Айкап (журнал)
Айкап (каз. قاپ آی; Айқап, Aıqap) – 1911—1915 елларда Троицкида казакъча чыккан журнал. Беренче казакъ иҗтимагый-сәяси һәм әдәби-мәдәни журналы. Айга бер-ике саны чыккан. Барлыгы 88 саны чыга. Журналны нәшер итүдә татар зыялылары матди һәм рухи ярдәм күрсәткән[1].
Айкап | |
قاپ آی | |
| |
Нигезләнде |
1911 |
---|---|
Тел | |
Публикацияләр туктату |
1915 |
Төп офис | |
Тиражы |
Тарих
үзгәртүТроицкида 1911 елның гыйнварыннан 1915 елның августына кадәр нәшер ителгән. Беренче бөтендөнья сугышы елларында цензура басымы астында һәм матди кыенылыклар сәбәпле ябылган. Журналның исеме казакъча «Әй, кап!» ымлык-эндәшү сүзеннән ясалган, дип фараз ителә.
Барлыгы 88 саны чыга (1911 - 12, 1912 - 14, 1913 - 24 , 1914 - 24, 1915 - 14). Беренче саны 500 данә таралган. 1912 елдан 12-24 битле булып чыккан, тиражы да артып, 1 000 данә булган.
Журнал гарәп язуында, Идел-Урал буе, Урта Азия халыкларының зыялылары куллана торган төрки телдә (казакъ теле өстәмәләре белән) нәшер ителгән.
Басманы нигезләүче һәм мөхәррире — Мөхәммәтҗан Сиралин (1872—1929), әдип, акын, тәрҗемәче, Троицкида татар (Яушевлар) мәдрәсәсен, Күкчәтауда рус-татар мәктәбен бетергән.
Җаваплы сәркатибе: 1911—1913 елларда — Әкрам Галимов (1892—1913), татар язучысы, казакъ шагыйре, «Чала татар», «Кара туры егет» һ. б. кушаматлар белән «Акмулла», «Шура» журналларында даими катнашучы; 1913—1914 елларда — Солтанмәхмүт Торайгыров (1893—1920), казакъ шагыйре, мәгърифәтче, Троицкида татар (Яушевлар) мәдрәсәсен тәмамлаган.
Журнал казакъ ярлылары мәнфәгатен яклый, халыкны мәгърифәткә, алгарышка өнди. Соңрак сәяси темалар да күтәрә (РИ Дәүләт Думасына сайлаулар, хатын-кызлар хокуклары, күчмә тормыштан баш тарту һ. б.). Халык авыз иҗаты әсәрләре, Аурупа һәм рус классик әдәбияты, Көнчыгыш әдәбияты (мәсәлән, Фирдәүсинең «Шаһнамә»се) үрнәкләре белән (тәрҗемәдә) таныштырып бара.
Казакъ әдәби теле формалашуга, казакъ әдәбиятының проза, драматургия, әдәби тәнкыйть жанрларының үсүенә булышлык итә. Казакъ әдипләренең үзенә күрә бер штабы була. Басмада шигырьләре, мәкаләләре белән казакъ әдипләре-мәгърифәтчеләре Сабит Дөнәнтаев (1894—1933), Сәкен Сәйфуллин (1894—1938), Бәембәт Майлин (1894—1938), Таһир Юмартбаев (1884—1937), Әхмәт Байтурсынов (1872—1938), Шәкәрим Кодайбердиев (1858—1931), Магҗан Җомабаев (1893—1938) һ. б. катнаша.
«Айкап» 1911—1913 елларда Җаекта казакъ, рус, татар телләрендә нәшер ителгән «Казакъстан» гәҗите (мөхәррире Елеусин Буйрин) белән тыгыз элемтәдә була. Ибрай Алтынсаринның (1849—1889) демократик - мәгърифәтчелек фикерләрен яклый. Шул ук вакытта казакъ мәдәниятенең милләтчел көчләрен берләштерүче «Казакъ» (каз. قازاق, Қазақ, мөхәррире шагыйрь Миръякуп Дулатов) гәҗите белән фикер каршылыклары була[2].
Яңа тарих
үзгәртү- 1995 елда «Айкап» журналының әһәмиятле мәкаләләре хәзерге казакъ теленә (кириллицада) күчерелеп, китап итеп бастырылган.
- Атналык интернет-журнал «Айкап» исемен йөртә[3].
Әдәбият
үзгәртү- Хатыйп Миңнегулов. Әдәбиятны өйрәнү юлында. К.: ТКН, 2018, 251нче бит. ISBN 978-5-298-03602-3
Сылтамалар
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ «Айқап» журналы
- ↑ . Г. К. Валеев. Национальная пресса на Южном Урале(рус.)
- ↑ «Айкап» интернет-журналы, archived from the original on 2006-07-15, retrieved 2019-05-09