Брюссель җәмигъ мәчете

Брюссель җәмигъ мәчете (фр. Grande mosquée de Bruxelles, нид. Grote Moskee van Brussel) — Бельгия башкаласы Брюссельдә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, җәмигъ мәчете. Брюссельдәге иң борынгы мәчет булып санала. Ул шәһәр үзәгендәге Илле еллык паркында(фр.) (фр. Parc du Cinquantenaire, нид. Jubelpark) 1880 елда төзелгән бинаны алып тора. Биредә Бельгиянең Ислам мәдәни үзәге дә урнашкан.

Мәчет
Брюссель җәмигъ мәчете
фр. Grande mosquée de Bruxelles
нид. Grote Moskee van Brussel
Мәчет күренеше. 2012
Мәчет күренеше. 2012
Ил Бельгия
шәһәр Брюссель, Брюссель башкала төбәге
Дин Ислам
Бина төре җәмигъ мәчете
Дата постройки 1978
Төп даталар:
1880 (бина төзелгән)
1978 (үзгәртеп корылган)
Халәте гамәлдә

ТарихҮзгәртү

Төп мәкалә: Бельгиядә ислам

Бельгия корольлегендә яшәгән 11 миллион кешенең 870 меңе Ислам динен тота, аларның күбесе Мароккодан яки Төркиядән килгән. Ил буенча 300 мәчет ачылган. Ил башкаласы, шулай ук төп Аурупа идарә институтлары үзәге булган Брюссельдә мөселманнар халыкның якынча 25% өлешен тәшкил итә.

БинаҮзгәртү

Брюссель җәмигъ мәчете бинасы — элекке Брюссель милли күргәзмәсенең Көнчыгыш павильоны. Гарәп стилендәге оригиналь бина 1880 елда архитектор Эрнест ван Һумбек тарафыннан төзелгән. Башта анда Бельгия рәссамы Эмил Вотерсның (Emile Wauters, 18461933) киндергә эшләнгән «Каһирә панорамасы» дигән монументаль картинасы урнаштырылган булган. XX гасырда, финанслау җитәрлек булмау сәбәпле, әлеге павильон ташландык хәлгә килгән.

1967 елда Бельгиягә рәсми визиты вакытында, Согуд Гарәбстаны короле Фейсал I(ингл.) Бельгия короле Бодуэн I гә ташландык бинаны Бельгиянең елдан-ел саны артып торган (күбесенчә, Мароккодан, Төркиядән килгән) мөселманнары өчен мәчеткә әйләндерергә тәкъдим итә. Бодуэн I(ингл.) бинаны аңа 99 елга арендага бирә. Имамнарны Фарсы култыгы гарәп дәүләтләреннән(ингл.) чакырырга килешенелә. Согуд Гарәбстаны акчасына архитектор Монги Бобекер (Mongi Boubaker, Тунис) тарафыннан озаклап реконструкцияләнгәннән соң, мәчет 1978 елда Бодуэн I һәм Халид ибн Абдел Азиз әс-Согуд(ингл.) катнашында ачыла. Зур гыйбадәт залын бизәү өчен акчаны, мөнбәрне Марокко короле Хәсән II(ингл.) биргән, миһрабны Тунис акчасына бизәгәннәр.

БәхәсләрҮзгәртү

Ачылган көненнән башлап, мәчетнең ике монархия арасында күпер буларак роле турында бәхәсләр тынып тормый. 2016 елда Брюссельдә булган террор гамәлләрен тикшергән парламент комиссиясе ил хөкүмәтенә чит илләрнең илнең эчке эшләренә йогынты ясавын туктатырга тәкъдим итә. Комиссия мәчет каршындагы курсларда укыган 9 кешенең Якын Көнчыгыштагы сугышларда катнашуын раслый, мәчеттә өстенлек алган сәләфилек, ваһһабичылык тәгълиматы Аурупадагы либерал (сөнни) исламга туры килми, дип белдерә. Шуңа бәйле рәвештә, 2018 елның февралендә Согуд Гарәбстаны мәчеткә химаяче булудан баш тарта[1]. Парламент комиссиясе тәкъдиме белән Бельгиянең сыену урыны бирү һәм миграция министры Тео Франкен (Theo Francken) мәчетнең Мисырда укып кайткан имамы Габделhaди Севифны (Abdelhadi Sewif), сәләфилектә(ингл.) гаепләп, вазифасыннан читләштерә, илдә яшәүгә рөхсәт итүче документының көчен юкка чыгара[2].

2018 елның 16 мартында Бельгия министрлар шурасы мәчетне җирле дин тотучыларның хәйрия оешмасы идарәсенә тапшыру турында карар чыгара. 2018 елда Бельгия мәгариф министры Андре Бертуил (André Bertouille) фәрманы белән мәчет Бөтендөнья мөселман лигасы(ингл.) контроленә тапшырыла. Мәчет Бөтендөнья мөселман лигасы тарафыннан финанслана (ул, үз чиратында, Согуд Гарәбстаны хөкүмәте тарафыннан финанслана).

ТасвирламаҮзгәртү

Дүрт катлы бинада мәчет, шулай ук ислам һәм мәдәният үзәге урнашкан. Биредә гыйбадәт, уку, конференция заллары, гарәп телен өйрәнү өчен лаборатория, китапханә, яшьләр һәм хатын-кызлар өчен бүлмәләр бар.

Беренче катта административ һәм уку бүлмәләре, тел лабораториясе, конференц-зал, китапханә һәм Бельгиянең ислам һәм мәдәни мирас үзәге (CIC) административ офисы, икенче катта 2000 кеше сыйдырышлы зур гыйбадәт залы, хатын-кызлар өчен гыйбадәт залы (мезонинда) урнашкан. Подвалда юыну бүлмәләре, шулай ук җылыту һәм җилләтү системалары бар.

Мәчет каршында мәктәп һәм Ислам тикшеренүләре үзәге ачылган, аның максаты — мөселман динен пропагандалау. Үзәк олылар һәм балалар өчен гарәп теле курслары да оештыра. 2019 елның июнендә имам — Abdelkader Dahmichi. Мәчеткә мөселман илләренең Брюссельдәге дипломатлары, ислам динен кабул итәргә теләгән Бельгия ватандашлары яратып йөри.

ФотогалереяҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү