Кәрим Хәкимов
Кәрим Габдрәүф улы Хәкимов, яки «Кызыл паша» (рус. Кари́м Абдрау́фович Хаки́мов («Красный паша́»), کریم حاكم) — күренекле совет дипломаты һәм ижтимагый-сәяси эшлеклесе.
Кәрим Хәкимов | |
---|---|
Туган телдә исем | Кәрим Габдрәүф улы Хәкимов |
Туган | 28 ноябрь 1882 Уфа губернасы, Бәләбәй өязе, Дүсән авылы |
Үлгән | 10 гыйнвар 1938 (55 яшь) Мәскәү, Бутово (полигон) |
Күмү урыны | «Коммунарка» ату полигоны[d] |
Яшәгән урын | Кече Знаменски тыкрыгы[d], Мәскәү[1] |
Милләт | татар[2] |
Ватандашлыгы | Русия империясе, ССРБ |
Әлма-матер | «Галия» мәдрәсәсе |
Һөнәре | сәяси эшлекле |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Җефет | Гәйнетин кызы Хәдичә |
Балалар | улы Шамил, кызы Флора |
Ата-ана |
|
Кәрим Хәкимов - Совет Русиясенең гарәп илләрендәге беренче вәкаләтле вәкиле. Советлар Союзы белән гарәп-фарсы дәүләтләре арасында җылы мөнәсәбәт урнаштыруда әһәмиятле урын алып тора.
Кәрим Хәкимов репрессияләнеп үтерелгәннән соң, Согуд Гарәбстаны ССРБ белән дипломатик мөнәсәбәтләрен туктата.
Биография
үзгәртү1882 елның 28 ноябрендә Уфа губернасының Бәләбәй өязендә, Дүсән авылында (хәзерге Башкортстанның Бишбүләк районы) туа.
1908 елда данлыклы Каргалы бистәсе мәдрәсәсендә укый.
1920 — 1921 елларда Уфадагы Галия мәдрәсәсендә белем ала.
1917 елда Тум шәһәрендә гимназияне тәмамлый.
Кәрим Хәкимов Гражданнар сугышында катнаша. 1920 елда В.В.Куйбышев киңәше буенча Чит ил эшләре Халык Комиссариатында дипломатик эшкә урнаша.
Октябрь, 1921 — июль, 1924 — Иранның (Фарсы) Мәшһәд, Рәшт шәһәрләрендә СССРның Генераль консулы. 1924 елда Согуд Гарәбстаны Корольлегендә СССРның Генераль консулы була.
1925 елда Хәкимов Мәккәгә кече хаҗ - гомрә кыла. Бу гамәле белән ул гарәп идарәчеләренең ихтирамын казана.
16 февраль, 1926 ел — СССР беренче булып Согуд Гарәбстаны дәүләтен таный.
1926 — 1928 елларда СССРның Согуд Гарәбстанында вәкаләтле илчесе. 1929 — 1931 елларда - Йәмәндә шул ук вазифаны үти.
1932 — 1935 елларда Мәскәүдә Кызыл профессура институтында укый.
1936 — 1937 елларда яңадан Согуд Гарәбстанында СССРның вәкаләтле илчесе.
1937 елның 6 сентябрендә Мәскәүгә чакыртып алына. Шул ук елның 11 ноябрендә ялган әләк буенча кулга алына, 1938 елның гыйнварында атып үтерелә.
Шулай ук карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ http://mos.memo.ru/shot-20.htm
- ↑ Жертвы политического террора в СССР
- ↑ Асфандияров А.3. История сёл и деревень Башкортостана и сопредельных территорий. Уфа, Китап, 2009. — 744 с. С.461
Сылтамалар
үзгәртү- Хакимов К. А. Счастливая Аравия глазами советского полпреда Государственный архив Оренбургской области. Ф.2484. ОП.1.Д.77. 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
- Густерин П. Советский разведчик Карим Хакимов
- «Карим Хакимов — аравийский визирь Кремля», ИА IslamNews
- «Красный паша Аравии», Русский Дом, 27 января 2008 года
- ХАКИМОВ Карим Абдрауфович 2012 елның 27 июнь көнендә архивланган.
- Р. Валеев. Миссия в Джидде. История односельчанина и духовного наставника 2017 елның 1 май көнендә архивланган. // Татары у себя дома. Казань: Магариф, 2005
- К.Хакимов — первый советский полпред в Саудовской Аравии 2018 елның 18 апрель көнендә архивланган.// Гасырлар авазы — Эхо веков. Казань, 1995, № 5.
- Владимир Корягин. Как Советская Россия потеряла Саудовскую Аравию // Газета. Ru, 24.01.2015.