[4]Мәшһәд, (Мешхед, фар. مشهد) — Иранның төньяк-көнчыгыш өлешендәге шәһәр. Рәзави-Хөрәсән устанының административ үзәге.

Мәшһәд
фар. مشهد‎
Нигезләнү датасы 818
Сурәт
Рәсми исем مشهد‎ һәм Mashhad
Кушамат/тәхәллүс پایتخت معنوی ایران һәм The spiritual capital of Iran
Демоним مشهدی һәм Mashhadi
Рәсми тел фарсы теле
Дәүләт  Иран
Нәрсәнең башкаласы Афшаридская империя[d], Мешхед[d], Рәзави-Хөрәсән һәм Хорасан[d]
Административ-территориаль берәмлек Центральный бахш[d]
Сәгать поясы UTC+3:30[d]
Хөкүмәт башлыгы Mohammad Reza Kalaei[d][1]
Халык саны 3 001 184 (2016)[2][3]
Ир-ат халкы 1 503 824[3]
Хатын-кыз халкы 1 497 360[3]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 995 метр
Кардәш шәһәр Милан, Kuala-Lumpur, Karaçi, Лаһор, Фресно, Өремче, Мазары-Шәриф, Сантьяго-де-Компостела, Верона һәм Сурабая
Моның хуҗасы Самен[d]
Мәйдан 328 км²
Рәсми веб-сайт mashhad.ir
Төнге күренеше
Панорамный вид
Феноменның икътисады economy of Mashhad[d]
Җирле телефон коды ۰۵۱۳
Монда җирләнгәннәр төркеме [d]
Объектның күренешләре өчен төркем [d]
Карта
 Мәшһәд Викиҗыентыкта

Халык саны — 2 749 374 кеше (2011).

Климат

үзгәртү
Мәшһәд климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Уртача максимум, °C 6,7 8,6 14,1 20,8 26,8 32,4 34,4 32,8 28,8 22,0 15,8 9,6 21,0
Уртача температура, °C −0,0 2,3 7,7 14,1 19,6 24,6 26,7 24,6 19,8 13,4 7,7 2,6 13,5
Уртача минимум, °C −5,1 −2,9 2,3 7,9 11,8 15,6 17,9 15,3 10,4 5,4 1,3 −2,7 6,4
Явым-төшем нормасы, мм 33 36 52 48 25 3 0 0 1 11 15 26 250
Чыганак: World Climate

:Мәшһәд урыныда 9 гасырда Санабад авылы булган. Мәшһәд исеме беренче тапкыр гарәп географлары әсәрләрендә телгә алынган (10 гасырда). 11—12 гасырларда газнәвиләр вә сәлҗүкләр кул астында булган. 13 гасырның азагында монголлар һөҗүме нәтиҗәсендә шәһәр җитди зыян күргән. 14 гасыр азагыннан Хөрәсәннең иң эре шәһәрләрдән бересе. Тимурилар һәм Сәфәвиләр хакимлеге дәверендә Мәшһәд үсеш алган. 1736—47 елларда — Нәдиршаһ дәүләтенең башкаласы. 1795 елда Мәшһәдне каҗарлар басып алганнар.

2011 елда шәһәрдә метрополитен ачылган.

Мәшһәд — шигыйларның "мөкатдәс" шәһәре. архитектура һәйкәлләре: Имам Риза тәкыясе (мавзолее, 9-гасыр). Гәүһәршәд мәчете (1405—18), мәдрәсәләр, кәрвансарайлар сакланганнар. Нәдиршаһ тәкыясе, Ризашаһ һоспитале 20 гасырда төзелгән. Шәһәр читендә фарсы шагыйре Фирдәүсинең кабере бар (кабер өстендә төрбә корылган).

Икътисад

үзгәртү

Тәһран — Мәшһәд тимер юлының ахыргы станциясе, автомобил юллары төене. Илнең төньяк-көнчыгыш өлешендәге сәүлә-сәнәгать, сәяси һәм мәдәни үзәге. Митал эшкәртү, агач эшкәртү, тукымачылык (текстиль), күн-аяк киеме, азык-төлек, химия сәнәгате ширкәтләре бар. Төзелеш материаллары эшләп чыгарылалар. Кояш электр стансасы, университет бар.

Галерея

үзгәртү

Танылган шәхесләр

үзгәртү

Тышкы сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү