Википедия:Күчерү/Архив/4

карагыз: Бәхәс:Дөбъяз. --QDinar (бәхәс) 24 май 2016, 14:44 (UTC)

Белгечләр --> ФиксикларҮзгәртү

  • Фильм татарчага тәрҗемә ителмәгән шикелле. Шуңа күрә шундый артык абстракт тәрҗемә исем кушу дөрес түгел. - Derslek (бәхәс) 26 апр 2016, 06:01 (UTC)
    • Башка төрки телләргә шулайрак тәрҗемә ителә (каз. Білгіштер - www.balapan.kz, https://www.youtube.com/watch?v=LchX2m60TkE). Исемне төгәлләп үзгәртеп өлгердем лә Белгечләр --> Белгечләр (мультсериал).--Milli (бәхәс) 26 апр 2016, 06:09 (UTC)
      • Википедия бары тик ышанычлы чыганакларга таяна. Татар теленә яхшылык эшлим нияте белән яңа сүзләр уйлап чыгару Википедиянең кагыйдәләренә каршы килә. Бер кулланучы шушы алым белән Quzğaltqıç сүзен уйлап чыгарды. Бу теманы әле генә архивлаштырдым, архивтан таба алырсыз. - Derslek (бәхәс) 26 апр 2016, 06:36 (UTC)
      • Бу мәкаләдә яңа сүзләр уйлап чыгару юк - "белгеч, белгечләр" сүзе татар телендә бар (http://tatpoisk.net/dict/%D0%B1%D0%B5%D0%BB%D0%B3%D0%B5%D1%87 ). Һәм тәрҗемәләгәндә - аеруча кардәш булмаган телләрдән - башка төрки телләргә карап татар теленә тәрҗемә итү була. --Milli (бәхәс) 26 апр 2016, 08:55 (UTC)
        • Сүзе яңа түгел (белгеч сүзе үзе бер мәкаләгә мохтаҗ), ләкин аны тәрҗемә буларак куллану - чеп-чи үзешчәнлек (ВП:ОРИСС). - Derslek (бәхәс) 26 апр 2016, 09:07 (UTC)
          • Исемгә махсус "(мультсериал)" дигән аерымлау сүзе куелган, шунлыктан гомум "белгеч" төшенчәсе белән буталыш чыкмый. Тәрҗемәләгәндә кардәш төрки телнең аналогиясе кулланылган. Мультсериалның рәсмиләштерелгән татар исеме юк. Башка телдәге исемнәр күрсәтелгән. Үз эзләнү эше түгел, чөнки мәгълүматның чыганагы бар - ул тәрҗемә ителгән генә. Тиешле юнәлтүләр куелган.--Milli (бәхәс) 26 апр 2016, 09:42 (UTC)
        • Минемчә, Белгечләр мультсериал алкушымчасы белән ТатВики кагыйдәләренә каршы килми. Ләкин мәкаләдә фиксики - оригиналь исеме дигән җөмләне өстәргә кирәк. Хәзер бар шартлар үтәлгән. --Kitap (бәхәс) 26 апр 2016, 11:30 (UTC)

Төмән (гаскәр) --> ДивизияҮзгәртү

Төмән - урта гасырда әйләнештә булган хәрби һәм административ термин. Kitap-әфәнде һәрвакыт кардәшләребез казахлардан үрнәк алырга чакыра, ләкин аларда - дивизия, үз гаскәрләре булсада. - Derslek (бәхәс) 13 май 2016, 07:41 (UTC)

Бик дөрес, Дөреслек әфәнде. Күптән кулланыштан чыккан сүзләрне ТВ-ясендә генә кертеп тел үстереп булмый, ә бозып була. Кеше аңлый алмаган энциклопедия яраксызга чыга. --Damir (бәхәс) 13 май 2016, 11:04 (UTC)

