Брюссель
Брюссе́ль (нид. Brussel [ˈbrʏsəl], фр. Bruxelles [bʁyˈsɛl]) – Бельгия һәм Брюссель башкала төбәгенең башкаласы. Брюссельдә Француз һәм җәмгыятьләре һәм Фландриянең, Европа берлеге штаб-фатиры, НАТО офисы, Бенилюкс илләре һәм Көнбатыш Европа берлегенең сәркатиплеге урнашкан.
Шәһәр һәм округ
үзгәртүБашка 18 коммуна белән берлектә Брюссель шәһәре Брюссель шәһәр төбәген тәшкил итә. Гәрчә Брюссель коммунасында якынча 150 мең кеше яшәсә дә, төбәкне, ике миллион халкы белән, бердәм шәһәр дип тә атап була. Гадәттә «Брюссель» атамасы бөтен округка кагыла.
География
үзгәртүБрюссель коммунасы дөрес түгел формага ия һәм өч өлештән тора: киң төньяк, кысан үзәк һәм тагын да кысанрак көньяк өлешләрдән. Брюссельнең төньяк өлешенә Лакен районы да керә, анда Лакен исемле король резиденциясе урнашкан. 1921 елга кадәр Лакен мөстәкыйль коммуна була. Шәһәрнең тарихи үзәген элеккеге саклагыч төзелмәләр урынында ясалган бульварлар бишпочмагы тәшкил итә. Көньяк протуберанец – Луиза авенюсы.
Брюссель Сенна елгасы өстендә урнашкан, ләкин шәһәр эчендә ул елга күренми, чөнки урбанизация чорында (XIX гасырның икенче яртысында) Анри Мо җитәкчелегендәге инженерлар тарафыннан каплана.
Климат
үзгәртүБрюссельдә уртача диңгез климаты. Диңгез һава массалары якын урнашкан Төньяк диңгездән киләләр һәм шуның нәтиҗәсендә тәүлек һәм еллык температураларының аз амплитудасы белән югары чагыштырмача һава дымлылыгын тәэмин итәләр. Иң эссе айлар – июль белән август (уртача температура 17, 0 °C), иң салкын ай – гыйнвар (уртача минимум 2, 5 °С). Еллык уртача температура 9, 7 °С тәшкил итә. Ел дәвамында кояш яктырткан сәгатьләр саны – 1585.
Диңгез климаты өчен явым-төшемнәрнең күп булуы хас. Шул рәвешле, Брюссельдә бер ел эчендә 821 мм явым-төшем була, иң зур күләме (79 мм) – ноябрьдә һәм декабрьдә.
Брюссельнең климатограммасы | |||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Я | Ф | М | А | М | И | И | А | С | О | Н | Д |
71
5
1
|
53
6
2
|
73
10
4
|
54
14
6
|
70
18
9
|
78
20
12
|
69
23
14
|
64
23
14
|
63
19
12
|
68
14
8
|
79
9
5
|
79
6
3
|
°С үлчәмендә температура • Явым-төшем суммасы ммда |
Тарих
үзгәртүБарлыкка килү
үзгәртүУрта гасырлар
үзгәртүБрюссель Утыз еллык сугыштан соң
үзгәртүБәйсезлек өчен сугыш
үзгәртүЯңа заман
үзгәртүБеренче бөтендөнья сугышы
үзгәртү1-нче алман армиясе Брюссельны басып ала.
Халык
үзгәртүБрюссель халык санының
үзгәрү динамигы
1806 | 73 928 | |
1830 | 98 279[16] | |
1846 | 123 874 | |
1856 | 152 828[17] | |
1880 | 162 498 | |
1900 | 183 686 | |
1910 | 177 078 | |
1920 | 154 801 | |
1930 | 200 433[18] | |
1947 | 184 838 | |
1970 | 161 080 | |
1980 | 143 957 | |
1990 | 136 706 | |
2000 | 133 859 | |
2004 | 141 312 | |
2008 | 148 873 |
Брюссель шәһәре территориясендә 148 873 кеше яши, халык тыгызлыгы 4566 кеше/ км² (2008 елның 1 гыйнвары). Брюссель башкала төбәгенең калган 18 коммунасы белән бергә, агломерация Бенилюксның иң зур һәм иң нык халык тыгызлыгы булган шәһәрне тәшкил итә. Монда 1 830 000 кеше яши.
Демографик мәгълүматлар
үзгәртүБрюссель халкы XIX-XX гасыр башларындагы урбанизация чорында бик тиз арта: бер гасыр эчендә халык саны ике тапкыр зурая – 1830 елгы 98 меңнән 1930 елгы 200 433 кешегә кадәр. Халык санының пигы 1930 елга туры килә, шул чордан соң кешеләр саны кими барган һәм соңгы 30 ел эчендә 140 000 тирәсендә саклана.
2007 елда туу коэффициенты 17, 4, ә үлем коэффициенты 8,8. Шул рәвешле, халык санының табигый артуы +8,6, ә гомуми арту +17,1 не тәшкил итә, бу исә Европа өчен шактый зур күрсәткеч булып тора.[19].
Шәһәр халкының җенси бүленеше бертөрле: Брюссельдә яшәүчеләрнең 50, 18% — ир-атлар һәм 49, 82% — хатын-кызлар. Бөтен Брюссель халкының яртысы (51, 6%) өйләнмәгән/кияүгә чыкмаган[20].
