Башкорт җыры — музыка һәм сүзләре башкорт мәдәнияте үсеше барышында формалашкан җыр. Үз эченә башкорт композиторларының әсәрләрен дә, җыр иҗат итүче шагыйрьләрнең әсәрләрен дә һәм халык җырларын да кертә. Башкортстан Республикасында җыр ижатын популярлаштыру һәм системалы рәвештә өйрәнү алып барыла.

Характеристикасы үзгәртү

 
С. Г. Рыбаков. Музыка и песни Уральских мусульман с очерком их быта

Башкорт җыры - башкорт мәдәниятендә киң таралган музыка жанрларының берсе.  Башкорт җырына түбәндәге үзенчәлекләр хас: куплет-строфа формасы, музыка коралларын кулланмый башкару мөмкинлеге, мелодиканың көе.

Башкорт җырлары  халык җырларына, башкорт профессиональ композиторлар һәм шагыйрьләр иҗат иткән җырларга аерыла.

Башкорт җырзарының гыйльми классификациясе түбәндәге принциплар буенча ашырыла:

  • Башкорт җырлары җыр хикәяләү тибы буенча эпик-лирик һәм лирик җырларга бүленә. Туган илгә мәхәбәт, туган яктан аерылып сагыну җырлары лирик җырлар темаларының берсен тәшкил итә. Халык җырларының күбесе еш кына илгизәрләрнең Туган илгә сагыш белән тулы («Йәнгүзәл», «Гилмияза», «Кычкырмачы, кәккүк»), җыр иҗат итүче шагыйрьләрнең әсәрләрендә Туган ил төшенчәсенә киң караш күзәтелә — («Гузәл Өфем — башкалам» — Рәгыйдә Янбулатова шигыре, Х. Әхмәтов музыкасы, («Саумы, диләр гөлләр») — М. Кәрим сүзләре, Н. Мөстәкыймов музыкасы;
  • Функциональ үзенчәлекләре буенча җырлар йола җырлары һәм йолага бәйле булмаган җырларга аерыла;
  • Барлыкка килү вакыты буенча — фольклор, Совет власте елларында, хәзерге капиталистик чорда барлыкка килгән җырлар;
  • Тематикасы буенча — патриотик, тарихи җырлар (Салауат Юлаев, 1773-1775 еллардагы крестьяннар сугышы, 1812 елдагы Ватан сугышы турында җырлар («Кутузов», «Любизар»), кантон башлыклары, башкортларның авыр армия һәм рекрут хезмәте турында), лирик, социаль-көнкүреш, шаян җырлар. Башкортостанга, В.И. Ленинга, партиягә, комсомолга, удар комсомол төзелешләренә, истәлекле даталарга багышланган патриотик тарихи җырларга рәсмилек, күтәренкелек хас. Моннан тик драматик һәм фаҗигале мотивларга корылган тарихи җырларга гына ташлама ясала.  (Бөек Ватан сугышы турында, күптән үткән вакыйгалар һәм шәхесләр турында).  Тарихи темага багышланган җырларда башкорт-рус бәйләнешләре турында мәгълүматлар табарга була, мәсәлән: качкын башкорт патша Александр II тәхеткә утырту тантанасында катнаша. («Биеш-батыр»); көтүче-курайчы патшага җәяүләп килә, кара уйнап, аның күңелен күтәрә, аны үзенә җәлеп итә: ул курайчыга кыйммәтле әйбер һәм атлар бүләк итә («Җәяүле Мәхмүт»); башкорт хатыны патшаны кымыз белән дәвалый, ә патша аңа тун бүләк итә («Салиха туны»); умартачы башкорт Белорет заводы эшчесе булып китә, әмма аз түләнгән «утлы эштән» туган авылына әйләнеп кайта һәм элекке шөгыле белән була («Бал корты күп, ә балы юк»); агасы апаен (сеңлесен) рус дустына кәрттә оттыра («Зөлхәбирә», «Зөлкаһидә») һ.б[1];
  • Музыкаль стиль үзенчәлекләре һәм әйтеп бирү чарасы ягыннан   — кыска көй, салмак көй, озын көй[2];
  • Башкарылу составы һәм фактурасы буенча музыка кораллары белән һәм аларның башкарылу, ялгыз һәм хор, бер тавышлы һәм күп тавышлы җырлар аерыла.