Төмән - Татар ханлыкларында булган ун меңле гаскәр атамасы, чын татар сүзе, ул нәкъ дивизия төшенчәсенә туры килә. Татар тарихын онытырга ярамый. Әлеге сүз һәр заманча татар сүзлегендә бар: мәсәлән http://tatar_russian.academic.ru/46230/%D1%82%D3%A9%D0%BC%D3%99%D0%BD, http://tatpoisk.net/dict/tat2rus/%D1%82%D3%A9%D0%BC%D3%99%D0%BD, һ.б., бу иске татар теле булмый. Татар Википедиясендә Төмән - чын татар сүзенә һичшиксез өстенлек бирергә кирәк, дивизия - латин сүзе, тик 17 гасырда барлыкка килгән, ә татар сүзе Төмән 13 гасырда билгеле булган инде, шуңа күрә күчерүгә каршы булам. --Kitap (бәхәс) 13 май 2016, 18:33 (UTC)

Китап, сез бит Казанда торасыз бугай. Милли китапханәгә барып хәрби терминнар сүзлеген алып торыгыз. Итернетта шикле чыганаклар белән гарәпфарсытатарчалаштыру кагыйдәләргә туры килми.Әгәр анда татар телендә дивизия төмән (һәм бары тик төмән) дип бирелә икән, мәкалә шулай аталыр. Әлегә бар дәлилләр дивизия яклы гына�, кагыйдә буенча мәкалә төп атамасы ешрак, таныш сүзгә бирелә.--Damir (бәхәс) 22 май 2016, 07:11 (UTC)

Сез әйткән сүзлекләр совет заманында бастырып чыгарылган, анда да врач, экономика, политика һ.б. татар сүзләре буларак бирелә. Искергән, урыслаштыру идеологиясе тәэсирендә чыгарылган сүзлекләр абруйлы чыганак булмыйлар, җитмәсә берни китерелмәгән. "Барыгыз, карагыз" - бу дәлил түгел.--Kitap (бәхәс) 22 май 2016, 13:30 (UTC)

Әнкара --> АнкараҮзгәртү

Анкара сүзе сүзлекләрдә, ММЧда ешрак кулланыла. Рәсми атамасы да шулай. Мәкаләдә китерелгән чыганак бары тиклем Әнкара сүзенең бар икәнен күрсәтә, бу абруйлы түгел, бәлки әле ТатВикидан алганнардвр. Аның ешрак кулланылышын белү өчен "Анкара (Әнкара) шәһәре" дип эзләп карый аласыз.-Damir (бәхәс) 21 май 2016, 20:02 (UTC)

Сез бернинди чыганак, бернинди исәпләүне китермәдегез. Татар матбугат чараларында нәкъ Әнкара язылышы ешрак очрый:

Мин сезгә бөтенләй төрле матбугат чараларын китердем, аларның ТатВикигә катнашы юк, һәм һәркайда Әнкара дип языла. --Kitap (бәхәс) 21 май 2016, 20:15 (UTC)

гуглда анкара шәһәрендә - 4670, әнкара шәһәрендә - 6920. --QDinar (бәхәс) 21 май 2016, 21:18 (UTC)

Хөсәенов, Җ.А. Географиядән русча-татарча аңлатмалы-белешмә сүзлек. Анкара, Әнкарә сүзләрен бирә. Китап әфәнде сез китерәсез ММЧ, бу АЧ түгел. Әнкара дип эзләү нигездә Викига һәм аның копияләренә сылтый бит. Әгәр сез АЧ белән Әнкара сүзен исбат итсәгез, мин каршы була алмыйм.--Damir (бәхәс) 22 май 2016, 07:00 (UTC)

QDinar ясаган исәпләүләргә караганда Гугда Әнкара язылышы ешрак очрый. --Kitap (бәхәс) 22 май 2016, 13:25 (UTC)

Габҗәлил районы --> Әбҗәлил районыҮзгәртү

Районның татарча рәсми исеме "Әбҗәлил районы" (ул исем рәсми "Кызыл Таң" гәзитендә БРның кануннарын һәм башка хокукый-норматив актларын бастыруда тик бу формада кулланыла).

