Индивидуальлеккеше холкындагы, аның уй-фикерендәге шәхеснең иреклелеген, бәйсезлеген абсолют дәрәҗәгә күтәрүче принцип.

Индивидуальлек
Сурәт
Моның каршысы Редукционизм[d]
 Индивидуальлек Викиҗыентыкта

Бу принцип Борынгы Һиндстанда чарваклар агымында урын таба, һәм ул югары катлауларга каршы юнәлдерелгән була. Чарваклар җәмгыятьтә тигезлекне, һәр шәхескә үз ихтыяҗына карап үсү мөмкинлеге бирүне таләп итеп чыгалар. Заманында ул алгарыш тенденциясен үзенә туплаган була.

Шәхеснең теләкләрен иң алгы планга куеп гамәл итү кайбер борынгы грек философларына да хас була. Протагорның «кеше — һәрнәрсәнең үлчәме» дигән тәгъбире иң мәшһүр принципка әверелеп китә. Шундый ук омтылышларны Эпикур белән Лукреций Кар фәлсәфәләрендә дә күрергә тырышучылар була (бусы — бәхәсле мәсьәлә). Ләкин алар өчен беренче урында шәхес иреге проблемасы тора.

Соңрак, Яңарыш чорында, эпикуреизм үзен католик чиркәү принципларына каршы чыккан тенденция дип таныта. Ьәм бу тенденция белән протестантлар идеологиясенең якынлыгын күрү читен түгел. Шушы ук позицияне Яңа заман философлары Ф. Бэкон, T. Һоббс, Дж. Локк, Б. Спиноза да яклап чыгалар. Ләкин буржуаз мөнәсәбәтләрнең көчәя баруы шәхси тәшәббес, индивидуальлек принципларын алгы планга чыгара башлый, ә буржуаз мөнәсәбәтләрнең ныгый барган саен бу сыйныфта индивидуальлек доминанта ролен яулап ала һәм буржуаз стройның төп идеологиясен тәшкил итә башлый.

Көнбатыш философларының күпчелегенә индивид мәнфәгатьләрен коллектив мәнфәгатьләренә каршы кую хас. Бу тенденция Г. Маркузе, C. Хук хезмәтләрендә дә чагыла. Ьәм индивидуальлек Көнбатыш илләрдәге кешеләрнең психологиясе өчен характерлы сыйфат та.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 кит. 2 нче китап: Социаль философия: Югары уку йортлары өчен д-лек.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү