Бәхәс:Татар Википедиясе

Соңгы шәрех: «Татарча Википедия» темасында 3 ел элек элек Qdinar язды

Бу мәкаләгә

Татар Википедиясе кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар арасында берәр очракта нишләргә кирәклеген аңлатучы киңәш-кагыйдә табылмаган чакта, яки булган кагыйдә эчендәге текст ачык җавап бирмичә, төрлечә аңлашыла алган чакта - киңәш өчен алдынгы Википедияләргә (булсын төрек, рус, инглиз һ.б.) мөрәҗәгать ителә.

язуны урнаштыру өчен сәбәп - Википедия идарәчесе һәм бюрократы булганда Рашат Якупов:Татар Википедиясендә теге яки бу мәсьәләгә карата үз кагыйдәсе юк икән, без Инглиз яки Рус Википедияләренә мөрәҗәгать итәбез диюе иде. Derslek әфәнде тарафыннан бу сүзләрне "Дәлилсез/Кабул ителмәгән кагыйдәләргә сылтамалар" дип бетерүе, Татар Википедиясендә идарәчеләр һәм бюрократлар кагыйдәләрне боза ала дигәнен аңлата.
Шундый тәртипсезлек яңадан кабатлана алмасын өчен ниндидер чара кирәктер. Ихтирам белән, - frhdkazan (бәхәс) 2 дек 2013, 11:44 (UTC)Җавап бирергә

  • Түбәндәгесе дә бетерелде:

Татар телендәге бүлекнең күпчелек тарафыннан кабул ителгән исеме — «татар Википедиясе» — башка телләрдәге бүлекләре кебек үк мәкаләләр язылу телен генә белдерә (берәр этнос яки дәүләткә караганын түгел!).

Монда нинди кагыйдәне бозганым күрсәтелмәде.
Оригиналь чыганак: "Традиционное, признанное большинством название языкового раздела — «русская Википедия», как и названия других языковых разделов Википедии — английская Википедия, французская Википедия и т. п., означает не принадлежность к этносу или государству, а язык написания статей." - frhdkazan (бәхәс) 2 дек 2013, 12:05 (UTC)Җавап бирергә

Татарча Википедия үзгәртү

Бу татарларның шәхси Википедиясе түгел, татарлык мәсьәләсенә дә багышланмаган — ә халыкара проектның татарча бүлеге. Исеме җисеменә туры килергә — бер күрүдә яки ишетүдә бутауга түгел, дөрес мәгънәсен аңлауга китерергә тиеш!

Türkçe Vikipedi - Қазақша Уикипедия - Azərbaycanca Vikipediya - Сахалыы Бикипиэдьийэ - Oʻzbekcha Vikipediya - ئۇيغۇرچە ۋىكىپېدىيە (Uyghurche Wikipédiye) - Qırımtatarca Vikipediya - تورکجه ویکی‌پدیا (azb/Иран - Көнъяк азербайҗанча/Туркча Википидиа) - Gagauzca Vikipediya

фр. Wikipédia en russe / исп. Wikipedia en sánscrito

Этник төркемгә, аның мәдәни карашларына яки территориягә бәйле булмавын ассызыклау өчен, исемнәрен соңрак [...ча Википедия] дип үзгәрткән төрки телле Википедия бүлекләре исемлегенә Казахча, Үзбәкчә, Гагаузча һәм Кырымтатарча бүлекләре керә.

--frhdkazan (бәхәс) 18 ноя 2017, 05:33 (UTC)Җавап бирергә

Фикер алышу нәтиҗәсендә тарихи атамасын калдыруны карар иттек инде. Күчерү битендә бөтен бәхәс һәм дәлилләр күрсәтелгән, бернәрсә үзгәрмәгән. Татар Википедиясе ул урыс яки инлиз викинең гади тәрҗемәсе булмый, монда татар карашы күрсәтелә, аеруча тарихи вакыйгаларга. Тагы мисалны китерәм: Сафа Гәрәй татар халкы өчен милли каһарман, а урыслар өчен ул дошман һәм бернәрсә үзгәрмәс. --Kitap (бәхәс) 18 ноя 2017, 10:04 (UTC)Җавап бирергә

Элекке фикер алышуны искә төшергәнегез өчен рәхмәт, хөрмәтле Kitap әфәнде. Википедиянең татар телендәге бүлеге җәмгыяте тавыш бирү нәтиҗәсендә кабул иткән кагыйдәләргә караганда Викимедиа нигез мәсләкләре һәм викиара җәмгыять билгеләгән Википедия:5 кагыйдә өстенлек иткәнен исегезгә төшерергә урынлы булыр кебек.
әлеге бәхәс архивка күчкән. --QDinar (бәхәс) 19 ноя 2020, 16:48 (UTC)Җавап бирергә
Татарча Википедиянең бар кагыйдәләре кебек үк, элекке фикер алышуның нәтиҗәләре ташка салынган дигән түгел — консенсус үзгәрүгә алышына ала. Консенсусның исә тавыш бирү нәтиҗәсендә түгел, аргументлар белән билгеләнә. Сәләт викимәктәбе һәм Татарстандагы башка татар белем үзәкләреннән Татарча Википедиядә катнашучылар санын үстерә барам, димәк элекке консенсус инде үзгәргән һәм көчен югалткан. Гамәлдәге кагыйдә-кулланмаларны үзгәртүгә дә тотынырга мөмкин кебек.
Мин Татарча Википедия темасына кайттырга ниятләгәнемне генә күрсәттем. Аргументларны китердем дип санасагыз, каршы аргументларны китерегез. Facebook-тагы төркемдәге темада хәтта күбрәк тә (төркиләрдән кем кайчан ...ча Википедиягә күчкәнен дә) күрсәттем.
Сафа-Гәрәй персоналиясенә килгәндә, Татарча Википедиянең бу мәкаләсендә рус, татар һәм башка милләтле бар галимнәренең карашлары тигез дәрәҗәдә тасвирланырга хокуклы. Каршы килүчеләрне вандал дип тоерга рөхсәт бар. --frhdkazan (бәхәс) 18 ноя 2017, 12:49 (UTC)Җавап бирергә


Русская Википедия ataması bar ikän, dimäk Tatar Wikipediäse dä bulaçaq, alar tigez xoquqlı. Barığız, başta urıs bülegendä "Википедия на русском" atamasın täqdim itegez häm küçerergä anda tırışığız, annan soñ kürerbez. Tatar Wikipediäse tarixi atamasın küçerügä bernindi nigez häm säbäp yuq.--Kitap (бәхәс) 18 ноя 2017, 13:22 (UTC)Җавап бирергә

Алдынгы төркиләргә, француз, испан, итальян, алман, нидерланд, португал теллеләргә, каталан, фин, поляк, швед, һәм башкалар үрнәгенә карамыйча, мантыйкны сүндереп фәкать рус телле бүлеге үрнәге буенча яшәргә генә чакырасыз кебек, хөрмәтле Kitap әфәнде! --frhdkazan (бәхәс) 19 ноя 2017, 04:51 (UTC)Җавап бирергә

Älbättä, Urıs Wikipediäse yaxşı üsterelgän, küp kenä tarmaqlarda, ayıruça tabiği fännärdä bezneñ öçen dä ürnäk bulıp tora, min anı Urısça Wikipediä digän atamağa küçerergä çaqırmıym. Tatar Wikipediäse, Urıs Wikipediäse - tarixi atamalar, berkemgä qomaçawlamıy, ike atamanı yaqlıym, ägär RusWikidä kemder Rusça Wikipediä atamasın täqdim itsä, min anda da qarşı bulam, çönki RusWiki InglWikineñ ğadi tärcemäse bulmıy, anda Räsäyneñ qaraşı kürsätelgän, ayıruça Böyek Watan Suğışına häm bütän möhim waqiğalarğa.--Kitap (бәхәс) 19 ноя 2017, 16:54 (UTC)Җавап бирергә

( бер чатта язганымны төзәтеп копиялим: )

"татарча википедия" дигән сүзнең мөмкин мәгънәләре: татар телендәге википедия һәм татар культурасынча википедия, ...

"татар википедиясе" дигән сүзнең мөмкин мәгънәләре: татар кешеләре татар телендә һәм татар культурасында яза торган википедия, татар кешеләре хуҗа булган википедия, татар телендә һәм татар культурасында язылган википедия, (дәлил мисал: башка милләт кешеләре татарча стильдә, татар телендә мультфильм ясасалар, ул татар мультфильмы дип аталырга мөмкин; татар көйләре язган урыс яки татар телен белмәүче композиторлар бар (ключарёв, оскар усманов) ), татар халкы, теле, культурасына, гомумән, "татар" атамасы белән аталган төшенчәләргә багышланган википедия (дәлил мисал: журналның татар чыгарылышы), ...

--QDinar (бәхәс) 4 дек 2020, 16:33 (UTC)Җавап бирергә

«Татар Википедиясе» битенә кире кайту.