Бөтен җырларны жанр билгеләре буенча аеру өлешчә шартлы.

Башкорт җырлары өчен шигъриятнең ритмик төзелеше силлабик системага карый, басымлы иҗекләрнең саны әһәмияткә ия түгел. Система билгеле бер цензурага ярашлы шигъри юлның гомуми ижекләр саны белән алдагы һәм соңгы юлларның ярашуына, юлларны ритмик өлешләргә бүлүгә нигезләнгән. 

Ритмик сурәте буенча башкорт җыры текстларының күбесе строфаларның традицион иҗекле төзелешенә ия: 10-9 — 10-9 яки 8-7-8-7.

Тарихы үзгәртү

Гасырлар дәвамында барлыкка килгән башкорт халык җырлары телдән яшәп килгән. Башкорт җырларын тәүге тапкыр Ырынбур укытучысы Г. Х. Йәнекәев, А. И. Оводов аркылы XIX гасыр азагында язып ала.  Җырларның беренче басмалары С.Г. Рыбаковның «Музыка и песни Уральских мусульман с очерком их быта» (СПб., 1897) китабында чыга. 

Беренче дөнья сугышы чорында башкорт җырларын шулай ук австрия галимнәре өйрәнә. 1916 елда фонограф Роберт Лах тарафыннан җырлар балавыз пластиналарга языла. Җырларны Австро-Венгриядә Эгер лагерында башкорт хәрби әсирләре башкара. Бүгенге көндә бу җырларның язмалары Вена фәннәр академиясендә фоноархивтан саклана.  Ул язмаларга башкортлар Шәһәргази Күсәмишевның («Ашказар», «Гомәров»), Исмәгыйль Галиәхмәтнең («Ашказар», «Межа», «Урал» (ике варианты да), «Ирәндек», «Үткән гомер», «Туган ил белән хушлашу»), Солтангази Мәүлетнең («Сандугач», «Сибай», «Сакмар», «Дала», һ. б.), Галимҗан Таганның («Сылукай», «Искәндәр», «Төхвәт кантон», «Хәбир», «Кәрим улы», «Урал», «Әхмәтзәки Вәлиди» һ. б.) башкаруында җырлар керә.  Җырларның текстлары бит астындагы немец теленә тәрҗемә белән латин транскрипциясендә башкорт һәм гарәп телендә басылып чыга. Хәрби әсирләр тарафыннан халык җырлары да, шулай ук үзләре иҗат иткән җырлар да башкарыла. Мәсәлән, Карпаттарда австриялеләргә әсирлеккә эләккән Беренче дөнья сугышының элекке хәрби әсире Бикеш авылыннан (хәзерге Башкортстан Республикасының Күгәрчен районы) Рахматуллин Гәлиәхмәт башкорт Мусин Мырзабайны җирләгәннән соң үзе иҗат иткән «Карпаттар» җырын башкара. 

Башкортстанда профессиональ җыр иҗадының барлыкка килүе XX гасырның 20-30 -елларына туры килә һәм башкорт композиторлары  Г.С.Әлмөхәмәтов, М. М. Вәлиев, С. Габәши, Х. К. Ибраһимов, К. Й. Рәхимов эшчәнлеге белән бәйле.

Бу дәвер өчен төрле җыр жанрларын үз эченә алган башкорт җыры барлыкка килү хас: башкорт халык музыкасы һәм заманча күмәк җырлар, ялгыз башлап һәм кушымтада хор белән җырлау («Дан сиңа, Башкортстан!»,  З.Г.Исмәгыйлев музыкасы, Р. Нигъмәти шигыре, «Комсомол җыры», Х. Ф. Әхмәтов музыкасы, Г. Әмири шигыре).