Статистика:

Габҗәлил районы (602 нәтиҗә, күбесе - ТатВики мәкаләләре, бер мәртәбәләп "Игенче" һәм "Алга" гәзитләрендә кулланылган: https://www.google.ru/webhp#q=%D0%B3%D0%B0%D0%B1%D2%97%D3%99%D0%BB%D0%B8%D0%BB+%D1%80%D0%B0%D0%B9%D0%BE%D0%BD%D1%8B&newwindow=1&start=0)

Әбҗәлил районы (1130 нәтиҗә, ТатВики мәкаләләре, "Кызыл Таң", "Өмет", "Алга", "Игенче", "Маяк", "Саба таңнары" гәзитләре, "Сөембикә" журналы, "Азатлык" радиосы, "Татар-информ" агентлыгы, "Интертат" агентлыгы, "Матбугат.ру" сайты, Г.Әхмәт "Матбугатта басылган мәкаләләр" әсәрендә, ТРның Сарман районы сайты, ТР Балтач районы сайты, БР Ярмәкәй районы сайты, "Татар-ислам" сайты, "Татарская трибуна" сайты, ТР Яшьләр һәм спорт эшләре буенча министрлыгы сайты, ТР Язучылар берлеге сайты кулланалар: https://www.google.ru/webhp#newwindow=1&q=%D3%99%D0%B1%D2%97%D3%99%D0%BB%D0%B8%D0%BB+%D1%80%D0%B0%D0%B9%D0%BE%D0%BD%D1%8B)--Milli (бәхәс) 16 июн 2016, 06:26 (UTC)

  • Электән ук Габҗәлил ешрак күзгә чалына иде. Татмедиа басмалары бу очракта калька куллана. Башкортстан татар матбугатына ышаныч күбрәк. Чакмагыш ([1]) һәм Борай ([2]) районнары татар газеталары. Аннары Башкортстанда туган һәм яшәгән язучылар: Айдар Хәлим, Равил Үтәбай-Кәрими Габҗәлил атамасын куллана. - Derslek (бәхәс) 16 июн 2016, 10:22 (UTC)
    • әбҗәлил этимологик оригиналга якынрактыр, чөнки бу әбү җәлил дигән сүздер. ә г хәрефен өстәү - хата, "габде" сүзенә охшату, "народная этимология"дер. --QDinar (бәхәс) 16 июн 2016, 11:52 (UTC)
      • 1) "Кызыл Таң" - рәсми республикакүләм гәзите, аңа район гәзитләренә караганда ышаныч күбрәк - ул "Әбҗәлил районы" атамасын куллана. Һәм тагын шул ук Чакмагыш-Борай гәзитләре (Игенче/Алга) "Әбҗәлил районы"н да кулланалар. Димәк, дөресне алар үзләре белми.

2) Шуннан татар телендә бастырылган БР кануннарында гел "Әбҗәлил районы" итеп языла. Мин Башкортстанда торып "Габҗәлил районы" дигәнне гомеремдә ишетмәдем. Шуңа күрә бу атама мине нык гаҗәпләндерде!

3) "Габҗәлил" дигән кеше исеме юк ул - "Татар исемнәре нәрсә сөйли?" китабында ул юк (http://magarif-uku.ru/tatar-isemnere/ir-at/g/), анда тик "Әбҗәлил" исеме бар ("Әбелҗәлил" исеменең варианты икән - http://magarif-uku.ru/tatar-isemnere/ir-at/aa/)

Кыскача, ничек булса да әмма районга карата ул рәсми рәвештә "Әбҗәлил районы" формасын кулланыла дөресрәк.--Milli (бәхәс) 17 июн 2016, 04:56 (UTC)

Җылаер районы --> Зилаер районыҮзгәртү

Районның татарча рәсми исеме "Зилаер районы" (ул исем рәсми "Кызыл Таң" гәзитендә БРның кануннарын һәм башка хокукый-норматив актларын бастыруда тик бу формада кулланыла).--Milli (бәхәс) 16 июн 2016, 06:26 (UTC)

Статистика

Җылаер районы (637 нәтиҗә - ТатВики мәкаләләре генә: https://www.google.ru/webhp#newwindow=1&q=%D2%97%D1%8B%D0%BB%D0%B0%D0%B5%D1%80+%D1%80%D0%B0%D0%B9%D0%BE%D0%BD%D1%8B)

Зилаер районы (267 нәтиҗә - ТатВики мәкаләләре, бер диссертасия, "Кызыл Таң", "Өмет", "Туган Як", "Саба таңнары", "Маяк" гәзитләре, "Татар-информ" агентлыгы, "Азатлык" радиосы, "Матбугат.ру" сайты, "Татар-ислам" сайты, З. Мифтахов "Чалгының тарихи роле турында фәлсәфә" әсәрендә кулланалар https://www.google.ru/webhp#newwindow=1&q=%D0%B7%D0%B8%D0%BB%D0%B0%D0%B5%D1%80+%D1%80%D0%B0%D0%B9%D0%BE%D0%BD%D1%8B)

