Минем нигәдер башка нәтиҗәләр чыкты:
"кулланганда
Фраза Браузер
Google Яндекс
"федераль округы" һәм 7990 ~14000
"федераль бүлгесе" һәм 828 ~7000

Аерма сизелерлек беленеп тора, ләкин миңа йомгаклау аргументы булып тоелмый. Беренче вариант - бөтен башкорт текстларын үз эченә ала; википедиянең татар телле бүлегендәге текстларны һәм аларың барлык клоннарын; барлык рәсми текстларны (бу темада, интернеттә татар текстларының шактый өлеше). Икенче вариант - татар журналистларының диярлек барлык текстларын да үз эченә ала (рәсми текстлар рерайтыннан тыш). Шулай итеп, икенче вариант татар язма сөйләмен яхшырак күрсәтә. Тангичи (бәхәс) 17 сен 2021, 08:12 (UTC)

Википедия кагыйдәләре буенча мәкалә иң киң таралган һәм аңлаешлы атама буенча аталырга тиеш, мәкаләләрдә шулай ук ешрак таралган атама кулланылырга тиеш. Бүлге сүзе сирәк булса да кулланыла, әмма сүзлекләр дә, рәсми мәгълүмат чаралары да федераль округ дип күрсәтә (frhdkazan әфәнде таблицасы моны раслый бугай). Шулай булгач, федераль бүлгедән федераль округ битенә юнәлтү ясау, төп бит федераль округ дип калырга тиеш. Әмир әфәнде, өченче зат буларак, нәтиҗә ясагызчы.--Ilnur efende (бәхәс) 17 сен 2021, 10:39 (UTC)

НәтиҗәҮзгәртү

Федераль округ мәкалә исемендә һәм текстта кулланыла, федераль бүлгедән аңа (федераль округ сүзенә) юнәлтү куярга мөмкин.--Әмир (бәхәс) 17 сен 2021, 17:27 (UTC)

P.S. Азатлык радиосы бүген «Участок» сүзен «бүлге» дип тәрҗемә иткән (1).