40 нчы еллар азагында вальс кебек җырлар төре барлыкка килә («Гүзәл Өфем — баш калам»  Р. Янбулатова шигыре, Х. Әхмәтов музыкасы, «Төнге серенада»,  А. Х. Габдрахманов үз шигыренә). 50-нче елларда җыр жанрында башкорт композиторлары Б.М. Гайсин, Н. Галиев, К. Ш. Кәримов эшли.  60 нчы елларда композитор П. Әхмәтов, Р. В.Сәлмәнов, Р. М. Хәсәнов, Д.Д. Хәсәншин җыр циклында эшли. 

Җыр жанрыныңаннан соңгы үсеше башкорт композиторлары Ш.Ш. Ибраһимов, Ш.З.Кульборисов, Р.Ә. Мортазин, Н.Г. Сабитов, Р. В. Сәлмәнов,, 70-80 елларда — А. Габдрахманов, Р. Х. Газизов, М. М. Гилязев, А. С. Даутов, Н. Ә. Даутов, А. М. Кобагошев, Н. А. Мөстәкимов, С. Ә. Низаметдинов, Р. Х. Сәхәветдинова, Хәсәнов, К. М. Шәрипов ижатында ала.

XX гасырның 90 нчы елларыннан алып концерт төре җырлар үсеш ала ( «Кыр казлары», Н. Ә. Даутов һәм «Гашыйк бул!» Д.Х.Булгакова шигырьләренә Салават Низаметдинов музыкасы, «Акчәчкә» У. К. Кинҗәбулатов шигыренә  А. К. Кәримов музыкасы, «Мәхәббәтеңә ышанам» Р. Б Әхмәдиев сүзләренә, Кобагошев музыкасы).

20-нче гасыр азагыннан башкорт җырында академик-җыр-романс (композиторлар Г. С. Дәүләтбирдин, С. Р. Сәлмәнов, А. Р. Сәлмәнов), эстрада (А. Б. Туктаголов, Ю. Х. Узәнбаев һ.б.) юнәлеш ала.

Башкорт халык һәм автор җырлары башкорт  опера, балет, симфоник, камера-инструменталь музыкасына йогынты ясый.

Профессиональ композиторларның җыр ижатындагы зур урынны балалар өчен җырлар били.

Башкорт җырларын популярлаштыруга Башкортстанда мәдәният министрлыгы сайты һәм Башкортстан Республикасының милли сәясәте тарафыннан үтә торган «Ирәндек моңнары» (Сибай), Абдулла Солтанов, С. Абдуллин призына кебек җыр конкурслары һ.б.булышлык итә.

Билгеле башкаручылар үзгәртү

Айдар Галимов, Гәрәев Ф. Ф., Фидан Гафаров, Гыйззәтуллин Р., Газзәлова Ф., Радик Гәрәев, Мәгафүр Хисмәтуллин, Гөлдәр Ишкуатова, Мәһәдиева Б., Фәрит Бикбулатов, Зәки Мәхмүтов, Флүрә Килдеярова Сөләймән Абдуллин, Солтанбаев И., Абдулла Солтанов, Мәүлетбай Гайнетдинов һ.б.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Илимбетов В. Х. Поэтика башкирских песен. Уфа, 1998.
  • Лебединский Л. Н. Башкирские народные песни и наигрыши. 2-е изд. М., 1965;
  • Фоменков М. П. Башкирская народная песня. Уфа, 1976;
  • Сулейманов Р. С. Жемчужины народного творчества Урала. Уфа, 1995.
  • Песни военнопленных / пер. с нем. на башкирский язык З. Раемгужиной, А. Салихова // Ватандаш. 1998. № 4. С. 106-119. (На башк. яз.).

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Ф. Надршина. Ст. Башкирско-русские историко-культурные связи в фольклоре. Журнал Ватандаш., archived from the original on 2018-01-09, retrieved 2021-07-04 
  2. Башхорт йырэарыныц классификация^ /Классификация башкирских песен. Родной язык и литература: вопросы изучения и преподавания. Уфа, 1994. с.113-114. /на башк. яз./

Сылтамалар үзгәртү