  • Фонетик яктан Җылаер дөресрәк күренсә дә, чыганаклар Зилаерны хуп күрә. Күчерелде. - Derslek (бәхәс) 5 авг 2016, 12:25 (UTC)

Нидерландлар --> НидерландҮзгәртү

  • Күплек санында язу - урысчадан калька. «Афиналар» белән бер сериядән: [3] - Derslek (бәхәс) 5 авг 2016, 12:20 (UTC)
    • Утверждение ошибочно как в случае Афин, так и Нидерландов – в обоих случаях речь о нарушении правила ОРИСС
      • В современном греческом действительно используется единственное число, но во всех прочих языках это не так. Множественное число "Афины" использовалось в Древнем мире – когда проникло в латынь и т.д., далее повсюду и используется без изменения до сих пор.
      • Нидерланды – на языке страны единственное число нид. Nederland обозначает территорию в Западной Европе, а множественное число нид. Nederlanden используется для обозначения всего суверенного Королевства Нидерландов (7 территорий по всему миру). В других языках мира такое различение не зафиксировано, оба в множественном числе.--frhdkazan (бәхәс) 5 авг 2016, 13:06 (UTC)
  • Татарча география дәреслекләре -ларларны төшереп калдыра: http://tatar.org.ru/_educ/virt-gimn/books/3donyacyr2/52.html --Derslek (бәхәс) 5 авг 2016, 12:51 (UTC)
    • Современный татарский вообще сплошной ОРИС – сотрудники ИЯЛИ похоже «ушли в себя», сосредоточившись на исследовательской деятельности. Сайт у них не обновлялся с 2011 года, новый сайт http://www.antat.ru/tt/iyli/ в процессе разработки. Из старой, а также текущей русской версии видно, что (предыдущее?) руководство института забыло о его уставной прикладной функции языкового регулятора, задающего стандарты современного татарского, да и организация работ не соответствует ожиданиям мира Интернета. Пока участие в татВики не является популярным среди широких масс носителей языка, можно поступать как вздумывается – благодаря индексации в Google и Яндекс текущее меньшинство участников проекта на сегодня само диктует остальным стандарты своего татарского. --frhdkazan (бәхәс) 5 авг 2016, 14:00 (UTC)
      • frhdkazan, милли хис нигезендә комплексларыгыз булса, тынычлана аласыз. Бер абзац буенча гына да үзегезне «чын татар» итеп күрсәттегез. Чөнки: 1) татарча юнләп белмисез, 2) үзегезне генә акыллыга, калган татарларны сарыкка чыгарасыз; 3) урысча язып, урыслар алдында корыйк болгыйсыз; 4) татар өстеннән урыс туганга туктаусыз әләклисез һ.б.һ.б. - Derslek (бәхәс) 5 авг 2016, 15:42 (UTC)
    • Раз «Нидерланд Корольлеге» проникло даже в Татар-информ и на сайты портала «Официальный Татарстан», значит на сегодня татары Татарстана официально именуют указанное государственное образование именно так. Рано или поздно ситуация с терминологией разрешится: татары переубедят весь мир (всё в ед.числе), согласятся с ним (всё в мн.числе) или примут версию нидерландцев (в ед.числе - европейская часть, королевство же в множественном). С уважением, --frhdkazan (бәхәс) 5 авг 2016, 16:18 (UTC)
  • Корни данного предложения растут из Төркем бәхәсе:Нидерландлар физиклары. --frhdkazan (бәхәс) 5 авг 2016, 14:03 (UTC)
  • Мин экономия мәсләген яклыйм, чыннан да Нидерланд - кулайрак күренә, шулай ук Афина шәһәре белән килешәм. Тәкъдимем шундый: Нидеррландлар һәм Афиналар язылышы рөхсәт ителсә дә, ләкин Нидерланд, Афина язылышына өстенлек (приоритет) бирергә кирәк.--Kitap (бәхәс) 5 авг 2016, 21:58 (UTC)

Индивидуальлек -> ИндивидуализмҮзгәртү

Сәбәп:

--frhdkazan (бәхәс) 2 дек 2016, 10:29 (UTC)