Экваториаль Гвинея

(Ekvatorial Gvinea битеннән юнәлтелде)

Экваториа́ль Гвине́я Җөмһүрияте́ (исп. República de Guinea Ecuatorial [reˈpuβlika ðe ɣiˈne.a ekwatoˈɾjal], фр. République de Guinée équatoriale, порт. República da Guiné Equatorial) — Үзәк Африкада урнашкан дәүләт. Камерун һәм Габон дәүләтләре белән чиктәш. Гвинея култыгы тарафыннан юыла. Башкаласы — Малабо шәһәре.

Экваториаль Гвинея
Байрак
Илтамга
Шигарь Unidad, Paz, Justicia Edit this on Wikidata
Халык саны 1 267 689 (2017) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 12 октябрь 1968 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+01:00
Рәсми тел испан теле, француз теле, португал теле
География
Мәйдан 28,051 км²
Координатлар 1.5°N 10°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Карта
Икътисад
ТЭП 12 269 миллион US$ (2021), 11 814 миллион US$ (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге КФА BEAC франкы
Эшсезлек дәрәҗәсе 8% (2014)[1]
Туу күрсәткече 4.835 (2014)[2]
КПҮИ 0.596 (2021)[3]
Яшәү озынлыгы 57.681 ел (2016)[4]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы уң[5]
Челтәр көчәнеше 220 вольт
Телефон коды +240
ISO 3166-1 коды GQ
ХОК коды GEQ
Интернет домены .gq


Мәйданы — 28 051 км². Экваториаль Гвинея ике өлештән тора: кыйтга өлеше (26 мең км²) һәм утрау өлеше (2 мең км²). Дәүләтнең башкаласы Биоко утравында урнаша. Климат — экваториаль, даими дымлы. Айлык уртача температура — +24 — +28°.

2010 ел исәпләве буенча илдә 650 мең кеше яши. Уртача гомер озынлыгы — 62 ел. Халыкның 39 %-ы шәһәрләрдә яши. Этник состав ягыннан биредә нигездә фанг (86 %) һәм буби (7 %) халыклары гомер кичерә.

Гомуми мәгълүмат үзгәртү

Географик урнашуы үзгәртү

Экватор Гвинеясы көнбатыш ярда кыйтга өлешеннән (Рио-Муни), Кориско, Элоби-Гранде һәм Эло-би-Шико утраучыкларыннан һәм Гвинея култыгында Биоко (элегрәк Масис-Нгема-Бийого, аңа кадәр Фернандо-По) һәм Аннобин (Пагалу) утрауларыннан Көнбатыш Африкада урнашкан дәүләт.

Мәйданы үзгәртү

Экватор Гвинеясының мәйданы 28051 кв. км.

Төп шәһәрләр, административ бүленеш

Экватор Гвинеясының башкаласы Биоко утравының төньягында Малабо (элеккеге Санта-Исабель). Иң эре шәһәрләр: Малабо (38 мең кеше), Бата (24 мең кеше) - кыйтга өлешенең иң эре шәһәре. Илнең административ-территориаль бүленеше: 7 провинция.

Дәүләт төзелеше үзгәртү

Экватор Гвинеясы - җөмһүрият. Дәүләт башы - президент. Хөкүмәт башы - премьер-министр. Канун бирүче орган - Халык вәкилләре палатасы.

Табигате үзгәртү

Рельеф

Кыйтга өлешенең өслегенең күпчелек өлеше 600-900 м биеклектәге (иң югарысы 1200 м) таулы-калкулыклы җир, яр буенда - түбән тигезлекләр тасмасы.

Геологик төзелеш һәм файдалы казылмалар үзгәртү

Илнең җирләре эчендә марганис, уран, нефть запаслары бар.

Климат үзгәртү

Илнең климаты тропик. Малабода уртача еллык температура +25°С, уртача еллык явым-төшемнәр 2000 мм дан артык. Яңгырлар фасылы декабрьдән февральга кадәр.

Эчке сулар үзгәртү

Иң төп елга - Мбини.

Туфраклар һәм үсемлекләр үзгәртү

Мәңге дымлы экваториаль урманнар.

Хайваннар дөньясы үзгәртү

Леопард, крокодил, буйвол, бәһәмүт, кәркәдә, маймыллар, антилопа, күп еланнар һәм кошлар хас.

Халкы һәм теле үзгәртү

Халык саны якынча 454 000 кеше (берничә ун мең кеше илдә сәяси хәл авыр булганга эмиграциядә яши дип исәпләнә), халыкның тыгызлыгы - 1 кв. км га 16 кеше. Этник төркемнәр: фанг - 80%, буби - 15%. Телләр: Испан теле (дәүләт теле), фанг (банту төркеме телләренең берсе), буби.

Дин үзгәртү

Кыскача тарихи тасвирлама үзгәртү

Экватор Гвинеясы территориясы португалиялеләр тарафыннан XV гасыр ахырында ачылган, ә XVI гасырлар ахырыннан утрауларның колонизациясе башланган. Экватор Гвинеясы территориясенә шулай ук Испания, Голландия һәм Бөекбритания претензия ясаган. 1778 елдан бирле - Испан Гвинеясы исеме астында Испания биләмәсе. 1960 елдан бирле Испаниянең "диңгез арты провинциясе". 1964 елда аңа эчке автономия бирелгән. 1968 елның октябреннан Испания Гвинеясы - Экватор Гвинеясы атамасы астында бәйсез дәүләт. 1991 елда яңа конституция хупланган. 1992 елда күп фиркале система кертелгән.

Кыскача икътисади тасвирлама үзгәртү

Икътисадның нигезе - экспортка авыл хуҗалыгы культуралары һәм урман кисү җитештерү. Төп экспорт культуралар: какау, кофе, бананнар, май пальмасы. Урманнарда кыргый май пальмасы җимешләрен җыю, каучык бирүче үсемлекләрнең суын һәм кыйммәтле агачлар әзерләү. Хайван үстерү бик үк үсеш алмаган. Балыкчылык. Авыл хуҗалыгы чималы һәм агач беренчел эшкәртүе. Экспорт: какау, кофе, агач. Акча берәмлеге - КФА франкы.

Чыганаклар үзгәртү

Энциклопедический справочник "Все страны мира", Издательство "ВЕЧЕ", 2003, составители И.О. Родин, Т.М. Пименова.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  2. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  3. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  4. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  5. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.

Сылтамалар үзгәртү