Көнбатыш Африка
Көнбатыш Африка — Африка кыйтгасының бер кисәге. Континентның көньяктан һәм көнбатыштан Атлантик океан сулары юа торган, төньякта Сахараның бер кадәресен эченә алган, көнчыгышта Чад күленә кадәр җәелгән өлешен Көнбатыш Африкага кертәләр.
Көнбатыш Африка илләре халкының күпчелек өлеше авылларда яши һәм игенчелек, терлекчелек, урман кәсебе белән шөгыльләнә. Халык Атлантик океан яр буйларында һәм елга үзәннәрендә тыгыз утырган. Халкы гадәттән тыш күптөрле, нигездә бу — негроид расага караган халыклар. Халыкның тел составы чуар. Халыкларның тышкы кыяфәте дә төрле-төрле. Кайберләре кара тәнле һәм бөдрә чәчле, икенчеләре ак тәнле. Буйлары белән дә нык аерылалар.
Көнбатыш Африка илләре дөньядагы күп кенә дәүләтләр белән җанлы сәүдә алып бара. Төп диңгез портлары — Лагос, Луанда, Дакар.
БМО классификациясе буенча бу регионга түбәндәге дәүләтләр керә:
- Бенин
- Буркина Фасо
- Кот-д’Ивуар
- Кабо-Верде
- Гамбия
- Гана
- Гвинея
- Гвинея-Бисау
- Либерия
- Мавритания
- Мали
- Нигер
- Нигерия
- Сенегал
- Сьерра-Леоне
- Того
Кайчак Көнбатыш Африкага шулай ук Көнбатыш Сахра һәм Чад дәүләтләрен дә кертәләр.