Euronews
EuroNews (инглизчәдән — Европа хәбәрләре, рәсми француз атамасы — la Chaîne Européenne Multilingue d’Information euronews) — тәүлек буена 24 сәгать эшләүче Европа мәгълүмати телеканалы. Дөнья вакыйгалар видеотасмасын 10 тел комментарийлары белән бирә. Барлыгы 150 илдә карала (кабель, иярчен һәм эфир тапшыру).
Канал логотибы | |
Дәүләт | Франция (Лион) — юрисдикция иле |
---|---|
Таралу | бөтен дөнья |
Эшли башлау вакыты | 1993 елның 1 гыйнвары |
Хуҗасы | Euronews SA акционерлык җәмгыяте (2008 елдан) |
Телләр | инглиз, француз, испан, алман, итальян, португаль, рус, гарәп, төрек, фарсы |
Рәсми сайт (ингл.) |
1992 елда, Гыйрактагы сугышны нейтраль булмаган караш белән тапшыру вакытында, Европаның үзенең мәгълүмати каналын булдыру карар ителгән. Телевизион тапшыру 1993 елның 1 гыйнварында башлана.
Тапшыру телләре
үзгәртү2010 ел халәте буенча Евроньюс 10 телдә даими тапшырулар алып бара:
- 1993 елның 1 гыйнварыннан: инглиз, француз, испан, алман, итальян.
- 1999 елда алтынчы тел өстәлгән: португаль.
- 2001 ел сентябреннән: рус.
- 2008 елдан: гарәп.
- 2010 елдан: төрек һәм фарсы.
Шулай ук украин һәм румын телләрендә кыска хәбәрләр чыгарылышлары бар.
No Comment Tv
үзгәртүNo Comment рубрикасы — каналның бренды. Аның кысаларында «үз үзе өчен сөйләгән» кыска роликлар чыга.
Сылтамалар
үзгәртү- Рәсми сайт 2021 елның 6 май көнендә архивланган. (ингл.)
- Рәсми сайт 2011 елның 23 апрель көнендә архивланган. (рус.)
- Youtube.com сайтында EuroNews агымы