Субурбанизация
үзгәртүXX гасырдан, бигрәк тә, аның икенче яртысыннан башлап, Брюссельнең төп халкы – башлыча, французча сөйләшүчеләр, Фламанд Брабанты исемле нидерландча сөйләшүчеләр провинциясенә кергән шәһәр кыры муниципалитетларына күчеп китәләр. Иске шәһәрнең бушап калган мәхәлләләренә чит илләрдән һәм элеккеге Франция һәм Бельгия колонияләреннән килүчеләр урнаша.
Этник состав
үзгәртү- Төп мәкалә: Брюссельнең галльләшүе
Брюссельдә Европа берлегенең, НАТО һәм башка халыкара оешмаларның төрле органнары урнашканга күрә, халыкның чирек өлеше (27, 1%) чит ил кешеләре[21].. Төрле төркемнәрнен Бельгиянең башка төбәкләреннән һәм күрше илләрдән Брюссельгә күчеп килүләре нәтиҗәсендә, шәһәрдә халыкны тел буенча бүлеп карыйлар. Бөтен халык франкофоннар, нидерландофоннар һәм аллофоннарга бүленә, аларның күбесе француз телле мөхиттә югала бара.
Телләр
үзгәртү- Төп мәкалә: Брюссель телләре
Брюссель башкала төбәге илнең рәсми рәвештә ике телле булган бердәнбер төбәге. Рәсми рәвештә, хакимият органнарында француз һәм нидерланд телләре тигез хокуклы дип танылган. Шулай ук, башкалада һәм аңа якын урнашкан төбәкләрдә төрле иммигрантларның телләре дә киң таралган. Шәһәр халкының күбесе (56%) туган теле итеп француз телен таный, якынча 7% — нидерланд телен, ә калган 37% төрле вакытта ике яки аннан да артыграк телдә сөйләшә. Үзара аңлашу теле – французча, аны якынча 96% кеше белә.
Дин
үзгәртүБельгия халкының күпчелеге католиклык яки протестантлыкта һәм иудаизм динендә. Шулай ук ислам да киң таралган:
Икътисад
үзгәртүБрюссель – илнең зур икътисади үзәге. Башкаланың икътисади үсешенә аның географик яктан үзәктә булуы һәм монда Европа берлеге һәм НАТО кебек халыкара оешмаларның урнашуы йогынты ясый. Тулаем эчке продуктның кеше башына күләме (59 400 €) буенча Брюссель Европа шәһәрләре арасында, Люксембург һәм үзәк Лондоннан калышып, өченче урын били[22]. Иң зур керемне гастрономия (2007 елның апрелендә шәһәрдә 2000 ресторан булган) һәм икътисадның өченчел секторы бирә. Моннан кала, шәһәрдә сәнәгый җиһазлар җитештерүче машина ясау үсеш алган. Башкалада кредит-финанс оешмалары бик күп.
Кардәш-шәһәрләр
үзгәртү- Вашингтон, Америка Кушма Штатлары
- Мадрид, Испания (1976 ел)
- Акхисар, Төркия
- Мәскәү, Россия (1977 ел)
- Берлин, Алмания (1992 ел)
- Пекин, Кытай (1994 ел)
- Праһа, Чехия (1978 ел)
- Любляна, Словения
- София, Болгария
- Тирана, Албания
- Монреаль, Канада
- Атланта, АКШ
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 Crossroads Bank for Enterprises
- ↑ 2,0 2,1 http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
- ↑ archINFORM — 1994.
- ↑ Global LEI index
- ↑ Philippe Close a prêté serment pour devenir bourgmestre de Bruxelles — Le Soir, 2017.
- ↑ https://web.archive.org/web/20240528114922/https://www.lhc-s.org/member_cities/
- ↑ https://cn.wtcf.org.cn/citys/3463-2.html
- ↑ https://web.archive.org/web/20240528143447/https://www.ovpm.org/members/cities/
- ↑ Chiffres de population au 1er janvier 2024 — Статбель.
- ↑ http://www.ivilnius.lt/pazink/apie-vilniu/miestai-partneriai
- ↑ https://vilnius.lt/lt/tarptautinis-bendradarbiavimas/
- ↑ https://old.kyivcity.gov.ua/files/2018/2/15/Mista-pobratymy.pdf
- ↑ https://kyivcity.gov.ua/kyiv_ta_miska_vlada/pro_kyiv/mista-pobratimi_z_yakimi_kiyevom_pidpisani_dokumenti_pro_poridnennya_druzhbu_spivrobitnitstvo_partnerstvo/
- ↑ Totale oppervlakte volgens het Kadasterregister, België, gewesten en provincies — Статбель.
- ↑ http://www.lalibre.be/actu/belgique/voici-le-nombre-de-mariages-et-divorces-par-communes-en-belgique-5a32911bcd700ea8c6f461b7
- ↑ 1830 елда Бельгия инкыйлабы була, аннары, икътисад үсештә була һәм шул чорларда ук континент Европасында беренче тимер юл төзелә.
- ↑ Леопольд мәхәлләсе (хәзерге Европа кварталы) кушыла
- ↑ Халык санының пигы; 1921 елда шәһәргә Haren, Laken и Neder-Over-Heembeek кушыла
- ↑ Статистик мәгълүматлар чыганагы — ecodata
- ↑ Статистика милли институты мәгълүматлары нигезендә
- ↑ http://ecodata.mineco.fgov.be/mdn/Vreemde_bevolking.jsp?S=G21004
- ↑ Brussels third richest region in EU. EUobserver.com. әлеге чыганактан 2012-02-29 архивланды. 2009-08-11 тикшерелгән. (ингл.)
Сылтамалар
үзгәртүВикиҗыентыктагы медиафайллар? |
- Рәсми сайт 2000 елның 11 май көнендә архивланган. (фр.) (нид.)
- Интерактив харита