Төньяк Осетия
Төньяк Осетия — Алания Җɵмһүрияте (Төньяк Осетия — Алания; рус. Республика Северная Осетия — Алания, осет. Республикæ Цæгат Ирыстон — Алани) — Россия Федерациясе әгъзасы булган җөмһүрият, Россия Федерациясе субъекты. 1924 елның 7 июлендә барлыкка килгән. Башкаласы — Владикавказ шәһәре.
Байрак
| |
Башкала | Владикавказ |
---|---|
Халык саны | 693 098 (1 гыйнвар 2021) ![]() |
Нигезләнгән | 9 ноябрь 1993 ![]() |
Сәгать кушагы | Мәскәү вакыты, UTC+03:00, Европа/Мәскәү |
Рәсми тел | рус теле, осетин теле |
География | |
ИҖБ | Россия |
Мәйдан | 7,987 км² |
Координатлар | 43.18°N 44.23°E ![]() |
RU-SE ![]() | |
Башлык исеме | президент |
Хөкүмәт башлыгы | Сергей Иванович Меняйло |
![]() | |
Икътисад | |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары |
Мәйданы — 8 мең км². Халык саны — 701 мең кеше (2010): осетиннар (60,7 %), руслар (23,2 %), ингушлар (5 %), әрмәннәр (2,4 %), комыклар (1,8 %) һ.б. Шәһәрдә — 64,3 %. Төсле металлургия, машиналар төзү, химия, азык тәмлеткеч, җиңел, агач эшкәртү, пыяла сәнәгате үскән. Терек елгасында ГЭСлар каскады. Җирләр сугарулы. Сөт-ит юнәлешендәге терлекчелек алга киткән.
Мәдәният үзгәртү
- «Алан» — Төньяк Осетиянең Халыклар дуслыгы орденлы «Алан» дәүләт академия бию ансамбле.
Дин үзгәртү
Республикада дин тотучылар арасында осетиннарның үз диннәрен тотучылар, христианлык тарафдарлары, ислам тарафдарлары күпчелекне тәшкил итә. 2012 елда үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре буенча, республика халкының 29 % ы үз динен тотуын, 49 % христиан динендә (православие) булуын белдергән. Ислам тарафдарлары халыкның 4 % ын тәшкил итә.[1][2]
Сылтамалар үзгәртү
- Төньяк Осетия — Алания Җɵмһүрᴎяте хөкүмәте рәсми сайты 2008 елның 13 апрель көнендә архивланган.