Корделл Халл

(Kordell Xall битеннән юнәлтелде)

Корделл Халл (ингл. Cordell Hull; 2 октябрь 1871 ел, Олимп, Теннесси23 июль 1955 ел, Вашингтон) — америкалы дәүләт эшлеклесе. 11 ел буена (1933-1944 елларда) ул АКШ Дәүләт сәркатибе була. 1945 елда Тынычлык өчен Нобель премиясе белән бүләкләнә.

Корделл Халл
ингл. Cordell Hull
Туган телдә исем ингл. Cordell Hull
Туган 2 октябрь 1871(1871-10-02)
Олимп (Теннесси штаты)
Үлгән 23 июль 1955(1955-07-23) (83 яшь)
Вашингтон (Колумбия округы)
Үлем сәбәбе миокард инфаркты һәм инсульт
Күмү урыны Вашингтон кафедраль җәмигы[d][1]
Ватандашлыгы АКШ байрагы АКШ
Әлма-матер Камберлендская школа права[d], Wilmington College[d] һәм National Normal University[d]
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка АКШ Демократик фиркасе
Җефет Rose Frances Whitney Hull[d]
Ата-ана
  • Уильям Халл (әти)
  • Элизабет Райли (әни)
Катнашкан сугышлар/алышлар Испан-америка сугышы
Бүләк һәм премияләре Нобель премиясе — 1945 Тынычлык өчен Нобель премиясе
Хәрби дәрәҗә капитан[d]

 [[commons:Category:Cordell Hull|Корделл Халл
ингл. Cordell Hull]]
Викиҗыентыкта

Биография

үзгәртү

Корделл Халл Бирдстон тирәсендә, Теннесси штатында, фермер Уильям Халл һәм Элизабет Райли гаиләсендә өченче бала булып туа. Аларның гаиләсендә биш бала була.

1891 елда Халл Камберленд университетында 10-айлык курсны биш айда тәмамлап, юрист дәрәҗәсен ала. 1893 елда ул Теннесси штатының вәкилләр палатасына сайлана. Испан-американ сугышы вакытында ул Кубада теннессилы пехота капитаны булып хезмәт итә.

1906 елда ул АКШ Конгрессына сайлана һәм анда 1920 елга кадәр эшли. Корделл Халл керемләтә салым һәм мирас салымы турында кануннарның авторы була. 1920 елгы сайлауларда җиңелгәч, Демократик милли комитет (АКШ демократик фиркәсе белән идарә итүче комитет) рәисе итеп куела. 1923 елда яңадан Конгресска сайлана һәм андагы урынын 1930 елга кадәр саклый. 1931 елда аны АКШ Сенатына сайлыйлар.

1933 елда Франклин Рузвельт К.Халлны АКШ Дәүләт сәркатибе итеп билгели. Шул ук елны Корделл Халл Лондон икътисади конференциясендә Америка делегациясен җитәкли. Халл Латин Америкасы илләре белән тыныч мөнәсәбәтләр урнаштыру өчен күп көч куя. Икенче бөтендөнья сугышы башлангач, Рузвельт Европа эшләре белән шәхсән үзе шөгыльләнә башлый һәм Халлга тын океан проблемасы өстендә эшләүне тапшыра. Корделл Халл Япония һәм Кытай белән сөйләшүләр алып бара. 1939 елда ул үзенең йогынтысын кулланып, Европадан килгән йөзләрчә яһүд качакларына АКШта SS St. Louis корабыннан төшүне тыя, һәм нәтиҗәдә аларга Европага кире кайтырга туры килә. 1942 елның февраленнән ул сугыштан соңгы чор мәсьәләләре буенча киңәшләшү комитетын җитәкли. 1943 елның 18 октябрендә ул Мәскәү конференциясендә катнаша. 1944 елда Халл дәүләт сәркатибе вазифасыннан, авыруы сәбәпле, китә. Ләкин моннан соң, 1945 елда ул БМО оештыру конференциясендә америкалы делегацияне җитәкли. Моның өчен ул Тынычлык өчен Нобель премиясе белән бүләкләнә.

Корделл Халл 1955 елда Вашингтонда вафат була.

Сылтамалар

үзгәртү
Элгәре:
Генри Стимсон
АКШ Дәүләт сәркатибе
4 март 193330 ноябрь 1944
Аннары:
Эдвард Стеттиниус


  1. 1,0 1,1 Find A Grave — 1996.