Николаев (Николаев өлкәсе)

(Nikolayev битеннән юнәлтелде)

Никола̄ев (укр. Миколаїв, рус. Николаев) — Украина көньякгышында урнашкан шәһәр. Украинаның икътисади, мәдәни, сәяси үзәкләренең берсе. Халык саны буенча илнең тугызынчы шәһәре.

Николаев
укр. Миколаїв
рус. Николаев
Байрак[d]
Flag of Nikolayev.svgCoat of arms of Nikolayev.svg
Сурәт
Нигезләнү датасы 1789
Рәсми исем Миколаїв
Дәүләт Flag of Ukraine.svg Украина
Нәрсәнең башкаласы Николаев өлкәсе
Административ-территориаль берәмлек Николаев өлкәсе, Әдис өлкәсе, Украина Совет Социалистик Республикасы, Николаевский округ[d], Әдис губернасы[d], Николаевская губерния[d], Херсон гөбернәсе, Николаевская губерния[d], Новороссийская губерния[d], Екатеринославское наместничество[d], округ Николаев[d], Николаев өлкәсе һәм Николаевский район[d]
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Южный Буг[d] һәм Ингул[d]
Хөкүмәт башлыгы Александр Фёдорович Сенкевич[d]
Халык саны 498 748 кеше кеше (2011)
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 53 метр
Сәгать поясы UTC+02:00 һәм UTC+03:00
Кардәш шәһәр Санкт-Петербург, Галац, Мәскәү, Боржоми[d], Bursa, Лион, Малко-Тырново[d], Плевен[d], Тиянҗин, Жешув, Тирасполь, Дэчжоу[d], Петрозаводск[1] һәм Батум
Бүләкләр
Хезмәт Кызыл Байрак ордены
Мәйдан 253 км²
Почта индексы 54000-490
Рәсми веб-сайт mkrada.gov.ua
Җирле телефон коды 0512
Нумир тамгасы куды BE һәм НЕ / 15
Экономика темы economy of Mykolaiv[d]
Commons-logo.svg Николаев Викиҗыентыкта

ГеографияҮзгәртү

Шәһәр Украинаның дала зонасының көньяк өлешендә, Көньяк Буг һәм Ингул елгалары тарафыннан юылган ярымутравында урнашкан.

КлиматҮзгәртү

Шәһәр климаты уртача континенталь, җылы кыш һәм эссе җәй белән.[2]

Николаев климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Уртача температура, °C −3,1 −1,8 2,6 10,2 16,5 20,4 22,3 21,8 16,9 10,3 4,4 −0,1 10
Явым-төшем нормасы, мм 36 35 30 32 44 54 58 41 39 22 36 45 472
Чыганак: Климат Николаева (meteoprog.ua)

ТарихҮзгәртү

Николаев 1789 елда Григорий Потёмкин тарафыннан суднолар төзү верфләр янындагы бистә буларак нигезләнгән. Озак вакыт биредә Кара диңгез флотының штабы урнашкан.

1862 елда Николевта эре диңгез порты ачылган; 19 гасырның азагында ук Николаев порты чит илләре белән сәүдә итү күләме буенча илдә өченче урында, ә ашлыкны экспортлау буенча беренче урында торган.

1918 елда шәһәр беренче тапкыр чит ил гаскәрләре тарафыннан басып алуны кичергән. 1920 елда Николаевта совет хакимияте урнаштырылган.

Бөек Ватан сугышы барышында (1941 елның 16 августы) шәһәр алман-фашист гаскәрләре тарафыннан басып алына. 1944 елның 28 мартында азат ителә. Сугыштан соңгы вакытында Николаев — ССРБ суднолар төзү үзәкләренең берсе.

ХалыкҮзгәртү

1897[3] 1926[3] 1939[3] 1959[4] 1970[5] 1979[6] 1989[7] 2001[8]
92 012 101 182 168 676 226 207 331 037 439 915 502 776 514 136

Милли состав (2001): украиннар — 72,7 %, руслар — 23,1 %.
Туган тел буенча состав (2001): рус теле — 56,8 %, украин теле — 42,2 %.[9]

ИкътисадҮзгәртү

Икътисад нигезе — суднолар төзү. Шуның өстенә, Николаевта элетротехника һәм электрон сәнәгате ширкәтләре бар. Глинозөм заводы, азык-төлек сәнәгате ширкәтләре.

Кардәш шәһәрләрҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү