Төмән (гаскәр)

(Дивизия битеннән юнәлтелде)

Төмән яки латин алынма дивизия (латинча divisio — бүлек) — күп илләр хәрби көчләрендә төп тактик (коры җир гаскәрләре) яки оператив-тактик (флот, авиация, стратегик максатлы ракета гаскәрләре) берләшмә. Гадәттә идарә (штаб), хәрби бүлекләр һәм бүлекчәләрдән тора. Татар тарихында иң эре хәрби берләшмә - 10 меңле төмән 13 гасырдан билгеле. Нәкъ шушы атама буенча Татар Себер ханлыгының башкаласы Төмән дип йөртелгән.

Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе 5-нче мотоукчы төмәне, 1986

Төмән полк кебек эчендәге өстен булган гаскәр төре, башкарылган бурычлар (һөҗүм, бетерү) буенча атала.

Гадәттә төмән штаб, полклар, бригадалар һәм аерым хәрби бүлекчәләрдән (төмән комплектыннан) тора. Төмән комплектына командирга буйсынган батальоннар, дивизионнар, роталар, сугыш тәэмин итү батареяләре, тыл тәэмин итү хезмәте, ут белән яклау бүлеге керә.

Тарихында Россиядә, Фpaнcадә, Юнанстанда төмән полклардан тора, Әᴍᴎpикə Кушма Штатларыта, Исраилдә, Алманиядә бригадалардан тора.

ТарихҮзгәртү

Рим империясе чорында заманча төмән төшенчәсенә легион туры килә, 6 меңле легион җиңел атлы гаскәр бүлекчәләре (манипула), авыр атлы гаскәр бүлекчәләре һәм җәяүле гаскәрдән тора.

Татар ханлыкларында нәкъ төмән төшенчәсе кулланыла, ул көнбатыштагы дивизия сүзенә туры килә. Татар төмәне 10 000 хәрби җайдактан тора (көнбатыштагы кавалерия дивизиясенә туры килә).

Борынгы Кытайда охшаш хәрби берләшмә җүн дип йөртелгән, ул 12 500 гаскәридән тора, җүн 5 си (2500 кеше) бүлегеннән тора.

Яypyпaда дивизия төшенчәсе 17 гасырда Фpaнcадә барлыкка килә, Россиядә 18 гасырда булдырыла. Татар тарихында төмән берләшмәсе 12-13 гасырда килеп чыга, моңарчы Идел буе Болгары дәүләтендә иң эре хәрби берләшмәгә чирү сүзе туры килгән.

Гаскәриләр саныҮзгәртү

Төмән гаскәриләр саны тарихи чорга һәм дәүләт төренә бәйле була. Мәсәлән:

СылтамаларҮзгәртү